• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 
Аренда автокрана 50 тонн
Форма подбора автокрана по требуемым грузовысотным параметрам
kran-ural.ru
сервисное обслуживание систем видеонаблюдения
xcom.ru

               

04.07.2015 Догалар

Ашаганнан соң укыла торган дога

Тәнебезнең  сәламәтлеген саклау өчен без көндәлек күпмедер күләмдә ашарга һәм эчәргә тиеш. Әмма моның да үз тәртибе, ризыкларыбызның яраганы-ярамаганы бар. Пәйгамбәребезнең с.г.в. бу хакта: “Әгәр тәннәрегезне харам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез җәһәннәм утына ягулык булыр” дигән  төгәл хәдисе бар. Ә нәрсә соң ул харам ризык? Әлеге сорау белән без Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр бәян итте:
 
- Аллаһы Изге китабында безгә әйтә: “Сезгә Аллаһ җирдәге бөтен нигъмәтләрне, тәмле ашларны хәләл итте, яратты, әмма берничә төркем ризыкны тыйды. Беренчесе, дуңгыз ите. Икенчесе, хәмер эчү. Өченчедән, үләксә ите яисә “Бисмилла” әйтелмичә суелган ит. Дүртенчедән, мөселманнарга кан эчү тыела. Башка ризыклар белән ләззәтләнегез, ләкин харамга кул сузмагыз!”.  
 
- Харам ризык белән туклану нәрсәгә алып килергә мөмкин? 
 
- Иң мөһиме бу гамәл Раббыбызга буйсынмау булып тора, димәк Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерә. Шул рәвешле адәм баласының догасы да кабул булмый. Бу хакта бер риваятьне искә төшерү урынлы булыр. Бер пәйгамбәр яңгыр булмаган вакытта бөтен кавем-кабиләсен кырга алып чыгып Аллаһы Тәгаләгә “Әй, Раббым, бирче яңгыр, бирче ризык!”, - дип ялварган. Аллаһ шул вакыт аларга “Сез кулларыгызны күтәрәсез, әмма сезнең кулларыгыз кан белән, гөнаһ белән тулы. Сезнең ашамлыкларыгыз-эчемлекләрегез харам. Ничек сез шул кулларыгыз-авызларыгыз белән миннән сорыйсыз”, -  дигән сүзен иңдергән.  
 
- Моннан аңлашыла ки, әгәр безнең кулларыбыз, тәннәребез гөнаһ, хәрам ризык белән тула икән, Ходай түбәнчелеккә төшерә һәм догабызны  кабул итми.
 
- Әйе. Харам ашауның тагын бер куркынычы бар. Пәйгамбәрез Мөхәммәд с.г.в. әйткәнчә “Бер харам ризык сезне бер хәләл ризыктан мәхрүм итә. Сезнең харам ризыгыгыз сезгә хәләл юллар белән килә торган ризыкны ерагайта.” Димәк, харам ризыктан никадәр ераклашсак, Ходайга шулкадәр якынаябыз дигән сүз бу.  
 
Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә әйтелгәнчә, харамнан тыелуда күрсәткән сабырлыкка 900 дәрәҗә савап булыр. Аллаһу Раббыбыз шушы сабырлыкны һәрбарчабызга да насыйп итсә иде. Ә хәзер әйдәгез доганы өйрәнүгә керешик. Бу хакта без тирән белем иясе Тәнзилә абыстай белән әңгәмә корабыз.
 
- Тәнзилә апа, әссәләмүгаләйкүм. Доганы өйрәнер алдыннан иң элек шәригать кушканча ашау-эчү әдәбен искә төшереп үтик әле.
 
- Вәгаләйкүмсәлам. Әйе, мөселман кешесе өстәл артына утыру белән, ашый-эчә башлаганчы ук “Бисмилла”ны әйтергә тиеш. Ягъни ризыкны уң кулына Аллаһы Тәгалә исеме белән ала һәм ашый башлый. 
 
- Ә, мәсәлән, берәр кешенең бик нык ашыйсы килеп ул бу сүзне әйтергә онытса, гөнаһ саналамы?
 
- Юк, бу гөнаһ түгел. Тик бу очракта кеше “Бисмилла”ны ашап бетергәч әйтә. “БИСМИЛЛӘХИ-ФИ-ӘВӘЛИҺИ-ВӘ АХЫЙРИҺИ”, - дип. Тәрҗемәсе “Бу ризыкны Аллаһы исеме белән ашый башладым һәм тәмамлыйм”, - дигәнне аңлата. 
 
- Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. ашау әдәбе турында берәр хәдисе калганмы? 
 
- Әйе. Бу хакта Расүлебез “Ашказаны бөтен авыруларның өедер, чама белеп ашау – дәваның башыдыр. Моны гадәт итегез. Ашыйсыгыз килсә, әз-әзләп, бүлеп-бүлеп, пакь, хәләл ризыкларны ашагыз һәм ризыкны суытып ашагыз, чөнки кайнар ризыкта бәрәкәт юк. Ашаганда ашказаныгызны күңелдән өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә ризык, икенчесендә эчемлек, өченчесендә һава булсын. Ашап бетергәч тешләрегезне чистартыгыз һәм кулларыгызны юыгыз”, - дип әйтеп калдырган. 
 
- Менә бит ничек кызык! Бүгенге көндә табиблар нәкъ шулай тукланырга киңәш итә.
 
- Әйе, бу Рәсулебезнең с.г.в. бөек акыл иясе икәнне тагын бер кат исбатлый.
 
- Сөбеханалла. Тәнзилә апа, татлы ризыклар белән туендырганы өчен без Ходайга рәхмәт әйтеп нинди доганы укырга тиешбез?
 
- Догасы шул: БИСМИЛЛӘХИР-РАХМАНИР-РАХИМ. ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ ЛӘЗИ ӘТГАМӘНӘ ВӘСӘКАНӘ ВӘҖӘГАЛӘНӘ МИНӘЛМҮСЛИМИН. Тәрҗемә иткәндә “Безне ашаткан-эчерткән, безне мөселманнардан иткән Аллаһка мактау булсын”, - дигәнне аңлата. Әлеге доганы укыганнан соң үзебезнең телдән “Раббым, бу ашаган ризыкларның шифа-сихәтен җаныбызга-тәнебезгә бир. Ашыбызның, эшебезнең, сүзебезнең бәрәкәтен, тәнебезнең хәрәкәтен, җаныбызның тынычлыгын бир. Хәләл, пакь ризыклар ашап Аллаһ кушканча яшәргә насыйп әйлә!”, - дип әйтсәк тә була.
 
- Аңлашылды, ә доганы кычкырып укырга кирәкме, ничек дөрес була?
 
- Доганы белмәүчеләр янында кычкырып укысаң да ярый, әмма белгәннәр эчтән укыса да дөрес.
 
- Яхшы. Тәнзилә апа, үземнең һәм укучыларыбыз исеменнән шундый тулы җавапларыгыз өчен Аллаһының рәхмәте яусын дип саубуллашам. 
 
Хөрмәтле дин кардәшләр, хәләл ризыклар белән, әдәпне саклап тукланыйк һәм һәрвакыт догада булыйк, чөнки дога – ул гыйбәдәтнең асылы. Һәммәгезгә дә сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом