поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.04.2008 Ир белән хатын

МИНЕ СӨЮ ЯШӘТТЕ

Йөрәк яралары беркайчан да төзәлми.
Алар гомер буе кан саудырып яши бирәләр.
(Дюма)
ФОТО остеял
Нинди тетрәндергеч сүзләр. Бигрәк тә синең кичерешләреңә туры килсә, аеруча авыр, ул яралар икеләтә тирән була. Бу аерата мәхәббәткә кагыла. Барлык язмыш яралары да төзәлә. Үлем, якыннарың үлемен, төрле бәхетсезлекләрне вакыт дәвалый. Дәвалап ук бетермәсә дә, азрак оныттыра. Ә чын мәхәббәт дигән хис ярасы гомерлек икән.

Мин моны үз язмышым аша кичердем. Мин инде олы яшьтә. Яшьлек мәхәббәтен кичергән чор да бик ерак, артта калды. Ул чор үтсә дә, мәхәббәт хисе дигән нәрсә бүгенгедәй үзен белдереп, яраларны яптырмыйча яши бирә.

Без аның белән язмыш дигән нәрсәнең кайберәүләргә бик рәхимсез, кырыс булуы аркасында аерылыштык. Ул офицер, ә мин гади бер авыл кызы. Чибәрлектән башка бернәрсәм дә юк. Безнең дуслык искиткеч тыйнак, кочаклашуыбыз да бик сирәк, үбешүләр турында сүз дә юк. Әмма бер-беребезгә бик ошыйбыз. Мин сизәм: ул озак тормый. Отпускыдан соң китеп бара. Хатлар гына кала. Хатларыбызның эчтәлеге дә бик тыйнак. “Мин сине яратам”, – дигән сүзләр юк. Ләкин хаттагы юллардан мин моның сөю хисен бик аңлыйм. Аларны алу әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Миңа әйтмәсә дә, ул якыннарына минем белән бергә булу теләген белдерә иде. Әмма тормышта язмыш дигән бик катлаулы нәрсә бар. Менә шул нәрсә безнең мәхәббәт хисен җиргә салып таптады. Төп гаеп миндә булды. Ул өйләнде. Мин дә озак еллар бу аерылуны кичерә алмыйча, бер очраган кешегә тормышка чыктым. Аның да, минем дә улларыбыз бар. Алар бик тәртипле, югары белемлеләр. Инде үз тормышлары белән яшиләр. Ә без икебез дә бәхетле була алмадык. Аралар ерак булса да, сәламнәр аша бер-беребезнең тормышын белеп яшәдек. Иң аянычы – тормыш иптәшен яратмый яшәү аны иртә фаҗигагә китерде. Аның үлеменә 34 ел. Ә мин аны 34 минут та истән чыгармый яшим. Тормышым бик катлаулы булды. Авырлыклар, җитешсезлекләр... Шулай да мин аларны җиңел кичердем, чөнки йөрәгемдә мәхәббәт яши.

Ни өчен ул бер дә истән чыкмаган, диярсез? Миндә бары бер җавап: ул чиста һәм саф булган. Моның болай булуы – минем үз-үземне бик тыйнак тотуымда. Очрашканда да, хатлар аша да мин аның үзем өчен никадәр кадерле икәнен белдермәдем. Хәтта аерылганнан соң да... Очрашырга тырышмадым, бик-бик күрәсем килеп, үзәгем өзелсә дә. Шуңадыр да ул инде күптән фани дөньядан китсә дә, мин аны өзелеп сагынам. Беренче һәм соңгы мәхәббәтемне... Мине үзе янына алуына ышанып яшим.

P.S. Мәхәббәт мине юкка чыгармады. Кыенлыклар аша югары белем алдым. Студентлык бәхете, матур яшьлек еллары – барысы да мәхәббәтем аркасында булды.

Очрашканда бер җөмлә дә русча белми идем. Ул аны бераз борчыды да бугай. Ә мин адәм баласы теләсә, барын да булдыра дип исбат итәргә тырыштым. Алай булмаса, 50нче елларда өчәр көн ач торып та, укуны ташламыйча дәвам итеп булыр идеме?

Болар барысы да мәхәббәт хакына эшләнде дип, ышандырып әйтә алам.

 


САНИЯ апагыз
Безнең гәҗит
№ --- | 16.04.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»