|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2015 Мәдәният
Күңел сафлыгына дан җырлаучы фестивальКазанда «Человек и вера» («Кеше һәм дин») II Бөтенроссия телерадиотапшырулар һәм телевизион фильмнар фестивале оештырыла. 7-9 октябрь көннәрендә узачак проектта Россия киңлекләрендә эшләп килүче радио- һәм телекомпанияләр катнашачак. Анда дин һәм төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләргә дан җырлаучы хезмәтләрне барланачак. “Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе (БДТРК) барлыгы егермеләп фестиваль оештыра. «Кеше һәм дин» дигәне шулар арасында иң яше. Фестиваль күчмә, беренче тапкыр узган ел Төмән өлкәсенең Тубыл каласында узган иде. Идея авторы – БДТРК генераль директоры урынбасары, төбәк департаментының җитәкчесе Рифат Сабитов. Монда дин турында бәян иткән теле-радиотапшырулар көч сынаша», - дип сөйләде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов. Фестиваль конкурсына Россиянең 60лап төбәгеннән җәмгысе 200ләп хезмәт алынган. Мәртәбәле жюри шулар арасыннан иң профессиональ һәм иң үтемлеләрен сайлап алырга җыена. Жюри төркемен БДТРКның төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов җитәкли. Шулай ук жюридә Татарстанның дин лидерлары, Татарстан журналистлар берлегеннән дә вәкилләр эшлиячәк. Җиңүчеләрне 12 номинация буенча билгеләргә җыеналар. Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, иң популяр номинацияләр арасында «Телевизион фильм», «Телевизион программа», «Радиотапшыру», «Репортаж», «Информацион сюжет» һәм башкаларны атарга мөмкин. Фестивальне нәкъ менә Казанда оештыру очраклы хәл түгел. Казан Россиянең күпмилләтле һәм күп динле калаларның берсе санала. Төрле конфессия вәкилләре тыныч, үзара тату яшәве белән башкаларга үрнәк булып тора. Россиякүләм чара вакытында башкалабызга төрле регионнардан йөздән артык вәкил килер дип көтелә. Алар Калуга, Тула, Рязань, Сахалин, Красноярск, Төмән, Калининград өлкәләреннән, Хабаровск крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан, Мари Иле, Бурятия, Хакасия, Тыва, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар, Кырым республикаларыннан булачак. Төмән, Ижау калаларыннан хәтта татар телендә эшләнгән тапшырулар да килгән. Кеше күңеленең сафлыгы, намус төшенчәсен калку чагылдырган проектта безнең республикадан да хезмәтләр алынган. Бәйгедә Буа, Әлмәт, Казан журналистлары да үз көчләрен сынарга ниятләгән. Фирдүс әфәнде белдергәнчә, кунаклар өчен Болгар, Зөя кебек тарихи-мәдәни урыннарга, Казаныбызның истәлекле җирләренә экскурсияләр дә оештырылачак. Җиңүчеләргә приз һәм дипломнар тапшырылачак. «Кеше һәм дин» фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|