поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.06.2015 Җәмгыять

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» романыннан

Узган җәй көнендә мин яшьлегемә кире кайттым: ике көн буе печән чаптым, аннан соң ул печәнне кабарттым, әйләндердем һәм, ике көн шулай җилләткәч, бәләкәй генә кибән куйдым. Бу болай гына, һич тә кирәктән түгел, шәһәрдә мин, әлбәттә инде, терлек-туар асрамыйм, әмма печән – авылдагы үзебезнең зур бакчадан.

Кирәккә чапкан кеше аны ярты көндә эш итеп чыга инде, күп булса егерме сутый җирдер, мин аны ике көн буе кадерләп кенә, чалгыны әледән-әле кайрап, ял иткәләп чаптым. Печән чабу безнең халыкта – татармы ул, русмы – беркайчан да физик эш кенә булып саналмаган, һәр халыкта, һәр заманда аның үз моңы, үз матурлыгы, үз поэтикасы булган. Чалгы тавышының үзендә нидер бар: әллә анда борынгы бабаларның язмышы, тарихы, авазлары, әллә гомер фанилыгын искәртү, әллә адәм баласының табигатьтән өстен булырга омтылышы... Һәрхәлдә, печән чабу – авыр хезмәт булуы белән бергә, шигъриятле эш, дәртле эш.

Рәхмәт төшсен безнең ата-бабаларга, алар мине чалгы сапларга, көйләргә, кайрарга өйрәтеп дөньядан киткәннәр. Хәзер, әнә, печән өсте җитәр алдыннан һәр елны өлкә, район матбугатында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатларының «Чалгыны ничек сапларга?», «Чалгыны ничек көйләргә?» дигән зур күләмле мәкаләләре чыгып тора. Безнең ата-бабалар барысы да авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булган икән. Аның хәтле кандидатны авыл ничек сыйдырган, аларга ничек эш табып бетергәннәр? Әнә бит институтларның һәркайсында да «штатное расписание» бар һәм анда нибары алты-җиде кандидатлык кына эш планлаштырыла. Мине исә безнең авыл «кандидатлары» болай өйрәттеләр. Чалгы сабына куелган тотка, чалгының сабын җиргә туры утырткач, синең кендегең турысында булсын. Шул тотканы куйгач (чалгы инде сапка утыртылган була), бер җеп аласың да, аның бер башын тотка төбенә басып, икенче башын чалгы төбенә (чалгы үкчәсенә) сузасың. Шул урынны бармагың белән кысып, әлеге нечкә бауны яки җепне чалгы борынына алып барасың. Чалгы очы җепнең әнә шул син тоткан урынына килеп туктаган булырга тиеш. Килеп җитмәсә – чалгың «артта», чапкан вакытта эч мускулларыңа тия, якынрак килеп, сабына таба оч бик эчкә керсә – чалгың «алда», чалгыны киң селтәп булмый, покос тар алына. Бу закон әле дә яши. Белмим, хәзерге чын кандидатлар анысын ук беләдерме, әгәр шуны белмәсәләр, ул вакытта безнең ата-бабалар бөтенләй профессорлар ук булган.

...Ерак яшьлектән бер хәл искә төште. Үз гомеремдә беренче тапкыр, турист булып, Төньяк Кавказга барган идем. Төньяк Осетиядә йөрдек. Сәяхәтләрдә гел шулай була: татарлардан – бер-үзем, авылдан чыкканнардан – берүзем. Кая гына барсам да, миңа гел Мәскәү, Ленинград, Киев кебек мәһабәт, чал шәһәр кешеләре белән йөрергә туры килде, бу юлы да шулай, без әле яшь – егерме өч, егерме биш яшьлек ирләр, егетләр, кызлар, ханымнар. Тау буенда йөрибез. Кавказга сокланабыз, мәһабәтлектән тын кысыла. Шул вакыт күрәм, тау битендә карамчыклар йөри, хәрәкәт итәләр. Экскурсоводыбыз әйтә, осетиннар печән чабалар, алар анда атналар буе яши, печән өстендә өйләренә кайтмыйлар, ди. Кызыксыну артты. Җитәкчебез безне авыр тау сукмагыннан акрын гына шунда таба алып менә башлады. Өйрәтте: аяк очына басасы түгел, бөтен табанга басарга, дамалар – алдан, егетләр-ирләр арттан менәсе, диде. Кемнеңдер тыны кысылды, кемдер бераз туктап торды, шулай да ярты сәгатьләр иза чиккәч, осетиннар янына килеп җиттек. Атларны туарганнар, тәртәләрен күтәртеп бәйләгәннәр дә шуннан чатыр корганнар, бер җирдә казан асканнар, ак киез эшләпә кигән мыеклы чибәр ирләр зур чалгы белән тау битендәге биек үләнне кыралар иде. Мин күз ташладым: томалып үскән үләне кендектән, ә чалгылары «тугызлы» иде. Бүгенге яшь укучы (әгәр ул минем бу әсәремне укыса) өчен аңлатып үтим, чалгылар авыл халкында шулай йөртелә: алтылы, җиделе, сигезле. Ягъни, алтмыш, җитмеш, сиксән сантиметрлы. Яшь егеткә беренче тапкыр печәнгә чыкканда алтылыны бирәләр. Хәле бераз сыекланган картлар да шул алтылы белән чаба. Таза егетләр – җиделе белән. Тәҗрибәле, таза, куәт иясе егетләр – сигезле белән. Ә боларда – тугызлы. Хәтерлим: безнең авылда тугызлы белән ике-өч кенә кеше эшли иде.

