|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Мәдәният
“Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссурасы фестиваленнән (ФОТОРЕПОРТАЖ)“Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале башланып китте. Фестивалне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Камалова Эльвира Рафаил кызы ачып җибәрде. Беренче көненне Салават Юзеевның «Хавалы биюләр” спектакле күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, “Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале 7-13 декабрьдә Казанда үтә. Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә “Беренче” (“Первый”) заман драматургиясе һәм режиссурасы үзәгенең дә спектакль эскизлары тәкъдим ителә.
“Һөнәр”нең һәр спектаклен Россиянең танылган тәнкыйтьчеләре карый һәм бәяли. Әлеге фикер алышулар һәр спектакль саен ачык форматта үтә – тәнкыйтьчеләрдән кала спектакль хакындагы фикерләре белән теләгән һәркем бүлешә ала.
Фестиваль спектакльләре 7 театраль мәйданда күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин, Яшь тамашачылар театрларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, “Угол” иҗат лабораториясендә.
“Һөнәр” фестивале 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|