поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.06.2015 Мәгариф

КФУга укырга керүчеләр өчен бюджет урыннары тәгаенләнде

Казан федераль университетында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга керергә теләгән абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлады.

Документларны кабул итү исә түбәндәге көннәрдә төгәлләнә: иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлеш буенча өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 6 июльдә; КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 10 июльдә; БДИ нәтиҗәләре буенча, шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә магистратура программасы буенча укырга керүчеләр өчен – 24 июльдә. 30 июльдә вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.

Быел КФУга кабул итү 2 этапта тормышка ашырыла. Аның 1нчесендә һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының 80 проценты ябылырга тиеш. 2нчесендә – калган 20 проценты.

Конкурс исемлегенә эләккән абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 3 август көнне сәгать кичке 6да төгәлләнә. 4 августта 1нче дулкында кабул ителү турында боерык чыга. Шуннан соң калган 20 процент бюджет урынга кабул итү башлана. Конкурс исемлегендәге абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 6 августта кичке 6да тәмамлана. Кабул ителү турында боерык 7 августта чыга.

Тагын 1 яңалык: мәктәпне алдагы елларда, шул исәптән 2009 елга кадәр тәмамлаучылар, БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керә.

2015-2016 уку елында КФУда 5265 бюджет урыны каралган. Шуның 4436сы – көндезге, 829ы – читтән торып уку бүлегенә. Шул исәптән 1459 бушлай урын магистрантларга бирелә.

Шунысына да игътибар юнәлтү зарур: КФУга керергә 3 кенә гариза бирергә була. КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга институтларына кабул итү аерым башкарыла.

Сүз уңаеннан, документларны, алдагы еллардагы кебек үк, “Буду студентом” социаль-белем бирү челтәре аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Әлеге язма КФУның рәсми сайтындагы материалларга таянып әзерләнде.

Искәртеп үтик: быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган.



Татар-информ
№ | 25.06.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»