|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2015 Мәдәният
Гөлсирин Абдуллинага “браво” сүзе дөньяның әллә ничә телендә яңгырады (ФОТО)Эстрадабызның бәллүр сандугачы Гөлсирин Абдуллина җәй айларын ничек уздыруы турында безнең белән уртаклашып китте.Продюсер Рифат Фаттахов белән эшли башлаганнан бирле аның җәйләре вакыйгаларга баеп китүен дә ассызыклап үтте җырчы кызыбыз. Җәйнең башларында Гөлсирин Казахстанда узган “Астана-Аркау 2015” төрки халыклар фестивалендә Татарстанның данын яклап кайтты. Ә инде “Питрау” бәйрәмендә чыгыш ясаганнан соң Гөлсирин ике атна туган авылында ял иткән.Шул арада ул әти-әнисенә печән әзерләргә булышкан.Хәтта көтүгә дә төшәргә өлгергән. Ләкин җырлар турында бер минутка да онытмаган: “Кырда ук яңа җырлар өйрәнеп йөрдем,”- ди Мамадыш кызы. Яллардан соң аны янәдән профессиональ сәхнә көтә-Фирдүс Тямаев концертында чыгышлар, башкалабыз Сабантуе, чит ил публикасы белән очрашулар... Сүз уңаеннан әйтеп үтик, FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар Гөлсиринне аеруча җылы кабул иттеләр. Акапель рәвештә “Таң атканда” җыры бер сүз татарча белмәгән тамашачыны хәйран калдыра. Мамадыш кызчыгына юлланган “Браво” сүзе бу вакытта дөняның әллә ничә телендә яңгырый. Бүген исә Гөлсирин яңа сезонга әзерләнә.Аның иҗатын яратучыларны берничә яңа җыр көтә.Берсенең премьерасы инде бу шимбә “Вконтакте” челтәрендә Гөлсириннең официаль төркемендә (vk.com/publicgulsirin) булачак! Фото №1 Фото №2 Фото №3 Фото №4
--- |
Иң күп укылган
|