поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2016 Язмыш

Тормышка сөенеп, һәр туган таңга шөкер итеп яшәгәндә, Борһановлар гаиләсе ишеген борчу-хәсрәт шакый

Ә бит моңа кадәр бар да башкача була. Яшьләр гаилә корып җибәреп, бала үстерә башлый. Үз куышларын булдырырга хыяллана. Тик бар да без дигәнчә түгел шул. Әмма алар бирешми, бу хәсрәтне ничек тә җиңеп чыгарга өметләнә.

Теләче районы, Шәдке авылы кызы Эльвира белән Кукмара егете Дамирны Казан таныштыра. Яшьләр бер-берләрен тиз ошата. “Итагатьле, олыны олы, кечене кече итә белә торган кеше бит ул Эльвира. Беркайчан да кызып китмәс, тыныч, сабыр. Әнә шул сыйфатларын яраттым да инде”, – ди Дамир. 

Күп тә үтми, алар өйләнешеп, бергә яши башлыйлар. Бәхетлә­рен тулыландырып, кызлары Әлмирә дөньяга килә. Бала туу аларны гына түгел, кода-кода­гыйларны да тагын да якынайта. Тик матур тормышларына көн­нәр­дән бер көнне күз тия алар­ның. 2015 елның октябрендә Эль­вира баш авыртуыннан зарлана башлый. Тора-бара хәле бетә, үзендә көчсезлек тоя. Ә аннары тәнендә кара янган урыннар барлыкка килә башлый. Менә шул вакытта алар тагын да ныграк борчуга кала инде. Хәсрәтләнүләре юкка булмый – кан анализлары тапшыргач, Эльвирага “лейкоз” дигән диагноз куялар. Шул көннән аларның күкләрен кара болыт каплый.

“Күренмәгән табиб калмады. Мондый авыру турында ишеткәч, Эльвира бик борчылды. Әмма янәшәсендә якын кешеләре булу аны тынычландырды. Мин дә аны бик яратам. Әнә шул хис­ләрем белән хәлен җиңеләйтәсем килә. Хатыным минем ярдәмем­не, аңа булган хисләремне тоярга тиеш”, – ди Дамир. Эльвира Казанның 16 нчы хастаханәсендә бик озак дәвалана. Күп тапкырлар химия курслары ала. Беренчесен бик авыр кичерсә дә, ул бирешми. Яшәү теләге көчле аның. Кызы Әлмирәнең таянычы, терәге буласы килә. Сабыеның ничек үскәнен күрергә хыяллана ул. Ә аңа хыялларын тормышка ашыруда ире, туганнары ярдәм итә.
 
 Эльвираның тагын ике апасы бар. Алар да туганнары өчен нишләргә белми торалар. Бүген Гөлнирә исемле апасы аның бе­лән Санкт-Петербургка тикше­ренү узарга киткән. Янәшәлә­рендә Дамир да бар. “Бирегә кил­гәч, бик күп төрле анализлар тапшырдык. Бар да әйбәт булса, Эльвираның арка миенә операция ясамакчылар. Ә Гөлнирә апасы донор була”, – ди ул.
 
“Моңа кадәр барлык чыгымнарны үзебез күтәрдек. Ике яктан да әти-әниләребез, туганнарыбыз булышып торды. Әмма хәзер чит кешеләрдән ярдәм сорамыйча булдыра алмыйбыз. Хатынымны озатып йөргәч, мин дә эшли алмыйм. Сата ала торган барлык мөлкәтемне сатып бетердем инде. Үз фатирым булса, аны да сатар идем. Тик Эльвирам гына яшәсен!” – ди Дамир.
 

Әлеге гаилә газета укучылардан ярдәм сорый. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары: 
Сбербанк картасы
Бурганова Эльвира Гильфановна 
6761 9600 0378 646021
4230 7810 5622 1627 2900
Сбербанк картасы
Бурганов Дамир Нафельевич
5469 6200 1826 1014
Элемтә өчен ире Дамирның 
телефон номерлары:
89503144331, 89178803483


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»