05.10.2015 Милләт
Түбән Новгородның рухи лидеры
Сентябрь ахырында Нижгар өлкәсе татарларының билгеле шәхесе, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гаяз хәзрәт чыгышы белән Спас районыннан, Ишавылда туып-үскән, урта белем алгач, Дзержинск шәһәренә киткән һәм анда төпләнеп калып, бүгенгәчә химиклар шәһәрендә гомер итә.
Дин өлкәсендә ул 1989 елда Дзер¬жинск мәчете имам-хатибының ярдәмчесе булып эшли башлый. 1993 елда шәһәрнең “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе итеп сайлана, ә 1994 елда шәһәр мөселманнарының рухи лидеры итеп билгеләнә.
Яшь, белемле имамның тырышып эшләвен югарыда да күрәләр, әлбәттә. Башта ул өлкә Диния нәзарәте рәисенең җәмгый элемтәләр буенча урынбасары, 2003 елда аның беренче урынба¬сары итеп билгеләнә. Ә инде 2008 елдан алып бүгенгәчә ул өлкә Диния нәзарәте рәисе. 2004-2009 елларда Түбән Новгород һәм Дзержинск татарларының милли-мәдәни оешмаларын җитәкләде, ә 2004 елда өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп тә билгеләнде һәм дистә елга якын бу вазифаны намус белән үтәде. Әлбәттә, ике зур оешманы бердән җитәкләү җиңел эш түгел, әмма Гаяз хәзрәт белемле, югары эрудицияле, оештыру сәләте зур булган җитәкче буларак бу җаваплы вази¬фаларны уңышлы гына башкарып килде. Ә бүген ул рухи оешма йөген генә тарта.
Аның чыгышын бер генә тапкыр ишеткәннәр беләләләр – ораторлык сәләте дә зур рухи лидерның. Ислам динен үстерү өлкәсендә куй¬ган күпьеллык олы хезмәте аның һәрвакыт югары бәяләнә килә, ул төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр иясе, ә инде рәхмәт хатларының иге-чиге юк.
Дзержинск шәһәрендә дини ком¬плекс төзү турында инициатива белән дә ул беренчеләрдән булып чыга. Кәгазь эшләренә күп еллар китсә дә, максатка ирешәләр, 2004 елда төзелә башлаган мәчетнең манарасы 2014 елның 7 июнендә күтәрелде, шул ук елның август аенда ул тантаналы ачылды. Тантанада мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин һәм өлкә губернаторы Валерий Шанцев та катнаштылар.
Гаяз хәзрәтнең өлкәдә динне, милли-мәдәни тормышны үстерүгә куйган хезмәте, һичшиксез, бик зур, газета-журналларда аның күп кенә хезмәтләре басылып килә. Әмма, бернигә карамый, ул гади кеше бу¬лып кала бирә, аның белән төрле темага әңгәмә корып була.
Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 05.10.2015