поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2009 Мәдәният

ХАКЫЙКАТЬНЕ ИШЕТҮЕ АВЫР

Республика театрларына җылы сүз әйтелмәүнең сәбәбе нидә?

Өч көн дәвамына сузылган "Нәүрүз" төрки халыклары театр фестиваленең ябылу тантанасы Сабантуй белән төгәлләнде. Инде ничә еллар артистлар Сабан туенда Татарстан театрлары коллективы гына ярышкан булса, быел исә фестивальгә килүче һәркем үзен сынап карый алды.

 

– Ел саен үткәрелеп килә торган Сабантуй бүген бөтенләй үзгә, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева. – Биредә "Нәүрүз" кунаклары да катнашачак. Фестиваль Казан тамашачысында иң матур тойгылар гына калдырды. Ә 2011 елда үткәреләчәк "Нәүрүз" фестивалендә безне тагын да күңеллерәк тамашалар көтә.

 

Мәйданга төрки халыкларның байракларын тоткан атлы жайдаклар килеп керүе бәйрәм тантанасын тагын да җанландырып җибәрде. Алар артыннан ук тамашачылар хозурына фестивальдә катнашкан театр коллективлары кереп тулды.

 

– Дөньяда 250 миллионнан артык төрки халык яши, диде Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Аларны сыйдырырга мәйдан да җитмәс иде хәтта. Биредә исә иң алдынгылары җыелган. Безнең уй-хыялларыбыз бергә. Әгәр төрки халыкны бер дисбегә тезелгән төймәләр дип саныйбыз икән, тәсбихта бер генә төймә җитмәсә дә, догаң кабул булмый. Бергә җыелганда гына рухыбыз көчле була.

 

Разил Вәлиевнең мөнбәрдән әйтелгән фикере барыбызны да сискәндереп җибәрде. Сабантуйга килгән "Нәүрүз"челәрнең күңелләре тагын да күтәрелеп китте, үзләренең төрки халык булуларына горурланып куйдылар. Һәрберсе көрәш мәйданына, чиләк белән су ташырга, аркан тартышырга, гер күтәрергә ашыкты. Тамашачы биредә күптәннән инде сәхнәдә күренмәгән артистлары белән дә очрашты. Әй­тик, биналары төзелеп бетмәү сәбәпле, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган спектакльләрне карарга зар-интизар булсак та, актерларның барысын да бәйрәмдә күрергә мөмкин иде.

 

Көрәш мәйданында татарлар белән казах артистлары бил алышты. Аланлыкта елдагыча Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның бүләге – машина балкып торгач, казах дусларның күзләре тагын да яна башлады. Юан беләкле егет­ләр бер-бер артлы мәй­данга чыгып кына торды. Әмма Тинчурин артисты Алмаз Фәтхуллин сынатмады. "Инде өч ел рәттән машинадан колак кага бит. Быел хаклык Алмаз ягында булырга тиеш", – диде танылган артистка Исламия Мәхмүтова. Бәхет чыннан да Алмазга елмайды. Сабантуй тәкәсе дә, Чаллының "Фиат" машинасы да Тинчурин актерына тәтеде.

 

Ачыктан-ачык

 

Сабантуй бәйрәмендә күңел ачканнан соң театр труппаларына үзләре турында ачы хакыйкатьне белергә насыйп булды. Быелгы фестиваль жюри төркеме тарафыннан бәяләнмәсә дә, тәнкыйтьчеләр фикерләрен турыдан-туры "түгәрәк өстәл"дә ачып бирергә уйладылар. "Нәүрүз"нең төп максаты – телне саклау, милли мәктәпне яшәтү, милли актерларны тәрбияләү дип уйласак, проблемалар чиктән ашкан икән. Дөрес, фестивальнең яшәү дәверендә шактый гына театрлар үзгәреш кичергән. Әйтик, инде ничә еллар театр тормышыннан ерак яшәгән әзәрбайҗанлылар быел үзләренең яшь коллективын алып килгән. Дөрес, спектакль куелышы белән әллә ни мактауга лаек булмаса да, сизелеп тора: биредә театр тормышы тернәкләнеп киткән. Бу да үзенә күрә фестиваль нәтиҗәсе. Моннан ике ел элек Төркия театры шактый гына тәнкыйтькә дучар ителсә, быел яшь актерларның уенында да, спектакльнең куелышында да үзгәреш сизелә. Алар бу юлы Трабзон һәм Әнкара дәүләт театрларын алып килгәннәр.

 

– Соңгы елларда театрларның саны күзгә күренеп артты, – ди Төркия Мәдәният министрлыгының дәүләт театрлары генераль директоры Ләми Билгин. – Һәр кич илле сәхнәдә спектакльләр күрсәтелә.

