|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2015 Матбугат
Илшат Сәетовның "әнине нинди басмага яздырырга?" дигән соравы зур бәхәс уяттыКайчандыр үзе дә журналист булып эшләгән Илшат Сәетовның "әнине нинди басмага яздырырга?" дигән соравы социаль челтәрдә зур бәхәс уятты. Татар журналистлары үзләре менә нәрсәләр укый булып чыкты. Язган фикерләрнең кайберләрен генә бирәбез. Рузилә Мөхәммәтова: Минекеләр "Акчарлак" белән "Безнең гәҗит"не укый. Бөтенесе бер чама инде аның. Интернеттан җыеп караштырган сәяси бит, ике күршенең яки туганнарның талашуы турында журналистның типа "хат эзеннән" язуы, администрация обижать иткән берәр әби яки бабай турында ике-өч битлек язма, "туры эфир" якобы, шалтыратучыларны бер журналист тыңлый, халык медицинасы, бер-ике рецепт, анекдот, и онытып калдырганмын, бер-ике артист белән әңгәмә. Бөтен газетлар шулай чыга. Так что күзеңне йом да, любоена төрт. Rimma Bikmuhametova: "Ирек мәйданы" круто!
Рузилә Мөхәммәтова: "Мәдәни җомга"да журналистлар материалны кул белән язып, наборщица компьютерда җыя ))) газета "Ручной работы" ))) язылыгыз конечно. Андый газета башка юк.
Рузилә Мөхәммәтова: "Сөембикә"гә яздыр, бизнесмен хатыннар турында, чит илләргә барып кайтучылар турында һәр хатын-кыз белергә тиеш.
Ramis Latipov: Мин күпчелек татар гәзитләренә язылам, "Вечерняя Казань". "Звезда Поволжья". Элек "Коммерсант", "Коммерсант Власть" иде, хәзер юк.
Ramis Latipov: "Сөембикә" соңгы елларда бик яхшырды дигән уңай фикерләрне еш ишеткән бар.
Ilshat Saetov: Әлегә "Ирек мәйданы" бн "Безнең гәҗит"кә яздырдым.
Liliya Sungatullina: Ә мин монда үземә файдалы инфа алдым - бер районда яки шәһәрдә яшәп, бүтән районның газетасын (районканы) яздырып була башлаган икән! Элек булмый иде шул. Димәк, туган җирләреннән читкә чыгып киткән халык хисабына районкаларның тиражлары артырга тиеш, яхшылап реклама ясый белсәләр.
Ильшат Гимадеев: Мин гәҗит укыган заманда "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан", "Ватаным" (толстушка) - более менее иделәр. "Татарстан яшьләре" (п.ч. Зөлфәт Хәким хикәяләрен бастыра иде), ну, анысы вапще әллә кайчан.
Айзиряк Гараева: Хәзер боларның иң отышлы якларын гына "Ирек мәйданы" сөзеп алды үзенә)
Elvira Garipova: "Шәһри Казан", "Ватаным" толстушка, "Идел" журналы.
Алсу Исмәгыйлева: "Сөембикә"гә яздыр. Кызыклы әйберләр басылгалый анда, тарихи хатирәләр, мәсәлән, хатын-кыз язмышлары.
Ратмир Ахияров: Кстати, «Сөембикә» соңгы вакытта на голову выше күтәрелделәр, миңа аларның эш подходлары ошый бик! И журнал, и сайт, и соцетьлар – барысын да комплексно бергә алып баралар, молодцы! И главное – качественно! )
Алсу Исмәгыйлева: Эх, элеккечә җылырак та булса икән ул "Сөембикә"! Акчалы кешеләр турында гына язып, акчалыларны гына мактап, гадилеген җуйган иде бит ул. кире элекке халәтенә кайтсын иде.
Ратмир Ахияров: Ну, элеккеге хәленә бер басма да кайталмас инде ул – бар яхшылык ул чор, ул буын белән безвозвратно утерян.. Кайсы гына басманы алма, барсы да шулай, әйтик хәзерге «Чаян» белән элеккеге «Чаян»ны чагыштырып булмый, небо и земля короче, шулай ук элеккеге «Ялкын» һәм бүгенгесе, барсы да инде, кайсысын гына алма – җылылык юк, бәлки бу миңа гына шулай тоеладыр...
Ә сез, матбугатрулылар, нинди газета-журналлар укыйсыз? Нинди үзгәрешләр бар татар матбугатында? Илшат Сәетовны әнисен нинди басмага яздырырга киңәш итәр идегез?
--- |
Иң күп укылган
|