поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2015 Җәмгыять

Гөмбә файдалы булса, аны бүре ашар иде...

Ел саен бер үк тырмага басабыз. Гөмбә сезоны башлану белән, аннан агуланучылар саны да арта. Инде быел да республикада әнә шундый 29 очрак теркәлгән. Табибларга 8 баланы, 24 атналык көмәне булган йөкле ханымны да дәваларга туры килгән. Араларында гаиләләре белән хастаханәдә ятып чыгучылар бар. Шөкер, фаҗига белән тәмамланган очраклар юк.

 – Моңа кадәр гөмбәне гел ашадык, берни булмады, – ди Илнур. – Мамадыш юлындагы сатучылардан ике чиләк алган идек. Чаллыга кайткач, пешереп ашадык. Бер­никадәр вакыт узгач, бөтен гаилә­без белән авырый башладык. “Ашыгыч ярдәм” хас­таханәгә алып китте. Әле ярый вакытында барып өлгер­дек! Белгечләр халыкны юкка гына кисәтми икән.

Роспотребнадзор белгеч­лә­ре әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең кү­бесе гөмбәне үзе җыеп, үзе эш­кәрткән. Очраклы кешеләрдән сатып алучылар да юк түгел. Алар ашарга яраклы кәҗә, ал, төп, шампиньон, ак гөмбәдән агуланган. Бер кеше чебен гөмбәсеннән зыян күргән. Анысы яман шеш авыруыннан котылам дип төнәтмә эчкән булган. Кечкенә сабыйларны исә артык кызыксынучан булулары харап итә язган: алар юлда очраган гөмбәне кабып караган.

Ничә еллардан бирле бер үк сүзне сөйләсәк тә, халык барыбер ялгыша, дип чаң суга идарә бел­гечләре. Бер көнне үзебезнең йорт янындагы агачлыктан да гөмбә җыючы кешегә юлыктым. Һәр­хәлдә, кеше шәһәр уртасында үзе­нә дип җыймый инде. Бел­гечләр дә теләсә кемнән, теләсә кайсы урыннан гөмбә сатып алмас­ка киңәш итә. Бары авыл хуҗа­лыгы ризыклары сатыла торган, махсуслашкан базарлардан, тик­шерү узганнарын гына алырга кушалар. Базар-ки­бетләрдә теләсә нәрсә белән сату итү катлаулырак: андый урыннарга тикшереп кер­тәләр. Әмма гөм­бәчеләр күбе­сенчә урамда сәүдә итүне өстенрәк күрә.

Гөмбәне һәр җирдә саталар. Казанда гөмбәне килограммлап бирәләр. Чехов базарында 1 кг гөреҗдә 250 сум торса, каенныкы – 200. Эшкәртелгәне дә бар. Ма­ринадланган каен гөмбәсе 500 мл банкада – 150, ал гөмбә (свинушка) – 100 сум. Ә менә колхоз базарында гөреҗдәнең килосы – 200, әтәч гөмбәсе – 100-120 сум. Мамадыш юлында сату итүчеләр 5 литр­лы чиләктәге сары гөреҗ­дәне – 300, агын – 500, каен гөм­бәсен 250 сумга биреп җибәрә.

Гөмбәне файдалы ризык ди­ләр. Әмма куркыныч яклары да бар. Кем әйтмешли, ит кебек булса, бүреләр ачлыктан интегеп йөрмәс иде. Гөмбә һавадагы авыр металларны үзенә туплый. Шуңа күрә аны шәһәр паркларыннан, ишегалдыннан, автомобиль, тимер юл­лар янәшәсеннән җыярга кушмыйлар. Урманга барганнан соң да үзегезгә таныш булганнарын гына өзәргә кирәк. Артык зурлары да зыянлы булырга мөмкин. Бел­геч­ләр “эшләпәле дуслар”ны җый­ган көнне үк эшкәртергә, чистартканда, кортлаган, черегәннәрен ташларга куша. Һәр төре аерым савытка салынырга тиеш. “Агулы гөм­бәне белү өчен, пешергән вакытта суган салынырга кирәк, – ди Балтач районында яшәүче Мәй­мүнә апа Нурмиева. – Суган карала икән, димәк, арада агулы гөмбә дә бар”.

14 яше тулмаган кешегә бөтенләй гөмбә ашарга ярамый. Бу яшьтә баланың организмы аны эшкәртергә сәләтсез әле. Өлкән яшьтәгеләр өчен дә гөмбәнең зыяны шактый. Картлар бала өммә­теннән дип юкка гына әйтмиләр инде.

Нәрсә күпме тора?

Казандагы колхоз базарында 1 кг бәясе
Бәрәңге 20-35
Сарымсак 130-200
Кыяр 15-30
Помидор 40-60
Суган 30-35
Кәбестә 20
Баклажан 40
Кишер 40-45
Чөгендер 30-35
Слива 60-100
Алма 30-45
Кара җиләк 150
Нарат җиләге 180
Чия 130


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 115 | 08.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»