поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.07.2009 Җәмгыять

ЧИРАТТАН АРАЛАУ

Башыңны эшләтмичә дә аякларны ял иттерергә була икән. Моның өчен Казан дәүләт университетына укырга керергә теләүчеләргә бары тик биредә тудырылган мөмкинлекләрдән файдалана белергә һәм аның нәтиҗәсенә ышанырга гына кирәк. Быелдан КДУ үз абитуриентларын озын чиратлардан, юл йөрү мәшәкатьләреннән араларга булды.

Татарстанның төп вузы беренчеләрдән булып үз сайтында махсус шәхси "кабинет" ачты. Хәзер абитуриентлар уку йортына килеп тормыйча гына, он-лайн режимында бәйге нәтиҗәләре белән таныша алачак. укырга керү процессын интернет аша күзәтү мөмкинлеге дигән сүз бу. Монысы – бер. Икенчесе, шушы ук сайтның (www.ksu.ru) "укырга керүчеләр" дигән бүлегендә һәркем, теләсә кайсы белгечлек буенча анкета һәм гариза тутырып, шуның күчермәсен чыгарып, хат аша җибәрә яки кабул итү комиссиясенә үзе китерә ала. Җаваплы сәркатип кәгазьдәгене документтагы белән чагыштырганнан соң эшең бетә. Рәхәт бит, чират көтеп тә газапланасы юк, вакыт та янга кала.

 

– Бездә һәрбер яңалыкка шикләнеп карау гадәте бар. Абитуриентларны әлеге "хатлар"ның вузга барып җитмәве куркытмасмы? – дим университетның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе урынбасары Марат Насретдиновка.

 

– Дөрес, баштарак яшь-ләр шикләнеп караячак. Әмма әлеге уңайлык тиктомалдан гына тудырылмаган бит. Болар барысы да абитуриентлар файдасына. Ерак шәһәрләрдә яки авылларда яшәүчеләр өчен менә дигән җайлы ысул. Моңа кадәр берничә белгечлек сайлаган абитуриентка төрле сәркатипкә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Хәзер исә 10 җиргә документ тапшырса да, ул бары берсе янына гына килә, – дип аңлатты Марат Фәрит улы.

 

Чыннан да, башка елларны бу вакытта гөжләп торган уку йортында артык ыгы-зыгы сизелми. Моны мәктәпне тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләрен һәм аттестатны кулларына шушы көннәрдә генә алуы белән аңлаттылар. Әлегә меңнән артык кына гариза кабул ителгән. "Кызу көннәр"не июльнең беренче ункөнлегендә көтәләр. Былтыр ул вакытта көнгә меңәр гариза теркәлгән булган. Кабул итү көннәре 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма кайбер белгечлекләргә искәрмә ясалган. Әйтик, татфакка документлар 15 июльгә кадәр генә кабул ителә. Монысы өстәмә, ягъни дүртенче имтихан билгеләнү белән бәйле. Киләсе елда вузга керү өчен дүрт фәннән БДИ күрсәткечләре кирәк булырга мөмкин. Гуманитар юнәлештәгеләргә инглиз телен белү таләбенең куелуы ихтимал. Татар журналистикасы бүлегенә, тарих һәм татар филологиясе факультетына керү өчен быел төп фәннән – рус әдәбиятыннан сынау нәтиҗәләренең яхшы булуы кирәк иде. Авыл балаларының хыялына чираттагы тагын бер киртә инде бу. Татар теленнән гыйлемең булып, рус әдәбиятыннан түбән икән, бу очракта әлеге юнәлешне сайлаудан мәгънә юк. Милли мәктәпләрне тәмамлаучыларны бер дә җиңел язмыш көтми.

 

Моңа кадәр дә булачак журналистларга иҗади имтиханда сыналырга туры килде. Бүген дә билгеле бер балл туплау зарур. Әлеге һөнәрне сайлаучылар матбугатта басылган яки радио-телевидениедә яңгыраган хезмәтләрен тәкъдим итәргә тиеш. Менә шунда аның ни дәрәҗәдә журналист булырга теләве күренә дә инде. Тик арада: "Телевидениегә "бегущая строка"га игълан биргәнем бар иде, шул ярыймы?" – дип комиссиядәгеләрне гаҗәпкә калдыручылар да бар икән.

 

КДУда икътисад, юрист, мәгълүмати технологияләр, инглиз теле белгечлекләре һаман да популярлыгын югалтмый.Үткән ел икътисад факультетына бер урынга 28 кеше дәгъва кылса, быел да шундый хәл көтелә. Чөнки иң күп чират шул тирәдә. Юрист, икътисад белгечлеген түләүле бүлектә үзләштерәм дисәң, елына 90 мең сум акча кирәк. Калганнарына бәя түбәнрәк. Биредә ел саен бер яки ике яңа белгечлек ачыла икән. Мәсәлән, быел фәлсәфә факультетында конфликтология һәм культурология кебек түләүле белгечлекләр булдырганнар. Бюджет урыннары биология һәм табигый-фәнни юнәлешләр буенча арттырылган. Андый урыннар 1400-1500 чамасы. Документларын берничә урынга тапшыручылар да аз түгел. КДУның кабул итү коммиссиясендә менә шундый хәлләр.

 

P.S. Кабул итү комисиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко сүзләренә караганда, КДУга укырга керүчеләрнең саны берничә көн эчендә 13 меңгә җиткән. "Яшьләр элеккечә икътисадчы һәм юрист һөнәрләренә өстенлек бирә. Икътисад факультетына – 2500, юрфакка 800дән артык гариза теркәлде инде. Татфакта узган елларда бу вакытка 150дән дә ким гариза кабул ителми иде, әлегә исә 36 урынга 48 кеше генә дәгъва кыла. Моның сәбәпләре рус теле һәм инглиз теленнән сынаулар билгеләүгә кайтып каладыр. Җурналистика юл тотучылар да калыша, 100 абитуриент кына теләген белдергән. Әмма барысы да алда әле, күз күрер", – диде ул.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 136-137 | 08.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»