поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Сәламләшү догасы

Әссәләмүгаләйкүм, мөхтәрәм дин кардәшләрем!
 
Савапка ирешү өчен иң гади ысул булып мөселманнарның сәламләшүе тора икән.  Шул хакта белгәч, минем барлык кешеләргә сәлам бирәсем килде һәм бу хакта гыйлемемне арттыру максатыннан тирән белемгә ия булучы остазларыбызның берсе “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновка мөрәҗәгать иттем. Сәламләшү турында ул менә ниләр бәян итте: 
 
- Әссәләмү галәйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле исламдагы туганым. Мөселманнар бер-берсе белән шулай исәнләшә. Әйтергә кирәк, бу искиткеч күркәм гадәт, чөнки “Сәлам” сүзе Аллаһу Раббыбызның бөек исемнәренең берсе, шуңа да сөекле Расүлебез аны “Арагызда таратыгыз”, - дип әйтеп калдырган. 
 
- Илфар хәзрәт, димәк, аңлавымча, кешеләр “Сәлам!” дип исәнләшкәндә бер-берсен каршылап кына калмый, ә чын-чынлап Ходайны искә ала һәм аны үзара зикер итә дигән сүз.
 
- Әйе, нәкъ шулай. Шуңа да бу эш бик саваплы. Ислам динендә  сәлам бирү – ул сөннәт гамәл булса, сәламне кайтару – ваҗип гамәлләрдән, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан әмер ителгән. Димәк сәламне җавапсыз калдырсаң, гөнаһлы буласың. Сәламләшү турында Пәйгамбәребезнең Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тагын бер хәдисендә “Мөселман кардәшеңне очратканда беренче булып сәламләш!” диелгән. Ике кешенең беренче булып исәнләшүчесе һәм очрашкан вакытта кардәшенә ачыграк йөзлесе күбрәк савапка ирешә. Ә Пәйгамбәребез с.г.в. хәзрәтләре болай дип әйтеп калдырган: “Әй, Адәм балалары, Аллаһыга иман китермичә җәннәткә кермәячәксез, бер-берегезне Аллаһы ризалыгы өчен сөймичә янәдән иман әһелләреннән булмаячаксыз. Сезгә ничек бер-берегезне сөяргә тиеш икәнегезне хәбәр итикме? Арагызда сәлам таратыгыз! Кешенең сәлам бирүе аның иманының янәдән бер дәлиледер.”
 
- Хәзрәт, кемнәргә һәм ничек сәлам бирергә тиешле икәнен дә аңлатып китегезче. Аның да кагыйдәләре бардыр, мөгаен.
 
- Әйе, һичшиксез. Ислам әдәбе буенча кечкенә кеше олы кешегә, ялгыз кеше күп кешегә, утырып баручы  - җәяүлегә һәм укучы укытучысына сәлам бирергә тиеш. Хәзерге заманда исә без бу кагыйдәләрнең киресен күрәбез. Безнең көннәрдә яшьләр олыларны бөтенләй санга сукмый диярлек. Ә машинада йөрүчеләр исә сәлам бирү түгел, хәтта ки тротуардан кеше бәрдереп яисә пычрак чәчрәтеп китергә дә мөмкин. Менә шундый ямьсез вакыйгаларны күрүе бик күңелсез һәм кешелек дөньясын бер дә бизәми. Шуңа да сәламләшү әдәбен һәм кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән үк гаиләләрдә өйрәтсәләр иде. Әйтергә кирәк, мөселман кеше кардәшен очратканда гына түгел, ә аерылып киткәндә дә сәламләргә тиеш. Кыска гына “Сәлам!” дип елмайса да ярый. Ә кардәшенә дога рәвешендә “Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү!”, - дип дәшсә, бигрәк тә күркәм һәм саваплы булачак. Гарәп телендәге әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”, - дигәнне аңлата.
 
Сәламне кайтарганда исә мөселманнар “Вәгаләйкүм сәлам, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү” ди. Ягъни “Сиңа да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”, - дип җавап кайтара. Уйлап карасаң, бу сүзләрдә нинди тирән психология яшеренгән, сөбеханалла. Әйтик мөселманнар бер-берсе белән таныш булмаса да, беренче күрешкәндә үк менә шундый яхшы теләктән торган сүзләр һәм ягымлы мөнәсәбәт аша үзеннән-үзе кардәш-туганга әверелә. Ә инде әдәпсез кешеләр дорфалыклары аркасында берәр кешегә сәлам бирми икән, зур гөнаһ җыя. Пинкоины это внутренняя валюта онлайн-казино Пин Ап. Это вознаграждение, которое можно получить за определенные действия. Новым пользователям за заполнение профиля дают 50 очков. Дальнейшие действия, связанные с аккаунтом Pin Up , принесут еще столько же. Подтверждая почту или верифицируя аккаунт, игрок накапливает бонусы. Их можно обменять в личном кабинете в соответствующей вкладке. Курс отображается в профиле игрока казино Пин Ап Россия, зависит от ранга пользователя в программе лояльности. Обменивать пинкоины можно на разную валюту. 
 
-  Әгәр бер мөселман ир бер җәмәгатькә сәлам биреп, алар да моңар сәламен кайтарса, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең исемен бу кешеләрнең күңеленә төшергән өчен бу кешенең савабы артык булыр. Ә сәламе халык тарафыннан кайтарылмаган кеше бер дә борчылмасын, аның сәламен бу кешеләрдән өстен булган фәрештә кайтарып шул изге кешенең күңелен тынычландырачак, - дип өстәп куйды Илфар хәзрәт әңгәмәбез азагында. 
 
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, арабызда Аллаһу Раббыбызның исемен, сәламне һәм итәгатьлелекне таратыйк. Аеруча шушы изге айда, чөнки тәрәвих намазлары, ифтар мәҗлесләренә йөрү сәбәпле очрашулар ешая һәм бер сәлам өчен булган савап 70 мәртәбәгә артык исәпләнә. Саубуллашканчы сезнең игътибарыгызны тагын бер хәдискә юнәлтәсе килә: “Ике мөселман очрашкан вакытларында кул бирешсәләр, бер-берсеннән аерылганчы ук Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкар”. Изге Рамазан ае мөбәрак булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»