поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.09.2015 Язмыш

Күрешмәгәнгә ничә ел...

Бүгенге авылның йөрәге кибет бугай ул. Бөтенесе белән шунда очрашасың, бөтен яңалыкны шунда ишетәсең. Хәер, бәлки авылда яшәмәгән кеше өчен генә шулай тоеладыр. Әле дә кибеттән чыгып ике-өч адым атлавым була, бер машина килеп туктый һәм таныш тавыш ишетелә:

 – О-о-о, бырат, хәлләр ничек?!.

Мин борылам һәм аны күрүгә колачымны җәям:

– О-о, син... күрешмәгәнгә ничә ел!

Мин авылга ким дигәндә аена бер тапкыр кайтып киләм. Ул авылда яши. Менә дигән йорт салып куйган, алма кебек хатыны, берсеннән-берсе матур балалары бар. Бу минем бала чактан бирле дус булып йөргән кешем, сыйныфташым. Ә күрешкән юк икән. Бары тик таныш-белешләр аша бер-беребезгә сәлам әйтешеп кенә торабыз. Һәм шулай озак күрешмәүнең сәбәбе...

Бу сәбәпне ул минем авылда тормавымда күрә. Бераз хаклыдыр да: санау­лы вакытка гына кайтасың, билгеләнгән эшләреңне эшлисең. Ә кичләрен кем беләндер очрашып торырга, кунакка йөрергә хәлең дә, дәртең дә калмый. Һәм китеп тә барасың. Минемчә, сирәк күрешүебезнең сәбәбе – аның авылда тормавы. Ул Себердә эшли. Кайтып бераз ял итә дә тагын берәр кыска вакытлы эшкә чыгып китә. Кайвакыт күрше авылга түбә ябарга, кайвакыт мунча салырга. Оста куллы, тынгысыз егеткә эш табылып кына тора.
Ул арада дусның хатыны килеп чыга. Исәнләшәбез.

– Карале, ничә ел күрешкән юк икән бит, – дим, шулай шаулашуыбызны акларга теләбрәк.

– Синең түгел, үземнең дә күргән юк әле, – дип елмая хатыны, – үтте инде гомер шулай.

– Дөньяны алып барырга кирәк бит, – дип аклана дус, – өйдә генә булсаң, рәхәт тә бит...
Когалымда эшли икән. Вахтовик. Ай ярым тегендә, ай ярым монда. Хезмәт хакы аена кырык мең тирәсе чыга. Бер карасаң, әлләни дә кебек түгел. Икенче карасаң, фермада эшләүченең еллык хезмәт хакы.

– Бәләкәе генә укып чыксын да туктыйм инде, – ди дус, – Ялыктым.

Мин аңа ышанам. Олыгая-олыгая, бик читтә йөрисе килми башлый. Үз табыныңда ашап, үз караватыңа барып егылудан да рәхәте юк сыман тоела.

Аның белән очрашканчы уйлаганым юк иде, әллә ничә ел буена күрешмәгән башка авылдашлар да күп икән, ләбаса. Һәм алар, кайдадыр читкә чыгып киткән кешеләр түгел, барысы да авылда яши, гаиләләре шушында. Барысы да уңган, булдыклы егетләр. Корган дөньяларына керсәң – урап чыккысыз, барлык уңайлыклары белән төзелгән. Ә үзләрен күргән юк. Алар йә Себердә, йә башка җирдә акча эшли. Әлбәттә, эш урыннары, заманына ярашлы хезмәт хакы булса, аларның берсе дә читтә йөрмәс иде...

Кайтып инәйгә сөйләгәч, ул:
– Сугыш вакытындагы кебек, улым, ирләр табу җиңел түгел, – дип кеткелдәп куйды һәм былтыр булган хәлне исенә төшерде, – каз өмәсенә дип хатыннарга әйтеп чыктым, күрше карты белән сөйләшеп куйдым. Ә аны кичтән «скорый» алып киткән. Иртән хатыннар җыелды, ә каз суярга кеше юк. И эзлибез, и эзлибез. Таба алмадык. Кем эшкә киткән, кем кайда. Санаулы бит инде алар. Шуннан күрше хатыны фермага китте, үзе аның урынына эшкә калып, ирен төшереп җибәргән. Көлешкән булдык инде соңыннан...

Ирле килеш тол сыман яшәгән хатыннарга да җиңел түгелдер. Әмма алар эшенә дә чыга, балаларын да тәрбияли, мал-туа­рын да карый, коймалары купса, аны да кадаклап куя. Җәен печәнен хәстәрли, язлы-көзле бакчаларын карый. Барсына да өлгереп, сабыр гына гомер итәләр. Азып-тузып йөрмиләр, кеше теленә кермиләр. Югыйсә, ир куенында назланып кына яшәрлек яшьтә бит әле алар. Бары тик кайчагында гына:

– Ирне үземнең дә күргән юк әле. Үтте инде гомер шулай, – дип моңсу елмаеп куялар.


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»