поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2016 Фаҗига

Буранда адашып, туңып үлә язган 9 яшьлек малайның хәле яхшырган

Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була. Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында гына яшәгән апаларына бара.

Апасын өйдә туры китермәгәч, Албаба станциясендә гомер итүче дәү әнисенә кунакка барырга уйлап, тимер юл станциясенә юл тота. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликовадан алынган мәгълүматлар буенча, баланы Зөягә кадәр бер юлчы машинада алып кайтып куя. Шуннан Егор тимер юл буйлап Албабага кадәр җәяү атларга уйлый. Баксаң, җәй көне әбисе янына ул гел шулай кайтып йөргән икән. Ул юлдан үземнең дә шактый йөргәнем бар. Дөресен әйткәндә, ара якын түгел, поезд белән дә 20-30 минут тирәсе кайтасы. Ничек кенә булмасын, кыш көне, караңгыда, буранда, 9 яшьлек бала тәпиләп үтәрлек юл түгел.
 
Ул көнне көчле буран була, малай тимер юлда адашып, Чувашия ягына китә. Бик туңгач, ниндидер өйләр күреп, ял итеп алырга уйлый. Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы белән чиктәш, Яшел Үзән районына кергән Кече йорт (Малые Юрты) авылына килеп чыга. Бу авылга гадәттә җәен бакчачылар гына кайтып йөри. Баланың бәхетенә аның тимер юл буйлап барганын поезд машинисты күреп калган була. Сәгать төнге уникедә полиция хезмәткәрләренә хәбәр аңардан килеп ирешә. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә караган Түбән Карамалы участок полициясе Фирнат Борһанов белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан транспорт линия идарәсенең хезмәткәре Евгений Андреев, тимер юл эшчеләре Егорны иртәнге дүртләр тирәсендә генә табып алалар. Бала бер йорт рәшәткәсе янында кар өемендә йоклаган була. Полиция хезмәткәрләре балага беренче ярдәм күрсәтә, тәнен аракы белән ышкый, үзләре белән алган бушлатка төрә. Баланың аяклары нык өшегән була, аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. “Тагын 15-20 минут эзләгән булсак, соңга калуыбыз бар иде”, - ди коткаручылар.
 
Егорның хәлен белер өчен без Яшел Үзән балалар хастаханәсенә шалтыраттык.
 
- Куркырлык бернәрсә дә юк, күбесе арттырып сөйли, ажиотаж тудыра. Баланың хәле әйбәт, ул йөри дә башлады, бармаклары исән-сау, бары ике аягында да үкчәләре икенче дәрәҗәдә өшегән. Әтисе, апасы малайның хәлен белеп торалар, Татарстан сәламәтлек саклау министры карары белән тиздән аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәчәкләр - диделәр “ШК”га хастаханәнең хирургия бүлегендә.
 
Әтисе улының югалганлыгын полиция хезмәтәрләреннән генә белә. “Баланы әтисенә бирәчәкләрме соң?”дигән сорауга, Яшел Үзәннең Эчке эшләр бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликова:
 
– Гаилә начар хәлдә яшәүчеләр исемлегендә түгел, исәптә тормый, әти кеше эчкәли анысы, ләкин мондый күңелсезлек беренче генә очрак. Аңа карата баланы контрольдә тиешенчә тотмаган өчен беркетмә төзелде, ләкин бала үз әтисенә кайтарылачак, - диде.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 20.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»