поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.06.2009 Җәмгыять

2011 – ВЕТЕРАННАР ЕЛЫ?

Узган ел Россия Иҗтимагый палатасы "Җәмгыять һәм ветераннар" акциясе игълан иткән иде. Аның максаты өлкәннәрнең проблемаларына хакимият структураларының игътибарын күбрәк юнәлтү һәм илнең иминлеген тәэмин итүдә, байлыгын арттыруда бар көчләрен биргән, хәтта гомерләрен багышлаган кешеләрнең картлыгын кайгырту, уңайлы тормыш шартлары тудыруда ярдәм итү иде.

 

Ни кызганыч, әлегә искереп беткән, өсләренә аварга торган йортларында, баракларда яшәүче, ягымлы карашка, игътибарга мохтаҗ ветераннар да бихисап. Бөек Ватан сугышы тәмамланып 64 ел узуга карамастан, миллионнан артык сугыш инвалиды һәм ветераны әле дә уңайлы фатир белән тәэмин ителмәгән. Күбесенең пенсияләре 5 мең сумга да тулмый. Шул сәбәпле, миллионнарча өлкән кеше хәерчелек чигендә яшәргә мәҗбүр. Дөнья аренасында үз урынын булдырырга һәм "бөек держава" исемен киредән кайтарырга теләүче Россияне бер дә бизәми бу.

 

Дөрес, ил җитәкчеләре, бигрәк тә Президент Д.Медведев пенсияләрне арттыру, сугыш инвалидларын һәм ветераннарын машина һәм фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә эзлекле сәясәт алып бара баруын. Ләкин бу гына аз, бик аз. Ветераннар күбрәкне өмет итә һәм, чит ил өлкәннәре кебек үк, күбрәккә лаек та.

 

Күптән түгел Мәскәүдә узган "Җәмгыять һәм ветераннар: бердәмлек һәм хезмәттәшлек итү" Бөтенроссия форумы бер ел элек игълан ителгән акциягә йомгак ясау җәһәтеннән әлеге проблемаларны Президент аппараты, Иҗтимагый палата, Хисап палатасы, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федераль Җыен, төбәкләрдән килгән ветераннар оешмалары җи-тәкчеләре катнашында чираттагы мәртәбә күтәрде. Хакимият структуралары үз эшләренә "канәгатьләнерлек" дип хисап бирсә, ветераннар оешмаларыннан килгән вәкилләр исә, киресенчә, зарланып туя алмады. Торак-коммуналь хезмәт-ләргә бәяләрнең кискен артуы, социаль хезмәтләрнең түләүлегә әйләнә баруы өлкәннәрне бер борчуга салса, кризис "җимешләре" бөтенләй аптырашта калдырды. Чит илләрдә кризис сәбәпле азык-төлек, кием-салым, социаль хезмәтләр бәяләре атна саен диярлек кимүгә барса, безнең илдә, киресенчә, арта гына. Ветераннар форумда бу сорауны хакимият вәкилләренә турыдан-туры бирсәләр дә, ул җавапсыз калды. Россия Пенсия фонды җитәкчесе урынбасарының, безнең тарафтан ай саен пенсия һәм субсидияләр түләнеп тора, шул сәбәпле кризис ветераннарны борчымаска тиеш, кебегрәк чыгыш ясавы, залда тоташ бер гүләү генә тудырды. Чыгышлардан аңлашылганча, төбәкләрдәге һәм төрле ведомстволарда тер-кәлгән ветераннар оешмаларының эше һәм халыкка ярдәме турыдан-туры урыннардагы җитәкчеләрнең намусына һәм мәрхәмәтенә бәйле. Бөтен Россия буенча теркәлгән 90 меңгә якын ветераннар оешмаларының үз арасында да бердәмлек җитенкерәми. Бары Д.Медведев җитәкчелегендәге "Җиңү" оештыру комитеты гына аларны берләштерүче рольне үти икән. Ләкин 25 миллионлы ветераннар армиясен ул гына колачлап бетерә алмый.

 

Шактый шау-шулы узган форум Россия җитәкчеләренә ветераннарны сөендергән тәкъдимнәр дә ясады. Мәсәлән, 2011 елны Ветераннар елы дип игълан итү һәм "Ветеран" дип аталучы илкүләм махсус проект эшләү шуларның иң игътибарга лаегыдыр, мөгаен. Шулай ук алар кабул иткән Россия башкарма хакимияте каршында ветераннар белән эшләүче федераль орган булдыру, Пенсия һәм Социаль иминият фондларының эшчәнлеген контрольдә тоту өчен иҗтимагый попечительләр советы төзү, Ветераннарның җәмгыяви-дәүләти фондын оештыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәрби бүләкләре – орден һәм медальләре өчен өстәмә түләүләр булдыру турындагы тәкъдимнәре дә урынлы. Ләкин ул тәкъ-димнәргә игътибар булырмы? Әлегә ил Президенты да, Премьер-министр, депутатлар да ләм-мим.

 

 

 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»