|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2015 Шоу-бизнес
Татар тамадаларының тырнак асларыннан кер эзләргә тырышмадыкБәйрәм итәргә тәмам өйрәнеп беткәнбез икән. Форсат кына чыксын, табын да корабыз, тамадасын да чакырабыз, истәлекле көнне мәңгеләштерәбез дип видеооператор, фотографын да чакырабыз. Шәһәрдә генә түгел, авылда да кунак саны бер дистәдән артып китсә, тамада чакыралар. Кем соң ул тамада? Баксаң, бу сүз тормышыбызга совет чорында үтеп кергән икән. Тамада булыр өчен халкыңның гореф-гадәтләрен белү, телгә оста булу, кунакларны үзеңә каратып тору кебек үзенчәлекләр кирәк булган. Кавказ якларыннан килеп чыккан бу һөнәргә бала вакыттан ук өйрәтә башлаганнар. Ә бездә ничек?
Әлеге шөгыльгә 1990 елларда керешкән Зимфира Гыйльметдинова, мәсәлән, энергиясе ташып торган кешеләр тамада була ала дигән фикердә:
– Тамада – табын башы дигән сүз. 6 сәгать буе 30дан артык кешене авызыңа каратып тора аласың икән, димәк, син бу шөгыль кешесе. Бездә бит дан тиз китә. Яхшысы да, начары да. Каядыр хата җибәрсәң, дилбегәне кулдан ычкындырсаң, сине башка мәҗлесләргә чакырмыйлар гына. Мин моңа, яшерен-батырын түгел, эш булмаганга алындым. Тора-бара кешеләргә бәйрәм бүләк итү, энергия белән бүлешү ошый башлады. Хәзер исә иҗат дөньясында кайнап яшәгәнгә андый хаҗәтем дә, вакытым да калмады. Тамадага төрле шартлар куела, ул алып барырга гына түгел, җырларга да, биергә дә, уйнарга да тиеш, диләр. Тамада ул – алып баручы, ә инде конкуренция шартларында клиентларыңны югалтасың килми икән, сөйләп кенә калмыйсың, бонус сыйфатында берәр һөнәреңне дә күрсәтәсең. Җырлый яки уен коралында уйный белмисең икән, ярдәмгә артистлар чакырасың. Минем бәя һәрвакыт сыгылмалы булды. Хәзер дә тамадалар кешенең мөмкинлегенә карап бәя куя дип беләм. Артыгын кыланасың икән, әлеге дә баягы ”сарафан радиосы” даныңны шундук тарата.
Казан буенча гына да бәяләр төрле. Агентлыклар да бәя тотрыклылыгын саклый алмый бугай. Әмма алар уңышны, барысының да көйле барачагын, алып баручы, операторларның авырып килми калмаячагын гарантияли ала. “Браво” бәйрәм агентлыгы хуҗабикәсе Наилә Хәбибуллина менә ниләр сөйли:
– Тамада булырга омтылучы ул – үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга теләгән максатчан кеше. Алар арасында да төрлесе бар. Алданмас өчен мин тәкъдимнамәләр белән кызыксынырга киңәш итәм. Шәхсән үзем сайты булган, үзе алып баруындагы бәйрәмнәрнең видеоязмаларын тәкъдим иткән тамадаларга ышаныр идем. Программа белән дә кызыксынырга кирәк. Йөрәк кушуы буенча эшләүчеләр һаман да бер үк сценарий буенча алып бара. Беркемнең дә бәйрәме нәкъ күршесенеке төсле узуын теләми бит инде. Бу бәйрәм сезнеке генә һәм кабатланмас булырга тиеш. Соңгы сүзне тамада түгел, клиент әйтә. Ни дисәң дә, аның бәйрәме, аның көне бит бу. Очрашу вакытында тамада сезнең белән һавалы сөйләшә икән, баш тартырга киңәш итәм. Ул сезнең теләкләрегезне искә алмаячак. Кызганыч, клиентларым күп, нәрсә әле ялынып торырга дип борынын күтәрүчеләр дә бар.
Наилә Хәбибуллина, арзанлыгына кызыгып, исеме билгесез кешеләрне ялламаска тәкъдим итә. Болай эшләгәндә сезнең бәйрәм җыр һәм төрле уеннар җыелмасыннан гына торачак, ди ул. Мондый кешедән сценарий таләп итү файдасыз, ди бәйрәм агентлыгы җитәкчесе. Тәҗрибәле белгеч бәйрәм әзерләүне агентлыкларга йөкләргә киңәш итә. Агентлыклар аны энәсеннән җебенә кадәр хәл итә, сезгә алып баручыны гына түгел, фотограф, операторны да эзләргә кирәкми, ди ул. “Браво” 50 мең сумнан башлап хезмәт күрсәтә. Ә азау ярган тамада белән булса, 200 меңнән башлана.
Популяр алып баручы Розалия Зәкиева тамадалык өлкәсендәге проблемаларга игътибар итүне сорый. Беренчедән, аз гына телевизордан йөзе күренеп киткән яки бер-ике мәртәбә сәхнәгә менеп төшкән кеше бәяне икеләтә-өчләтә арттыра дип исәпли ул. Әмма күбесе тамадалыкның асылын белми дип тә борчыла.
– Бу кәсепкә филармониянең эстрада бүлегендә эшләгәндә үк, нәкъ 20 ел элек керешкән идем. Ул вакытта таныш җырчы үзе өчен эшләп торырга кушканга, сүз тыңлап кына бардым. Болар мине белә һәм репертуарымдагы, ул вакытта бик популяр булган “Сөембикә” бәетен укуымны сорадылар. Миңа бәйрәм үткәрү ошады. Ни өчен дигәндә, аларны авызга каратып торудан бигрәк, нәрсә дә булса җиткерә, уен-көлке белән бергә уйландыра да алдым бит. Ә инде сорап килүчеләр күбәйгәч, галим, тарихчы Фәрит Яхиннан ярдәм сорадым. Без аның белән йола, гореф-гадәтләрне олылый торган сценарий төзедек. Ул торган саен төрләнде, фольклор материаллар, җыр, уеннарга баеды. Уен дигәннән, мәҗлесләрне интерактив уен һәм концертка әйләндерү модасы белән мин бер дә килешмим. Яңа тормыш башлаган кешегә концерт кирәкме? Икенче яктан концертлар да мәҗлес тамашасына әйләнеп бара. Игътибар итегез, яшь җырчылар гел туган көн турында җырлый. Тамашачыга да, үзләре дә сизмәстән, кунаклар, дип эндәшәләр. Мәҗлес белән концерт арасында чикләр җуелды хәзер. Табын башының да асыл мәгънәсе юкка чыгып бара.
Шунысы кызык: Розалия Зәкиева кебек телевизордан күренмәүчеләр Казан тирәсендә бәйрәмне 10-15 меңгә дә үткәрә. Ансамбль солистлары да шул тирәгә йөри. Ә популяр ди-джейларның бәясе бу суммага тагын бер 10 меңне өстәгәннән соң гына башлана. Кемдә интерактив, кемдә йола икәнен, тамаданың кайда эшләгәненнән чамаларга була. Үзегезгә нәрсә кирәген үзегез беләсез инде. Яңа тормыш башлаганнарга үгет-нәсыйхәтме, концерт шоумы, әллә...
Эшләгән кешене тикшерү җиңел, дияр кайберәүләр. Без бу кәсепчеләрнең тырнак астыннан кер эзләргә тырышмадык. Максатыбыз бизнеска әйләнгән кәсепнең үзенчәлеген аңларга тырышу иде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|