|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2015 Әдәбият
Нибары 60 ел яшәп калган уникаль татар авылы турында китап чыкты (ФОТО)Тубылгы авылы инде җир йөзендә юк, ул күптән шул авылда туып үскән, хәзер дөнья буйлап сибелгән кешеләрнең документларында гына һәм иң мөһиме… аларның хатирәләрендә яши. Әлеге югалган авыл турында шулкадәр затлы, саллы, матур китап басылып чыгуы, бер уйлап карасаң, гайре табигый хәл булып тоелырга да мөмкин. Гадәттә китаплар да, шигырьләр дә, җырлар да әле сагындырып, чакырып яшәп яткан авылларны яктырта. Ә инде таралган авыл турында да китап барлыкка килүе татар авылының торак пункт кына түгел, татар кешесе өчен иман, ана, җир-ана, туган тел кебек үк кадерле төшенчә булуын искәртә. Димәк, Тубылгы да авылдашларның канына сеңгән изге төшенчә, яшәү урынын алыштырганнан гына, ул кадерле булудан туктамый…
Кулыгыздагы ошбу уникаль басманың төзүче-авторы – Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА – танылган журналист, берничә китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе. Рәзинә Әхтәм кызы – Тубылгыныкы түгел, ул шушы ук районның икенче бер авылында – Татар Баганалысында туып үсеп, Казан Дәүләт университетын тәмамлап, язмышын балалар матбугаты “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) һәм… Казанда яшәгән килеш тә туган ягы – Чистае белән тыгызлап үргән журналист. Аның иҗаты елдан-ел Чистайга якыная: “Чистаем / Родной Чистополь” энциклопедик басмасының икенче томы әле китап кибетләрендә бетеп тә өлгермәде – тагын Чистай китабының чираттагысы – бу юлы районның бер авылына багышланганы дөнья күрде.
“Тубылгым” – чыннан да уникаль басма. Уникальлегенең бер сәбәбе – ул шушы авыл кешеләренең тырышлыгы – аларның матди ярдәме белән әзерләнүдә. Тубылгы халкы шушы китап белән үз авылларына, борынгылар әйтмешли, “ташка баскан” һәйкәл куйдылар. Бу инде еллар тузаны каплый, вакыт җилләре ваклый алмый торган рухи һәйкәл.
Рәзинә Исмәгыйлева тубылгылыларның күңел түрендә сакланган иң кадерле хатирәләрен туплап, сайлап, вакыт тузаныннан чистартып, зәркән хезмәтедәй ялтыратып, рәссамнар, дизайнерлар ярдәмендә затлы басма рәвешенә китереп, халыкка кайтарып бирә алды. Аз гына тираж белән чыккан бу уникаль басма тиздән сирәк китаплар рәтендә булыр диеп, ихластан ышанабыз. Биредәге йөзәрләгән тарихи фото тарихчылар өчен бәяләп бетергесез байлык ләбаса. Әлеге китаптагы һәр язмыш – татар халкы тарихының бер сәхифәсе. Ә авылның барлыкка килүеннән алып, җир йөзеннән югалуына кадәрге алтмыш ел вакыт – татар халкы тарихының бер мизгеле генә булса да, Тубылгы – халкыбыз кичергән буталчык еллар мисалы.
Автор-төзүче дә, китапның геройлары да авылның барлыкка килүе һәм югалуы сәбәпләрен ачыкларга тырышсалар да, монда гаеплеләр эзләнми, вакыйгаларның үзгәрү мөмкинлеге дә каралмый. Тарихи борылышлар, тарихи чуалышлар арасында югалып калган әлеге авыл бары тик сагындыра һәм басманың һәр юлы аша шушы сагыш түгелә.
Китапның проект авторы-иганәчесе, тубылгылы Тәлгать Әнәс улы ӘХМӘТҖАНОВка да, төзүче-авторга да, әлеге китапның булмышы өчен тырышкан бик күпләргә ихластан рәхмәт.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА,
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының
матбугат үзәге җитәкчесе, журналисты
--- |
Иң күп укылган
|