 

Тәнкыйтьчеләрнең мактап телгә алган театры Казахстан труппасы булды. Драматургия дә алга киткән, режиссерның да осталыгы сизелеп тора, яшь көчләрнең уены да тамашачыны канәгатьләндерерлек, дигән нәтиҗә ясадылар. Мәскәү тәнкыйтьчесе Владислава Куприна әйтүенчә, төрки театрларның күбесендә заманча спектакльләргә кытлык сизелеп тора. "Моннан йөз ел элеккеге мәдәният белән бү­генгене чагыштырып булмый инде, – ди ул. – Дөрес, сез Мәскәүдән килүчеләр, төрки дөньяны белмисез, дип әйтәсездер. Әмма бу фестивальдә үзләренең уеннары, спектакльнең профессиональ дәрәҗәдә куелышы белән аерылып торучылар да булды. Әйтик, Бишкәк шәһәренең "Учур" яшьләр театры бу җирлеккә хас дини теманы да, милли юнәлешне дә дөрес сайлаган, пластика көчле, сүз белән артык мавыкмыйлар. Актерларның уены чын мәгънәсендә әсир итте.

 

Владислава Куприна мактап киткән труппалар арасында Казахстан, Уфа театрлары да бар. Хакас театры да тәнкыйтьчеләр тарафыннан мактауга лаек булды.

 

Дөресен әйтергә кирәк, татар театрларының хәлләре мактанырлык түгел. Бер генә тәнкыйтьчедән дә: "Шәп пьеса куйгансыз", – дигән фикер ишетелмәде. Әзәрбайҗан тәнкыйтьчесе Айден Талибзадедән хәтта, татар театры соңгы ноктага килеп җитте, дигән фикер дә яңгырады. "Оренбург театрының репертуарында 11 милли драматургның әсәре куела. Кайда заманча пьесалар, классик әсәрләр?" – дип сөрән салды Айден әфәнде. Татарстаннан читтә яшәп, ялкынланып иҗат иткән театрны әнә шулай "чеметеп" алдылар. Республика театрларының берсе дә җылы сүз ишетмәде. Олег Лоевский Әлмәт драма театры куйган "Оҗмах капкасы" спектакленең прозадан үзгәртелеп куелуын ошатып бетермәгән. Мәскәү тәнкыйтьчесе Павел Руднев исә татар драматургиясенең бүгенге көн таләпләренә туры килмәвен ассызыклап үтте. "Спектакльләрегезне карагач, сезнең Татарстанда бернинди дә проблема юк икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Җәннәт бакчасында яшәүчеләрне хәтерләтәсез. Ә ул алай була алмый. Космос­тан җиргә төшәргә кирәк", – диде ул.

 

Татар театрларының бүгенге көндә иң зур бәласе – заманча драматургия булмау. "Бер ел эчендә генә заман пьесасы туа алмый,– диде Павел Руднев. – Драматургия үсеше ун ел булырга тиеш. Дөрес, сездә һәр ел "Яңа татар пьесасы"на конкурс үткәрелеп килә. Әмма шәп пьеса язучыга кимендә 10 мең евро түләнергә тиеш".

 

Мәскәүдән карап бәя бирү җиңел, әлбәттә. Казан тәнкыйтьчесе Нияз Игламов әйтүенчә, милли компонентларны кысрыклаган бер заманда, татар театрларын саклап калу аеруча кыенлашты. "Биредәге тәнкыйтьчеләрнең һәммәсе дә заманча төрки театрлар нинди булырга тиеш дигән теманы алга сөрде. Туфан Миңнуллин язган әсәрләр бәлки яшь буынга бик үк кызык та түгелдер. Безнең яшь драматургларыбыз да бар. Әмма без аларның җитлеккәнен көтәбез", – диде ул.

 

Фәрит Бикчәнтәев фестиваль башланганчы, без бүгенге заман спектакленнән "Дивана"ны куярга исәп тотабыз дисә дә, тәнкыйтьчеләр пьесаны хәзерге көн әсәр калыбына туры килмәвен әйтеп узды. Спектакльдән соңгы кызу бәхәс шаукымыннан режиссер да, театр директоры да айнып җитмәгән иде булса кирәк.

 

– Бу сөйләшү һаман да тамакта төер булып тора әле, – диде Шамил Закиров. – Сезгә чын хакыйкатьне ачып бирүегез өчен рәхмәт. Безгә чыннан да үсәргә кирәк. Югыйсә артка таба тәгәри башлаганбыз.

 

Ничек кенә булмасын, ачы хакыйкатьне ишетүе күңелгә авыр икән шул. Бу сүзләрне әйткәндә Шамил Зиннуровичның күзләре яшьләнгән иде. Театрларның үсеше өчен бүген нәкъ менә фестивальнең тернәкләнеп китүе зарур. Югыйсә үз кабырчыгыбызга гына бикләнеп, бер-беребезне мактанышырга күнегеп беттек. Ниһаять, "алсу күзлек"не салыр вакыт җитте.

 

Газинур ХАФИЗОВ фотосы.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 113 | 09.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»