поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.07.2015 Җәмгыять

Казан транспорты кем тавышы белән сөйли?

Аларның тавышын Казан халкы һәм кунаклары көн дә ишетә. Бүген без шәһәр транспортында тукталышларны игълан итүче тавыш ияләре белән сезне дә таныштырабыз. Тукталышларны иң беренчеләрдән булып «Татарстан» радиосында эшләгән Николай Игнашов белән Фәйрүзә Мәсхүт игълан итә башлый.

Аларның тавышы белән 2, 6, 11, 12 нче трамвай маршрутлары «сөйләшә». Ә соңрак аларны автобус тукталышларын игълан итәргә чакыралар.

Николай Игнашов, профессиональ диктор:

– Автобус тукталышлары игълан итүне ниндидер зур дәрәҗә дип санамыйм, шулай да бу үзенә күрә бер тарих. Башта тавыш яздыру оешмасында исемнәрне игълан иттек. Ләкин язмаларның сыйфаты безне канәгатьләндермәде, шуңа да бөтен эшне үз өемдәге тавыш яздыру студиясендә башкардык. Монтажны да үзебез ясадык. Тавышны исә заказ бирүчеләр үзләре көйләде. Мин хәзер дә радиода диктор, «Азан» радиосында хәбәрләр сөйлим. 2018 елда була торган Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән фильмны тавышландырам.

Универсиада алдыннан автобус тукталышларын яңадан яздыру сәбәпле, хәзер Фәйрүзә Мөслимова белән Николай Игнашовның тавышы яңгырамый. Фәйрүзә ханым тавышы исә метро тукталышларын игълан итә.



Фәйрүзә Мәсхүт, Татарстанның атказанган артисты


– Әле дә хәтерлим, безне дүртенче трамвай депосының юбилее уңаеннан тукталышлар игълан итәргә чакырганнар иде. Ул вакытта зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәм хөрмәтенә Асаф Вәлиев «Трамвайчы кыз» җырын да әзерләгән иде. Шул көннән инде күпме гомер үтте, ә безнең тавышлар һаман да Казан урамнарында яңгырый. Автобус тукталышлары яздырганда, тукталыш исемнәрен татар теленә үзем тәрҗемә иттем. Ул вакытта күп эш башкарылды, тел белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Соңыннан тавышым метрога «төште». Ул вакытта мин әле кызым янында Америкада идем. Мине эзләгәннәрен белгәч, ризалыгымны бирдем. Метродагы тавыш яздыру башкалардан бераз аерылды. Монда без мөмкинлекләре чикле булганнарга да уңайлы булсын дип тырыштык. Мәсәлән, сукыр кеше буталмасын өчен тукталышлар игълан иткәндә бер якта – ир-ат тавышы, икенче якта хатын-кыз тавышы яңгырый. Элек диктор һөнәрен бик олылыйлар иде. Миңа әбиләр, кызым, синең тавышыңны тыңлап үстек без, ди. Мин исә: «Алайса, миңа инде 100 яшь була», – дип елмаям.

Рафаэль Миргаязов, пиар-белгеч

Рафаэль Миргаязов автобус белән трамвайларда тукталышларны рус һәм инглиз телләрендә игълан итә. Аның тавышын рек­лама, фильмнарда да ишетеп була.

– Тавыш яздыру студиясендә эшләүче танышым, әйдә, эшләп карыйк, дип мөрәҗәгать итте. Башта кастинг узар өчен өч телдә 5– 6 тукталыш яздырттылар. Ике айдан шалтыратып, инглиз һәм урыс телләрендә тавышың бара дип әйттеләр. Инглиз телен алай ук яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Сөйләшү һәм аңлау дәрәҗәсендә инде. 2004-2006 елларда «Яңа гасыр» радиосында диктор булып эшләү тәҗрибәсе дә бар иде, шул ярдәм итте, күрәсең.

Алсу Каюмова,Татарстанның атказанган артисты

Татар телендә автобус тукталышларын игълан итә.

– Тавыш яздыру минем өчен гадәти күренеш, шуңа бу эш җиңел бирелде. Баштарак: «Автобуста синең тавыш яңгырый, ахрысы?» – дип сораучылар күп булды. Кемдер тавышымны танып: «Кайда ишеткән бар соң сине?» – дип сорап куя. Шәһәр транспортында тавышымны ишеткәч, кимчелекләремне эзли башлыйм, төзәтәсем килгәннәре дә бар. Кайвакыт тормыш иптәшем Рамил дә, бу сүзне дөрес әйтмәдең, дип кисәтү ясый. Тукталышлар исемен яздыру тыгыз вакытка туры килде, берөзлексез сигез сәгать эшләдек. Шуңа да җитешсезлекләр булгандыр инде. Тавыш яздырганда безнең шәһәрдә мин белмәгән шактый тукталыш исемнәре бар икәненә игътибар иттем. Әйтерсең мин башка шәһәр тукталышларын игълан итәм.

Нияз Латыйпов, КФУда инглиз теле укытучысы

Ниязның тавышын Казан 2010 елда ишетә. Ул автобус­ларда һәм метрода тукталышларны инглиз телендә игълан итә. Нияз университетта ук инде инглиз телендә төрле чаралар, конференцияләр, чемпионатлар алып барган.

– Тукталышлар игълан итәргә мине танышым чакырды. Ул вакытта җәй бик кызу иде, шуңа да тавыш яздыру процессы тынчу, эссе вакыт белән истә калган. Универсиада алдыннан Казанны искә төшерсәгез, ул вакытта элмә такталар да, автобус тукталышлары да өч телгә күчеп бара иде. Тукталышларны инглиз теленә укытучылар составы белән тәрҗемә иттек. Бу бик авыр процесс, чөнки телне генә түгел, тарихны да белү мөһим. Тавышымны танымыйлар. Дөресен генә әйткәндә, кешеләр тукталышларда яңгыраган тавышка игътибар да итмиләрдер.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»