поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.06.2009 Җәмгыять

МӘЧЕТ КАРШЫНДА – "ДӨНЬЯ ЯРАЛА"?



Бу көннәрдә тынычлыгым югалды әле. Быел тагын "Сотворение мира" фестиваленең 27 июньдә Меңьеллык мәйданында булачагы игълан ителде. Үткән ел да кыргый авазлардан Кол Шәриф мәчетенең манаралары "елап" торды. Казан каласы да, кешеләре дә тетрән-де. Бу хәлне халык башта аңламый торды. Бүгенге көннәрдә икенчесенә дә "зур әзерлек эшләре бара" икән. Быел ул "яшьләрчәрәк" буласы ди. Моның исә умыртка сөяге дә ныгып җитмәгәннәрне тәмам тилертүгә исәп тотылуы аңлашыла булса кирәк.

Без үз сүзебезне әйтергә тиеш. Татарстан Президенты фәрманы һәм Аллаһының рәхмәте белән мәчет ачылды. Кол Шәриф мәйданында әхлаксыз, шау-шулы бер генә чара да үтәргә тиеш түгел.

 

Беренче рок музыка фестивале үтүгә, без җәмәгатьчелек белән моны бүтән биредә үткәрмәскә дип чаң сугарга тиеш идек. Дөрес, без матбугатта үз сүзебезне әйттек, әмма ул фани дөнья ыгы-зыгысында "йотылып" калды. Үткән елның 1 октябрендә "Коммерсантъ" газетасына биргән җавапларында җәмәгать оешмаларының фикерен искә алачакларын бәян иткәннәр иде. Хәтер сагы һаман таркаулыкта. Хәер, алай дигәннән, без – казанлылар – бергәләп, бер сулыш белән дигәндәй, Кол Шәриф мәйданында (мин аны фәкать шулай күрәм) сыра "бәйрәме" үткәрүне тыйган идек. "Кысла" сыраханәсен дә алдырдык. Йөрәк каны анда да аз "кайнамаган" иде. Пөхтә иңкү аланлыкны без шайтан туе үткәрү өчен әзерләдекмени?

 

Без бүгенге яшь җитәкчеләргә тарихны өйрәнергә киңәш итәбез. Каһарманнарның җаны кыелган урыннан үзеңә "батырлык" эзләмиләр. Әхлаксызлык бу! Мәйданда чит-ятларны тантана иттерү – каһарман бабаларыбызга, йомшак иттереп әйткәндә, хыянәт итү, ә үзеңнең газиз халкыңны, тарихыңны, мирасыңны, үзеңне, безнең буынны, киләчәк буынны мыскыллау ул.

 

Шәһәр хакимиятендәгеләр, уйланыгыз һәм "Сотворение мира" чарасына башка урын эзләгез. Ә Кол Шәриф мәйданы Бөтендөнья татарларының Баш Мәйданы, хәтер мәйданы булырга тиеш. Анда Болгар чорыннан алып бүгенгәчә күренекле шәхесләрнең – зыялыларның аллеясын булдыру зарур. Анда "Гөлстан" дигән ашханә, чәйханә һәм балалар өчен дә мәйданчык булуы шарт. Мәчетне карарга төрле кыйтгалардан килүчеләр тәгам җыярлар иде. Мәйданны гөлбакчага әйләндерсәк, менә булырбыз фидакарьләр!


Әлмирә ӘДИЯТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»