поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2015 Язмыш

"Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде" дигән хыялы чынга ашмады

Аның яшьтәшләре гаилә кору, балалар үстерү, яхшы эшкә урнашу, яңа машина, фатир алу кебек мавыктыргыч хыяллар белән янып яшәгәндә, Балтач кызы Гөлназ: “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде!..” – дип өзгәләнде. Тик бу хыялы чынга ашмады – утыз яше туларга санаулы гына көннәр калганда, октябрь азагында бакыйлыкка күчте.

Яшьлегенең иң гүзәл елларын мәрхәмәтсез авыру белән батырларча көрәшеп үткәргән бу кыздагы яшәү теләге соңгы мизгелгәчә сүнмәде, ди якыннары. Юкса әҗәл белән чын-чыннан тартышкан соңгы ун көне генә түгел, гомеренең соң­гы ун елы да тоташ сызлану-әрнүләрдән генә торды. Мондый кешеләр, бигрәк тә чәчәктәй кыз бала бар дөньяга ачулы, үпкәле булса да, аптырамас идең. Ә ул янәшәдәгеләрен, башка­лар­ның кечкенә генә уңы­шына да сөенә белүе белән гел шаккатыра килә. “Ишеттегезме, белдегезме әле: безнең белән бергә укыган шул кияүгә чыккан, бу өйләнгән, боларның балалары туган”, – дип, үзе ишеткән һәр яхшы хәбәргә эчкерсез сөенә алуы белән аптырата...
 
Туганымның балалары белән яшьтәш булганга һәм башта күпкатлы йортта бер подъездда яшәгәнгә, балачакта Гөлназны әйбәт белә идем. Аннан соң да әле аның язмышы белән хә­бәрдар идем (туганым белән күр­ше урамнарда гына яшә­деләр). Арча пед­көл­лиятен уңышлы тәмам­ла­вын, югары уку йортына керүен беләм. Тик, кызганыч, укырга, укып бе­терергә генә туры килмәде үзенә....Барысы да аяклары сызлаудан башлана. Башта үтәр әле дип әллә ни игътибар бирмәсә дә, түзеп булмый башлагач, хастаханәгә барсалар, Казан табиблары җан өшеткеч диагноз куя – рак. Операция ясап була торганы да, дәвалап була торганы да түгел...
 
Академик ял алып, укуын бераздан дәвам итәргә дигән хыялы да челпәрәмә килде, Гөлназ акрынлап аяксыз калды, аннан гәүдәсе тың­ламас булды, чират кулларына җитте... Еллар үткән саен авырту-сызланулары арта гына барды. Аның сабырлыгын, яшәргә омтылышын баштарак, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары онытмый, гел хәл белешеп тора, өстәвенә, компьютер белән юана, шуның аша аралаша, үзен дөнья­дан аерылган кебек хис итмидер дип юрасалар, үз­легеннән бер генә хәрәкәт ясый алмый башлагач та, ул беркайчан, үлсәм иде ди­мәде, үләм, димәде, шулка­дәр тормышны яратты, дип шакката аның белән аралашкан кешеләр. Ая­гөсте йө­гереп йөргәннәр аңлар­лык та түгел шул: юкса яшәү­мени бу?! Тик баш мие, зи­һе­не сәгать кебек төгәл эш­ләгән Гөлназ гына әле һаман яшәүдән туймаган. Хәл бе­лергә килгән сыйныфташларын ул: “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде!” – дип аптырашта калдыра.
 
Аптыра­р­­сың да, шушы хәл­дә тагын ун ел түзәргә дә әзер булсын әле – бу бит инде әҗәл баш очында сагалап утырган көннәр. Аның элекке ел­ларының да көне-төне, сә­гате-минуты тәненә бармак белән дә кагылып булмастай авырту-сыз­ла­нулар белән туп-тулы. Хәле авыраеп, күрше апасы “Ясин” чыкканнан соң да, Гөл­наз, телгә килеп: “Әти, “Ясин” укыдылар, мин үләм­ме әллә инде, ә минем үлә­сем килми әле”, – ди. Шуңа күрә “Ясин” укыган саен баш­та Гөлназны “әзер­ли­ләр” иде: “авырту­ларың җи­ңе­ләйсен өчен шушы доганы укыйбыз...” Дөрестән дә, хәле беразга гына булса да җи­ңе­ләеп китә, су да йота алмый башлаган кыз кабат шулпамы, йогыртмы ашый...
 
Әллә догалар йогынтысында, әл­лә “яшим” дип шул­ка­дәр тырышкан Гөлназ каршында әҗәл дә “көчсез” иде­ме, кул-аяклары суынып беткәннән соң да, ничә мәр­тәбә җы­лынып, кабат бу тор­мышка кайтты ул... Тоташ яңгырлы көннәр арасында, аяк аслары чиратып, бер­дәнбер коры торган җомга иртәсендә исә әти­сенең туган авылы Кунырга – мәңгелек сәфәргә кузгалды... Сабырлыгы, тиң­сез сабырлыгы бу сәфә­рендә мәң­гелек бәхет белән бүләкләнсә иде!– Анда кергән саен йөрәгең бозылып чыгамы? – дип сорый идем туганымнан, Гөлназ исән чакта.– Ул бит, үләм, дими, кер­гән саен күбрәк уйланам, – ди иде ул. – Без бит бер генә көн авырып урында ятсак та, нишләргә белмибез, аз гына авырлык килсә дә, дөнья беткәндәй, төшенке­леккә биреләбез. Бик күп гыйбрәт бирде ул безгә.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»