30.06.2015 Җәмгыять
"Татарстан яшьләре" 20 елдан соң Мөхәммәт Мәһдиев некрологын төзәтә
Моннан 20 ел элек (1995 нче ел) газетабызның 15 июнь санында беренче биттә түбәндәге некролог басылган иде. Ашыгыч кына язылса да, аның текстына тел-теш тидерерлек түгел сыман, ә менә фото... Бу фотода Лилия ханым һәм рәхимсез чирдән бик нык бетерешкән Мәһдиев сурәтләнгән иде.
Ник алай эшләдек инде, ник мәгърур кыяфәтле бөек язучыбызның матур сурәтен бирмәдек? Редакция папкасында алар бихисап иде бит югыйсә? Менә шул сорау инде егерме ел буе күңелне тырнап тора. Дөрес булмаган болай эшләү, алай кирәк булмаган. Бүген, ялгышыбызны төзәтеп, әлеге некрологны бүтән фото белән бирәбез. (Бу шул көндә кичергәннәрне күңелдә кабат яңарту да булыр).
Кеше китә, жыры кала...
Кичә иртән аяз көндә яшен суккандай хәбәр килеп иреште: Мөхәммәт абый Мәһдиев китеп барган!
Нәрсә дияргә, нинди сүзләр табарга? Зиһен чуалды, моны әле башка сыйдырып бетереп булмый, моңа әле сүз табып булмый.
Мөхәммәт абыйларга киттек. Вакыт 9 тулып 30 минут. Ирек мәйданындагы электрон табло 27 градус җылылык күрсәтә. Ә Мөхәммәт абый юк. Чехов базары яныннан узабыз: урам тулы машина, сәүдә кайный, ә шушы базардан берничә йорт кына арырак – Мөхәммәт абый ята. Ул хәзер юк. Ул яшәгән йорт каршында – язучылар, журналистлар, министрлар, галимнәр. Көтәләр. Сәгать 11. Менә язучының гәүдәсен кызыл путалы микроавтобуска төшереп салдылар. Халык арасында Мөхәммәт абыйның улы Искәндәрнең агарынган йөзе, хатыны Лилия ханымның хәсрәт тулы күзләре чалынып китте.
Автобус Арча якларына юл алды. Бәхил бул, Мөхәммәт абый, бу йортыңнан төп йортыңа рәнҗеп китмә!
Автобус, Горький паркы каршына чыгып, Арча ягына борылды.
Әй, урамда йөрүче Казан кешеләре, сез беләсезме бу автобуста кем? Юк, сез белмисез. Бу – татар авылының Бөек Улы Мөхәммәт Мәһдиев. Ул, Казан белән бәхилләшеп, үзен тудырган илгә – Гөберчәккә кайтып бара. Сез аны бүтән күрмәссез.
Мөхәммәт абый әҗәл белән җанының соңгы тамчысына кадәр көрәште. Сыгылып төшмәде, нык торды, батыр булды. Ләкин бу дөньяда әҗәлне җиңә алган кеше юк. Ул барыбер үз дигәненә ирешә...
Сез күргән әлеге фотода – Мөхәммәт абый белән Лилия ханым. Без аларны 25 апрельдә төшереп алган идек. Инде ул вакытта ук Мөхәммәт абыйның хәле шәптән түгел иде. Шуңа да карамастан, ул үзен егетләрчә тотты, гомеренең соңгы минутына кадәр ул егет булып калды.
Кичә Мөхәммәт абый туган авылына, мәңгелек йортына китеп барды. Аның туганнары өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә нинди олы кайгы. Нинди кешене югалттык. Бик күп үкенечләр калды. Бәхил бул, мөхтәрәм язучыбыз, халкың сине мәңге онытмас, чөнки син бу фани дөньядан китсәң дә, синең җырга тиң даһи әсәрләрең – мәңгелек.
Авыр туфрагың җиңел булсын!