• 19.01 "Калеб. Яңа дулкын". Финал. Камал театры. Кече сәхнә. 18.30.
  • 21.01 Наил Табанаков. Уникс. 18.00.
  • 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
  • 22 Гыйнвар Инсаф Хәмитов
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Приволжском районе,все необходимое для проживания имеется ,6-этаж.Собственник тел.89376250725.
  • Яшь тай (2 яшь) ите (елкы) 280 сумнан кирәк кешеләр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз тел. 5-30-41, 8-927-414-49-22, 8-927-414-47-22 КФХ Нурлыев Ф.Ф. Актаныш районы
  • Азнакай шәһәрендә шәхси йорт сатыла. 3 йокы бүлмәсе, зал, зур кухня, туалет һәм ванна. 102 кв.м. 8 сутый җир. Мунча гараж. 9172709657
  • Өй эчләрен вагонка белән эшлибез. Арча, Саба якларында. 89178896269
  • Яңа ел бүләге итеп, песи бирәм. Кара төстә. Бик ягымлы, назлы. Туалетка өйрәтелгән. Бик акыллы. Стерилизацияләнгән. Ике ярым яшьтә. Казан.тел.: 8 917 261 56 95.
  • Пятигорск фабрикасында тегелгән кара төстәге 56-58 размерлы өр яңа шуба сатыла (Стриженная нутрия). Үз бәясе 35 мең. Размеры зур булу сәбәпле 25 меңгә бирергә дә ризамын. Казан, Чистопольская 64, 89375251717
  • 3-5 бозаулаган савым сыеры кирәк Актаныш Мөслим районнары тирәсеннән.8 9 1 7 2 3 8 4 7 9 3
  • 8 февральдән бер бүлмәле фатирда яшәр өчен өченче кызны эзлибез. Фатир Казанның Яңа Савин районындагы Меридианная урамында урнашкан. Яшәр өчен бөтен шартлар да бар. Телефон: 89600509620
  • Сабаның үзәк урамында 300 меңгә җир сатыла. 89172623633
  • Тамбурлы чигүгә өйрәтүче кирәк иде. Казан. Фәридә 89172355894

 

 

 
 
Архив
 

22.06.2015 Бәйрәм

Сабантуй, Сабантуй - берләштерә торган туй!

Республика Сабан туен быел Можга шәһәре кабул итте. Шәһәрнең һәр алтынчы кешесе - татар. Борынгы бәйрәмебезне дә 90нчы еллар башында беренчеләрдән булып алар халыкка кайтарды.

«Сугыш вакытында да сабантуйлар булган монда. 50нче еллардан соң тукталып калган. Кешеләр кирәк бит аны оештырып йөрергә, тырыш, булдыра ала торган, матди чыгымнарын күтәрергә әзер торган кешеләр», - ди «Можга урман комбинаты» генераль директоры Илгизәр Хәсәнов. Ел саен уздыру мәшәкатьләрен татар иҗтимагый үзәге, милли-мәдәни автономия активистлары үз өстенә алса, матди яктан Можга фабрика - комбинатларын җитәкләүче милләттәшләребез ярдәм итә. Быел Республика Сабан туен уздырырга Удмуртия Республикасы милли сәясәт министрлыгы ярдәм иткән. Можгада Сабан туе яңартылганга 25 ел булган - димәк, юбилей.

Можга

Можга Сабан туе ат чабышлары белән данлыклы - шәхси хуҗалыкларда чаптарлар асраучылар шактый. Тамаша кылырга агылучыларның иге-чиге юк иде. Чабышларны ачып, Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Руслан Галиев катнашучыларга уңышлар теләде. Хәзер чабышка бары нәселле атлар чыга. Тумышы белән Киров өлкәсеннән булган Әхмәтнур Әсхәдуллин Можга атлары өчен җан атуы турында әйтә. Чаптарларны биредә бер айдан алда әзерли башлап, Әхмәтнур абый әйтүенчә, хәтта чи йомырка да эчертәләр икән. Баскан урыннарында биеп торучы гарәп аргамаклары, рус токымлы чаптарларны Удмуртиядән, Татарстаннан, Киров өлкәсеннән алып килгәннәр. Аларны 30 җайдак иярләде. Беренче урыннарны Татарстан атлары яулады. Алабугадан Алинә Фәттахова ике тәгәрмәчле арбада ир-ат көндәшләрен артта калдырды. «Ярышка барасын атлар сизәләр, борчылалар, беренче килсәләр, җайдаклар кебек үк шатланалар. Өйгә кайткач, рәхәтләнеп сыйларга телим бахбаемны», — диде кыз.

