|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2015 Мәгариф
Татар теле ниемә ул...Парламентыбыз 14 нче утырышын үткәреп, быелга эшен тәмамлады, әмма баш авыртуына әйләнәчәк кайбер мәсьәләләр, депутат “итәгенә тагылып”, яңа елга да чыгачак әле. Иң элек күңелле хәбәрләр җиткерик: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменә кагылышлы закон проекты өченче укылышта каралып, бертавыштан диярлек хупланды. Дөрес, авыл хуҗалыгы бездә язмыш кочагына ташланмады. Милек формалары үзгәреп, шәхси ярдәмче хуҗалыклар барлыкка килгәч тә, аларны үстерү, ярдәм итү мәсьәләләрен дәүләт үз кулына алды. Яңа кабул ителгән законда исә дәүләт ярдәменең нидән гыйбарәт икәне тәфсилләп язылган. Мәсәлән, хуҗалык итү чыгымнарын каплауга биреләчәк субсидияләрне генә алыйк. Алар минифермалар төзү, терлек, кош-корт сатып алу, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәт күрсәтүгә, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр сатып алуга, сыер асрауда ветеринария-профилактика чаралары үткәрүгә, элита сортлы орлык һәм утырту материалы, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен материаллар һәм җайланма сатып алуга кагыла. Субсидияләрнең нинди максатлар өчен биреләчәген махсус санадым. Авыл кешесенең хезмәт активлыгын арттырырга кирәк, дип рәсми сүзләр сөйләп йөрү – бер нәрсә, авыл агае нинди ярдәмгә таяна алачагын да белеп торсын. Закон кредит ставкасы өлешен каплауга да субсидия билгели. Тик менә субсидияләрнең вакытында бирелмәве турында зарларны да ишетергә туры килә.
Инде күңелсезрәк хәлләр турында берничә сүз. Утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда мәгариф үсеше программасының ничек тормышка ашуы хакында чыгыш ясаган иде. Хаклы рәвештә бөтен уңышларыбызны санаганнан соң ике теллелекне саклау һәм үстерүнең, уку йортларында ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең, татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәтүне төп юнәлешләрнең берсе булып калуын да әйтте. Бездә 2030 елга хәтле “Милли мәгарифне үстерү концепциясе” проекты да эшләнгән иде. Тик менә Россия Дәүләт Думасы рәисе С.Нарышкин җитәкчелегендәге эшче төркем яңа гына тагын бер концепция эшләде. Бу хакта “ВТ”да язмалар чыккан иде инде. Исегезгә төшерәбез: әгәр шул концепция хупланса һәм аның нигезендә федераль закон кабул ителсә, илдә белем һәм тәрбия бирү фәкать урыс телендә генә алып барылачак.
Парламентыбызда Разил Вәлиев җитәкләгән “милли” комитет бу сәер концепция уңаеннан үз сүзен әйтте. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе Д.Медведевка һәм хөрмәтле иптәш Нарышкинга мөрәҗәгать кабул ителде.
Концепциянең сәерлеге, Разил Вәлиев фикеренчә, Россиянең Төп Законына, Телләр турындагы Федераль законга каршы килеп эшләнүендә. Дөрес, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин С.Нарышкин белән бу хакта сөйләшеп алган икән, Дума рәисе безнең тәкъдимнәрне, максималь искә алырбыз, дип вәгъдә биргән, ди. Бу “максимальлек”нең нидән гыйбарәт булачагы башыма сыймый әлегә. “Тел кисү” мәсьәләсенә татар халкы да үз сүзен әйтергә тиештер. Тик менә үзебезнең халык арасында “татар теле белән кая барасың, ул нигә кирәк?” кебек сүзләр дә еш ишетелә шул. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” дигән китабындагы бер язма искә төште әле. Бер якташы аңа: “Туфан, татар теле нәрсәгә кирәк инде ул?” – дигән булган. Туфан абый исә: “Синең шикелле наданнарга “надан” дип әйтү өчен кирәк”, – дип җавап биргән. Без “поголовно” урысчага күчеп кенә иң акыллы милләткә әйләнә алырбыз микән дә Россия иң көчле, иң тату илгә әверелерме икән соң? Хәер, урысча белү акыл дәрәҗәсен билгели дип санаучылар арабызда бар әле. Обидно, кәнишне, за державу тоже.
P.S. Тел мәсьәләсе Россия Дәүләт Советының Мәскәүдә узган утырышында да күтәрелгән. “Төбәкләрдә милли телләрне мәҗбүриләп укытырга ярамый. Бары теләк буенча гына, – дигән ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. – Ул телләр 100 чакрым узгач ук юкка чыга. Автобуста нибары ярты сәгатьлек юл”. Жириновский әйтүенчә, мәктәпләрдә хәтта чит тел укытуның да кирәге юк икән. “Мин дүрт тел өйрәндем. Берсе дә кирәк булмаган икән...” – дигән ул.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|