|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2015 Әдәбият
Кем ул - шәхес?Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Сүз уңаеннан, бу китапны сатып алырга теләүчеләр 89274419318 телефоны аша шалтырата ала. 29 апрель. 2002 ел. Шәхес турында уйланып ята торгач, башка тагын мондыйрак фикерләр килде. Шәхес – үзе тәрбияләнеп үскән җәмгыятьнең барлык уңай һәм тискәре якларына объектив бәя бирерлек дәрәҗәдә аңлы; үз халкының, үз милләтенең үткәнен яхшы белгән һәм, киләчәкне фаразларга туры килгәндә, милләт агачының күп гасырлар буе тармакланмый, зураеп китүенә карап, аның ниндидер этапта көчәюен яки үсеше әкренәюен башкалардан бераз гына булса да алдарак күрә; халыкны масса белән бутамыйча, шушы масса арасында югары интеллектлы индивидуумнарның гына гомумпрогресска өлеш кертә алуына ышана; галимнәрне, шагыйрьләрне, совет чоры әдәбияты аңлатканча, гел халык өчен генә, төн йокыларын йокламыйча рәхмәткә эшләүче итеп түгел, ә шәхеснең үз мәнфәгатьләре халык мәнфәгатьләре белән туры килгәндә зур биеклекләр яулый алучы итеп таный. Иң нык ныгытылган крепость – кеше йөрәге. Ләкин ул крепостьны кылыч һәм туплар белән яулап алучы – олы шәхес, бөек полководец түгел. Крепостьны үзенең акылы, ялкынлы һәм ышандыргыч сүзе, иманының ныклыгы белән ала алса – бу инде шәхес.
--- |
Иң күп укылган
|