поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.01.2016 Җәмгыять

«Кайчан кияүгә чыгасың инде?»

Безнең халык искиткеч кызыксынучан. Һәр нәрсәне төбенә кадәр төшенеп, төпченеп, «чәйнәп каптырмыйча» һич кенә дә тынычлана белми. Өйдә берәр вакыйга булдымы – бу хакта иң элек күршеләр белә. Уң як, сул як, каршы яктагы күршеләр белде икән, димәк, хәбәр бөтен авылга тарала. Аннан шәһәргә дә барып җитә, туган-тумача, дус-иш мизгел эчендә хәбәрдар була.

Әйтик, берәр нинди техника яки җиһаз сатып алдыгыз  ди. Зур машинада нәрсә алып кайттылар икән болар дип, иң элек күрше капка ярыгыннан гына карый. Аннан юк йомышын бар итеп, хәл-әхвәл белешергә дигән булып, кич утырырга керә. Алган әйберегезнең ничә сум торганын, нинди кибеттән алынган булуын, кем белән алып кайтуыгызны сораша, нинди материалдан эшләнгән, гарантия­се бармы-юкмы, тиз юыламы, әллә инде озак пычранмыймы... Кыс­касы, кибеттәге консультант сезгә нәрсә сөйләгән булса, шуларның барысын да түкми-чәчми күршегә җиткерәсез. Бөтен сорауларына җавап тапкач кына күрше сездән чыгып китәчәк һәм инде өенә кергәндә үк телефоннан икенче күршегә бу мәгъ­лүматны җиткерәчәк. Аның кадәр сорау каян килеп бетә башларына да, бу кадәр кызыксынучанлык кайдан туа?

...Авырлы хатын-кыз баш әйләнү, күңел болганудан һәр­вакытта да интекмәскә дә мөмкин. Әмма якыннарның, дус-иш­ләрнең сораулары саруны кайната инде. «Кайчан табасың балаңны?», «Кемне көтәсез?», «Син һаман тап­мадыңмыни әле?», «Табасыңмы инде, юкмы?» Мең дә бер сорау ява. Йөклелекнең соңгы чорында бу сораулар тагын да ешая. Хатын-кыз өчен болай да авыр вакытта юк-бар сорау белән башын катыралар. Чит кеше булса бер хәл, үзенең якыннары, туганнары, дуслары бит әле! Эх, бу татарларның кирәгеннән артык кызыксынучан булуы...

Әлеге теманы күтәрүем юкка гына түгел. Соңгы ике-өч елда үземнең дә күңелгә бер сорау белән тияләр: «Кайчан кияүгә чыгасың?» Баштарак бу сорау әнине генә борчый иде. Аны аңлап та була инде, һәр ана кебек үк, ул да баласына яхшылык һәм бәхетле булуын тели. Тик тора-бара бу мәсьәлә башкаларны да борчый башлады. Күрше-күлән, өйдә ремонт ясаганны күргәч: «Лилия, әллә кияүгә җыенасыңмы?» – диде. Ремонт бетте, әмма минем «селкенергә» җыенмаганны күргән таныш-белеш, туган-тумача, җае чык­кан саен, миннән яңалык ишетергә теләп, сорау яудыра гына... Мин гаиләле булудан кемгә зыян да кайсысына нинди файда икән: шул сорау үземне дә кызыксындыра, чукынчык!

Кияүгә чыксам, җиһаз, техникасын сатып аласы бар. Аны күршеләр күрми калмас. Гаилә коргач, бала да булыр... Кыскасы, сорауларны әле ишетәсе, аларга кат-кат җавап бирәселәр алда әле...


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»