Ярымялангач матур гына тәнле ханымнарны, кызларны күргәч, Кавказ халкы нәрсә эшләргә гадәтләнсә, болар да шулай эшләде: чалгыларын куйдылар да уен-көлкегә керештеләр, яшьрәк осетиннар инде туристкаларның теге җиренә, бу җиренә үрелгәләп, ихахайлап, кавказча күп мәгънәле үткен сүзләр сибә башладылар. Интеллигент ирләребез бераз югалып калды. Смоленск шәһәреннән килгән ярыминтеллигент шунда осетин агайдан чалгысын сорап алды. Тегесе, бөтен мыегына елмаеп, чалгыны моңа бирде; сизеп торды, Смоленск интеллигенты чалгыны дөрес тотып алмады. Әмма Кавказ! Аларның кемгә караңгы чырай биргәне бар? Кыскасы, күпме кеше чалгы тотып селтәнеп карады, кайбер егетләр, «ех!» дип, гайрәт тавышы белән җилпенеп тә карадылар. Әмма тугызлы чалгы дык итеп балчыкка төртелә, метрлы печән имгәнеп кенә кала иде. Шунда мин бер егетлек күрсәтеп алдым: авыллыкның шәһәр тормышында файдасы тия торган бик аз очраклардан берсе булды инде ул. Осетин абзыйдан мәһабәт, саллы чалгысын сорап алдым да, очын җиргә төртеп, Ярабби, чыңгылдатып янап җибәрдем, ышануымча, тау кыяларындагы бөркетләр, әгәр алар булса, һичшиксез, бу аваздан шөбһәгә төшкәннәрдер... Шуннан, нәкъ Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары»ндагы Хафиз-егет кебек киң селтәнеп, покос ясап кереп киттем. Мондый биек үләнне үз гомеремдә күргәнем юк иде. Чалгы узган җирдә оста парикмахерның электр машинасы мәктәп малаеның башыннан узган сыман тигез, соклангыч юл салынып бара иде. Осетиннар үзара нидер сөйләштеләр, «оһо», «һаһа», «гуцу», «муцу» кебек авазлар чыгардылар. Мин исә боларны менә болай гына, бары тик болай гына кабул иттем:

– Менә бу – егет дисәң дә егет! Вәт менә бу егет – эшнең рәтен белә!

Шулай дигәннәрдер инде алар, бер дә шиксез, шулайдыр. Тик менә... тугызлы чалгы белән авыр покос салып барыр өчен шактый күнекмә кирәк бит! Өч-дүрт метр узуга, минем инде тын буылган, күкрәк сөяге ияккә менеп-төшеп йөри башлаган иде. Осетин агай да, шуны сизепме, чалгысын алырга дигән хәрәкәт ясады, мин шәһәр туристкалары алдында йөземә «менә чалгысын ала бит, әле эшләп күрсәтергә исәп бар иде» дигән сыман чырай чыгарып, саллы чалгыны кайтарып бирдем. Тын кысылган иде, шулай да эчемнән зур канәгатьлек кичердем: бабайлар һөнәрен белү беркайчан да кешегә комачау итми.

Рәсемдә: Мөхәммәт Мәһдиев зур бакчаларында печән чаба.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»