Сабан туен ачу быел аеруча тантаналы булды. Бәйрәм колоннасы башында хәрби автомобильдә Бөек Ватан сугышы ветераны - 100 яшен тутырып килүче милләттәшебез Вахит ага Хафизов утырды. Аннан соң Удмуртиянең 23 районныннан килгән 250 делегат саф-саф булып узды. Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин кыр эшләренең уңышлы тәмамлануына сөенеч белдереп, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, Республика Башлыгы Александр Соловьевның теләкләрен җиткерде. Можгада Сабантуйны уздыруда елның елында Менделеевск шәһәре ярдәм итә. Быел да берничә коллектив белән килгәннәр. Аларның күп метрлы милли ука бизәкле сөлгеләре генә дә халыкны таң калдырды. «Сөлгесез сабантуй булмый, аны кызлар атап чиккәннәр - борынгыдан килгән гадәт. Сөлге - аклык символы, халкыбызга күңел пакьлеге телибез,” - диде “Шаян” коллективы җитәкчесе Нәкыя Насыйфуллина.

Мәйдан кунагы -Таиланд студенты Вай - Удмуртиягә тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән. Башта фоторәсемгә төшереп торса, кызыксынып уртага да чыкты. Халык дәрт һәм киңәш биреп торды - чүлмәкне ватты чит ил егете! Татарлар турында ишеткәне булган, ә менә Юнесконың тарихи-мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән Сабантуй турында белмәгән икән. Чүлмәк вату көч сорамый, ә бил алышуга чыгарга Вай инде батырчылык итмәде. Монда тәҗрибә дә, татар көрәше кагыйдәләрен белү дә кирәк. Халыкча, элеккечә булсын диеп, келәм җәймәгәннәр — яшел чирәмдә бил алыштылар. 130 килолы үлчәүдә көч сынашучылар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы исемен яулаган, кечкендән мәйданнарда көрәшеп үскән Ижау егете Тахир Хужагалиев та бар иде. “Сабантуй — ул минем өчен алдагы ярышларга әзерлек этабы, рухи канәгатьлек тә алам. Быел инде өч тапкыр батыр калдым,”- дип тәэсирләре белән уртаклашты Таһир. Көндәше - Менделеевск шәһәре көрәшчесе аның өстенлеген таныды. Республика Сабан туе тәкәсе Таһир җилкәсендә мәйдан әйләнде.

Фәнзилә Салихова.

Сарапул

Тырышып эшләгән кебек ял да итә белә халкым! Сабантуйның рухын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Аның өчен үзеңә шунда булырга кирәк. Сарапул шәһәрендә Сабантуй мәйданы ямьле табигать кочагына урнашкан: бер якта Акшабариха елгасы акса, икенче ягында урман башлана. Ул грекларның борынгы амфитеатрын хәтерләтә. Тау башына менеп утырсаң, бөтен мәйдан уч төбендәге кебек күренә. Беркем андый матур урын белән мактана алмыйдыр, чөнки ул - бездә генә!

Дин әһелләребез дога укыганнан соң, татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, шәһәр башлыгы Александр Наумов бәйрәмне тантаналы төстә ачып җибәрделәр. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, талантлы яшьләребезне, спортчыларыбызны, “Ел кешесе” номинациясендә җиңүче милләттәшләребезне зурлап котладык. Ут күршеләребез - Татарстанның Әгерҗе районыннан, район хакимияте башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә 34 кешелек делегация концерт программасы белән килделәр. Сандык төбеннән алынган, тукыган кызыл башлы сөлге белән бию башкарылуы, бәйрәмгә дип, махсус биш килолы чәк-чәк пешерелүе, батырның муенына бәрән салынуы, милли киемнәр киеп, саф татар телендә дуслар, туганнар белән аралашу — болар барысы да гореф-гадәтләребезне саклап калуда зур өлеш кертәләр. Милли көрәштә шәһәребездән Кәримов Тимур батыр калды.

Бәйрәмне үткәрүгә ярдәм иткән күп санлы иганәчеләребез арасында шәһәр казнасына иң күп салым түләүче электр генераторлар заводы да бар. Ә заводның автотранспорт бүлеге җитәкчесе - милләттәшебез Илһам Фәррәхов - техника белән ярдәм итте.

