поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.01.2016 Фаҗига

Лениногорск фаҗигасе яңа борылыш алды

9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана. Әлеге факт буенча Татарстан тикшерү органнары тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять кодексының 215.1 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш Лениногорск районы Башкарма комитеты, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район Башкарма комитетының опека һәм тәрбия эшләре буенча секторның, социаль яклау бүлеге, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекнең ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата да РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.   
 
Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, 6 кече яшьтәге баласы булган сигез кешелек гаилә 50 квадрат метрлы агач йортта яшәгән. Ә торак мәйданы 20 квадрат метр гына мәйданда булган. Бу кеше башына тиешле социаль нормаларга туры килми. Алай гына да түгел, 2013 елның 12 августында түләмәгән өчен, суд карарыннан башка гына йорка газ бирүне туктатканнар. Шуның аркасында йорттагылар электр җылыткычлары кулланырга, мичкә утын ягып җылытырга мәҗбүр булган. 
 
Тикшерү органнары фаразлавынча,югарыда телгә алынган оешмаларның җаваплы затлары үз вазифаларын тиешенчә башкармау гадәттән тыш хәл килеп чыгуга сәбәп тудырган.
 
Шулай ук янгында һәлак булган 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш баласы танымаслык булып януы хәбәр ителә.
 
Янгында үлүчеләрне тану өчен генетик экспертиза үткәрергә кирәк. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткергән.
 
"Тәннәре янгын вакытында нык зыян күргән, турыдан-туры карап кына аларны танып булмый, – дигән ул. – Тикшерү органы тарафыннан генетик экспертиза үткәрү карары кабул ителде".
 
Шептицкий әйтүенчә, янгынның нилектән килеп чыгуына янгын-техник экспертиза нәтиҗәсе ачыклык кертәчәк.

---
Интертат.ру
№ --- | 13.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»