поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2015 Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова: Безгәме соң кеше сөйләргә?!

Күптән түгел яхшы таныш булмаган кешеләр белән бер табын артында утырырга туры килде. Алар бөтенесе дә бер-берсен күптәннән белгәнгәдер инде, әлбәттә, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөресрәге, кеше сөйләделәр дә сөйләделәр. Яманлап әйтәсем килми, бәлки кемне сөйләгәннәрен белсәм, мин дә берәр сүз кыстырган булыр идем.

Иң кызыгы шунда: ярты сәгатьләп ниндидер хатынны чәйнәгәннән соң, берсе әйтеп куйды:

– Юк, кызлар, яратмыйм мин аны. Әллә кем диярсең. Очрашкан саен кеше «чәйни» дә гайбәт сөйли. Бүтән эше юк. Әйтерсең үзенең тормышы ал гөл.

Кызык инде: кеше үзе нидер сөйләгәндә шулай булырга тиеш дип кабул итә, хәтта: «Ә нәрсә, бу минем шәхсән фикерем һәм минем аны әйтергә хакым бар», – дип тә өстәргә мөмкин. Ләкин үзе турында сөйләгәнне генә кабул итә алмый.

Соңгы вакытта үзем турында да әллә ниләр ишеткәнлектән, гайбәт һәм нахак сүз турында язарга булдым. Кешелек шулай яратылгандыр инде: башка кешенекен сөйләгәндә, үзенекен онытып тора. Белер-белмәс башка кешегә пычрак атканда, үзе уйлап чыгарганга үзе ышанып: «И Ходаем, әле минеке аның кадәр түгел», – дип шатлана. Ә шул вакытта кемнеңдер язмышы, киләчәге белән «уйнаганын» абайламый да. Аннан кайвакыт, мәсәлән:

«Менә безнең күрше әллә кем булып баеп, мактанып йөргән иде... Әнә, кызы бәбәй таба алмый, шул кирәк аларга», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Соң, ул баеган кешенең күршеләре алдында ни гаебе бар? Аларның өеннән акча урлап чыгып киткәнме? Ә кызының гаебе нидә?

Бәхетлеләрне, уңышлыларны, байларны яратмыйлар бездә. Кибет алдында төпчек җыеп, гомере буена беркайда эшләмәгән исерек зур чит ил машинасы белән килеп туктаган кешене сүгә. Димәк, ул урлаган, кеше өстеннән йөргән, шуңа күрә генә баеган кабахәт. Сүгә‑сүгә дә шул машинадагы абзыйдан «бер ярты»лык акча сорап бара. Тегесе «яртылык» түгел, ә «чәкүшкәлек» кенә бирсә, рәхмәт әйтәсе урынга, аны кабат сүгә. Аннан көне буе шул бай турында яманлап сөйләп йөри.

Ярар, җәмәгать, сөйләгәннәр сөйләсен. Үзләренең тормышлары ал да гөлдер. Миңа үземнеке дә җиткән, кеше сөйләргәме инде?! Телевизор карыйм әле... Алла Пугачева турында документаль фильм. Әстәгъфирулла... Аңардагы ир... Кәнишне... Шуның кадәр акчаң булса? Операция өстенә операция ясатып, битен тарттырып


Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»