|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2015 Юмор
Ашарга дип биргән кәҗәне юлбарыс дус иткән (ФОТО)Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр. Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән. Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый икән. Ә Амур мондый кыю кәҗә белән бәйләнешеп торуны кирәк тапмаган.
Тик сафари-паркка килеп йөрүчеләр кәҗәне башка урынга күчерүләрен сорыйлар, чөнки кайчан да булса тамагы бик нык ачып юлбарыс кәҗәне ашаудан куркалар, дип яза mail.ru.
--- |
Иң күп укылган
|