поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2015 Җәмгыять

“Балаңның күзеңә карап ярдәм соравыннан да авыррак нәрсә юк икән"

“Балаңның күзеңә карап ярдәм соравыннан да авыррак нәрсә юк икән, – ди Казанда яшәүче 5 яшьлек Әмирнең әтисе Эльбрус. – Улыбыз бик тә көтеп алган балабыз. Хатыным да авырга узуын белүгә, үз-үзен карады. Табигый ризыклар белән генә тукланды. Һәрдаим табибларга күренеп торды. Алар нинди анализ бирергә кушса – шуны тапшырдык. Түләүлесенә дә каршы килмәдек. Балабыз исән-сау тусын, сау-сәламәт булсын өчен акчабызны да, вакытыбызны да кызганмадык”.

Лилиянең бала табар вакыты җиткәч, ир белән хатын хаста­ханәгә бергә баралар.
 
– Лилиянең суы китә башлады. Без бу хакта табибларга да әйттек. Тик алар бераз көтәргә куштылар. Лилиянең көчле тулгаклары  узды. Шуннан соң гына бала табу урындыгына яткырдылар. Ул вакытта хатыным бө­тенләй хәлсезләнеп беткән иде инде. Лилия ике сәгатьләп тилмерде. Инде таба гына дигәндә, бала кысылып калды, – дип искә ала Эльбрус.
 
Ир табиблардан кесарев кисүе ясауларын  үтенә. Тик алар, сезнең күрсәткечләрегез әйбәт, үзе дә таба ала, дип җавап бирә. Шулай итеп, кечкенә Әмир дөньяга килә. Бу вакытка ул зәңгәрләнеп беткән була. 
– Табиблар аны, үлде, дип үлчәргә алып китте. Тик шулвакыт, йөрәгенең типкәнен ишетеп, ясалма сулыш алдыра торган аппаратка тоташтырдылар, – ди Эльбрус.
 
 Бергә бала табуның авырлыкларын кичергән әти-әни авыру баланы тәрбияләүдән дә курыкмый. Алар улларын нинди генә табибка күрсәтеп карамыйлар.
 
– ДЦП диагнозлы булса да, ул башка авыру балалардан аерылып тора. Аның туганда алган җәрәхәтләр аркасында шулай булуы сизелеп үк тора. Баш миенә зыян килгән. Шуның аркасында умырткалыклары кәк­рәя, аяклары эчкә карап үсә башлады.  Баштарак бик көчле өянәк­ләре дә була иде. Хәтта сабый­ның 24 сәгать буе тил­мергәне булды. Андый вакытларда баланы күтәреп йөри идем. Аның гәүдәсе җыерыл­ганнан  кулыма авырлык төшә. Ә менә бала түзгән бит! Шуннан соң аны табибларга күрсәтеп, дару алдык. Аллага шөкер, хәзер улымның өянәк­ләре бетте, – ди әтисе.
 
Әмир белән әтисе гел шө­гыль­­ләнә икән. Махсус физик күнегүләр ясатам, ди. Элегрәк башын гел артка җибәреп торган малай, хәзер инде бераз булса да  уңайланып киткән.
 
– Әлегә аякларының кәк­рәеп баруына бик борчылабыз. Бер­дәнбер карап торган балабыз бит ул. Татарстан, Россия табиб­ларыннан җылы сүз ишет­мәгәч, чит ил клиникаларына язып карадык. Ә андагы табиблар: “Биш ел буе ниш­ләдегез? Мондый диагнозлы баланы аякка бастырырга була бит”, – диделәр. Вакыт узса да, ярдәм итеп булачагына ышандыралар. Шулай итеп, операция ясатыр өчен чит илгә барырга булдык. Моның өчен бер миллион сумнан артык акча кирәк. Беразын җыйдык та инде. Элек бергә эшләгән дусларым ярдәм итеп тора иде. Алар эштән киткәч, булышыр кешем калмады. Бар тапкан акчабызны, улыбызның сәла­мәт­леген яхшыртыр өчен,  җыеп барабыз. Әмма чит ке­шеләр ярдә­меннән башка булмый бит. Шуңа күрә газета укучыларга да мөрә­җәгать итәргә булдым, – ди Эльбрус.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:
 
СБЕРБАНК КАРТАСЫ:
 
Получатель: ЗИННАТУЛЛИН ЭЛЬБРУС АЛЬНУРОВИЧ
Номер карты: 4276 8620 2082 3292
Сбербанк ОнЛ@йн https://online.sberbank.ru/CSAFront/index.do
Полные реквизиты карты VISA Electron
Получатель: Зиннатуллин Эльбрус Альнурович
Сбербанк России ОАО Отделение “Банк Татарстан” № 8610
д/о № 8610/020, г. Казань. Адрес:
 г. Казань, ул. Петербургская, 28
Счет: 40817810862120579978  (лицевой счет вкладчика)
Банк получателя: 
ОСБ“Банк ТАТАРСТАН” №8610 
г. Казань
Кор/сч30101 810 600 000 000 603
БИК: 049205603
КПП: 165502002
ИНН: 7707083893
ОКПО 02821923
ОГРН: 1027700132195

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»