Шәһәребездә көчле ир-егетләр җитәрлек икән. Алар соңыннан хәтта мәйданда “Нива” җиңел машинасын аркан белән иңнәрендә тартып, көч сынаштылар. Татарлар күп яшәгән Гудок микрорайонындагы кичке уенда “Тугызбуй” төркеме дәртле җырлары белән халыкның күңелен күтәрде. Анда, биемичә, бер урында басып тору мөмкин түгел иде. Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алып китте.

Асия Әхмәдиева.

Починка авылы

Починка авылының иң гүзәл җирендә, Лекма елгасы буенда, авыл халкының иң яраткан, көтеп алган бәйрәме - Сабантуй узды.

Сабантуйга бер-ике көн кала авыл гадәте буенча без, авыл яшьләре, Починка һәм Тегермән авылларыннан машина арбасына утырып, гармунга кушылып җырлап, авыл халкыннан бүләкләр җыйдык. Авылдашлар мул тормыш, яхшы җәйләр, хәерле яңгырлар, мул игеннәрнең уңуын теләп, ситсы, яулык, оекбашлар, йомырка бирделәр. Яшь килен төшкән йорт янына килеп җиткәч:

Киленегез өйдә микән,
Сөлгесе чиккән микән?
Өйдә исә, чыксын әле,
Сөлгесен бирсен әле, - дип җырладык.

Яшь килен колгага сөлгесен бәйләде. Чиккән сөлге, гадәттәгечә, көрәштә җиңеп чыгучыга бирелә. Авыл халкының бүләкләре: көянтә белән су ташучыларга, кыз-хатын йөгерешендә, малайлар көрәшендә һәм башка катнашучыларга бирелә.

Сабантуйда язгы чәчүдә җиңгән механизаторлар, машина йөртүчеләр, сыер савучылар бүләкләнде. Починка мәктәп укучылары,җыр- бию түгәрәгенә йөрүчеләр, Юкамен районының Шәфи, Засеково авылларыннан татар коллективлары концерт күрсәтте. Сабантуйга килгән бар халыкны тана ите белән пешерелгән ботка, дару үләннәреннән кайнаткан чәй белән сыйладылар.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар, “Нива” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Рамил Бузиковка һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Мәрьям Арсланова.

Пирогово авылы

Завьялово районы Пирогово авылында да Сабантуй гөрләп узды. Милли бәйрәм биредә 20нче тапкыр үткәрелде. “Башлап җибәргәндә 6 гына кеше идек. 350 сум акча җыйдык. Шулай да үзебезчә бик күңелле итеп оештырдык. Җыр-бию, көрәш, милли уеннар да булды. Хәзер инде яшьләр күп, шуңа сөенәм. Юлыбызны дәвам итүчеләр бар”, — дип, үз хатирәләре белән уртаклашты Гөлгенә Гәрәева. Бүгенге көндә Сабантуй тулысынча эшмәкәрләр хисабына үткәрелә. “Монда яшәүче, эшләүче милли җанлы эшкуарлар бик теләп ярдәм итәләр. Без аларга рәхмәтле”, - диде Пирогово авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Асия Сәләхова.

Бәйрәм җирле үзешчәннәрнең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Шулай ук көрәш, капчык белән сугышу кебек милли уеннарыбыз да үткәрелде. Милләттәшләребез өчен Сабантуй нәкъ авылдагыча, очрашу, күрешү бәйрәме дә булды.

Эльвира Хуҗина.

Алнаш районы

Алнаш районының Тат.Тоймабаш авылында 12 июньдә Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә күрше авыллардан, Ижау һәм Менделеевск шәһәреннән кунаклар килгән иде. Сабантуйны әзерләргә Алнаш район хакимияте дә, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре дә, авыл халкы да зур көч куйдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешен мулла Фаиз Әхмәтов ачып җибәрде. Алнаш районы һәм Татарстанның Менделеевск районы җитәкчеләре кунакларны сәламләделәр. Милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган көрәшне дә, ат чабышын да халык зур кызыксыну белән күзәтеп, җан атып торды. Тамашачылар Менделеевск шәһәреннән “Шаян” халык ансамблен, Ижау шәһәре җырчыларын, Алнаш районы мәдәният йорты вокаль ансамбле чыгышларын яратып кабул иттеләр.

Наталья Иванова.


Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV