поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2015 Дин

Камил хәзрәтне кая алып китәләр?

23 декабрь көнне, рабигүл әүвәл аеның уникесендә Болгардагы “Ак мәчет”тә зурлап Мәүлид бәйрәме уздырылды. Шөкер, соңгы елларда мөсел­маннарыбыз борынгы бабаларыбыз кебек Пәйгамбәребезнең туган көнен ай дәвамында (бу юлы рабигүл әүвәл ае 12 декабрьдә башланып, 10 гыйнварда тәмам­лана) билгеләп үтә.

 Мөбарәк ай­ның әүвәлге кичәсендә үк, башкалабызда беренче булып, мәхәллә кешеләрен чакырып, Кабан арты мәчете Мәүлид бәйрәме үткәрде. 13 декабрь көнне үз мәхәл­ләсендәгеләрне “Ярдәм” мәчете җыйды. Башка мәчетләребез дә бу күркәм гадәтне күтәреп алды. Шулай да араларында иң активы Кабан арты мәчете булып чыкты. 17 декабрь көнне алар шә­һәребезнең бөтенләй башка төшендә – “Регистан” кафесында, башкалабыз зыялыларын һәм мәчет мөтәвәллиятенә керүче­ләрне гаиләләре белән җыеп, гаетебезне зурлады. Мәчет әһелләре бүген бәйрәм уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын җый­макчы, якшәмбе көнне, мәчеткә йөрүче мәктәп балаларын чакырып, балалар мәүлиде уздырачак­лар. Шимбә көнне “Апанай” мәчете мәхәлләсе әгъзалары, бәй­рәм табыны корып, Пәйгам­бәребезне зурлап салаватлар әйтәчәк.

 
Инде Болгарга кайтыйк. Былтыр да Пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан үткәрелгән иң колачлы Мәүлид бәйрәме шушында – “Ак мәчет”тә булган иде. Аның үзенчәлеге шунда: быел да барча татар мөфтиятләреннән диярлек кунаклар килде. Елдагыча Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчеле­ген­дәге Русия Үзәк Диния нәзарәте (РҮДН) делегациясе аеруча ишле иде. 
 
Менә Коръән укып, дога кылынды. РИУ шәкертләре, нашид әйтеп, Пәйгамбәребезне зурлагач, сүз ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирелде. “Менә тагын Болгарга сөенешеп килдек. Элек-электән шушы изге җиргә килеп, Болгарга баш иеп, кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен Тәлгат хәзрәткә Алланың рәхмәте яусын! Болгарга тартылабыз. Әгәр без биредәге изге истә­лекләрне торгызмасак, моңа кем алыныр иде?! Эшләнгән эш­ләребезнең нәтиҗәсе буларак, Болгар ЮНЕСКОның тарихи-мәдәни истәлекләре исемлегенә кертелде. Биредә хәзер кунак­ханә комплексы төзи башладык. 2017 елның җәенә ул файдалануга тапшырылыр дип уйлыйбыз. Монда ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин булачак. Болгарда егермеләп мунча булган. Кунакханә комплексында шуларның берсен торгызырга исәп. Биредә ислам академиясе булачак. Бүген киңәшмәдә аның исемен Болгар Ислам академиясе (БИА) дип тәгаенләдек. Аның проектын карадык. “Ак мәчет”нең кыйбла ягында булачак ул. Киләсе елның май аенда БИАның нигез ташлары салыначак. Анда магис­тратура да, докторантура да булдырылыр, ул ислам дөнья­сының иң алдынгы уку йортларыннан берсенә әйләнер дип өмет­ләнәбез. Барысы да безнең кулда. Тырышсак, бергәләп алынсак, бөтенесен дә булдыра алабыз. Алла боерса, БИАның төзелеп бетеп эшли башлавын да күрербез. Киләчәктә дә күрешеп, киңәш­ләшеп яшәргә язсын! – дип сәламләде анда өммәттәшлә­ребезне Минтимер ага.
 
Татарстан мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллин мөселманна­рыбызны бәйрәм белән тәбрик иткәннән соң: “Ни кызганыч, Мәү­лид бәйрәмен инкарь итү­челәр дә бар”, – дип әлеге ча­раның сөннәтебезгә туры килүен раслаучы берничә дәлил китерде. Мәсәлән, Пәйгамбәребез дүшәм­б­е көнне ураза тотып, туган көнен билгеләп үтә торган булган икән.
 
Мәскәүдәге РФ Диния нәза­рәте (РФДН) рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов: “Элек Болгарга җәй көне генә килә идек, хәзер көзен, кышын, язын да – ел әйләнәсе килү мөмкинлеге бар. Болгар җире бик күркәмләнде. Хәзер һәр барган җиребездә, Болгарга барыгыз, дип үзебез дә чакырып торабыз”, – дип татарстанлыларга рәхмәтен җиткерде.
 
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин үз чиратында, имамнарыбызга зур вазыйфа йөкләнгән, халыкның әдәп-әхлагын төзәтү юлында ар­мый-талмый эшләргә, бердәм булырга кирәк, дип сөйләде; мөм­кин булган кадәр барча мә­хәл­ләләрдә Мәүлид бәйрәме уздырырга чакырды. Тантана барышында РИУ шәкертләре, җыр­чылар Динар Шәймәрданов, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шәйх­разыев касыйдәләр укыды, мө­нәҗәтләр, салаватлар әйтте.  
 
Тантана вакытында, Тәл­гат хәзрәт Таҗетдин: “Дүр­тенче майда РҮДН корылтае булачак, анда Камил хәзрәт Сәмигуллинны баш мөфти итеп сайлаячакбыз, улым Мөхәммәт – РҮДН рәисе, мин шәйхелислам булып калачакмын. Камил хәзрәт бүген үк Уфага барып утыра ала, анда аңа эш бүлмәсе җиһазландырылып куелган”, – дип белдерде. Соңрак бу турыда сорашкач, әлеге хакта беренче мәртәбә ишетәм, дип җаваплады Татарстан мөфтие. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтияте болай да үзәкләш­терелгән дини оешма дип атала. Әгәр мондый үзгәреш тормышка аша калган сурәттә, Татарстан мөселманнары, иң әүвәл үз корылтайларында киңәшләшеп, моңа ризалык бирергә, аннан соң гына өммәттәшләребез берләш­терү корылтаена җыелырга тиештер, шәт. Тантана вакытында Тәлгат хәзрәт РФДН рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин тарафына да берләшү тәкъдиме ясады. Димәк, анда да, риза булган сурәттә, корылтай чакырып, берләшү мәсьәләсен хәл итәргә тиешләр.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»