19.06.2015 Дин
Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеге салынган савытны үптерү дөресме?
Берничә көн элек кенә булып узган Болгар җыенында Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин болгарлыларга, мәңге сакларга дип, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сакал бөртеген бүләк итте. Болгарлыларга тапшырганчы, сакал бөртеге салынган савытны җыенга килгән имамнарга да, олы, дәрәҗәле кунакларга да үптерде хәзрәт. Менә шушы хәл бик күпләрнең күңелендә ризасызлык тудырды.
Мондый гамәл белән башка диндәгеләргә охшый башлыйбыз лабаса. Гаҗәп тә түгел: Болгар җыенында ут күршеләребездән – Чуашстан мөселманнарыннан – 15-17 июнь көннәрендә Шыгырдандагы “Өч сәхабә” мәчетендә Махачкалада сакланучы Пәйгамбәребез һәм ислам ядкәрләре күргәзмәсе була, дигән чакыру алгач, күңелгә, Шыгырданда да шундый хәл кабатланмасмы икән, дигән шик керде. Шуңа күрә “Өч сәхабә” мәчетенә килүгә, ширек булмасмы бу изге ядкәрләрне карау, Ходай Тәгаләдән башка затка табынырга ярамый, дип әйтәбез бит, дип ЧР мөселманнары мөфтие Әлбир хәзрәт Кыргановка мөрәҗәгать иттек.
– Хак әйтәсез. Менә мөнбәребезнең өстендә бер аять язылган. Анда, дөреслектә мәчетләр Аллаһы Тәгаләнекедер, Аллаһыдан башка беркемгә дә дога кылмагыз, дога кылып, бүтән беркемнән дә ярдәм сорамагыз, дигән аять бар. Аллаһының төп әмере бу. Аңардан гына рәхмәт сорыйбыз. Шуңа күрә кешеләр бу изге әйберләрне күрергә нигә килә соң? Монысына шәригатьтә тәбәруг дигән хөкем бар. Гарәпчәдән, бәрәкәтле, изге әйберләрне күрү – Аллаһыга якынаю, Аның рәхмәтенә ирешү, әҗер-саваплар алу шикелле, дип тәрҗемә итәргә була аны. Моңа бер генә мисал китерим әле. Ибраһим әл-Муктадир дигән кеше хәлифә булган заманда, Рим императоры, сездә Гайсә галәйһиссәламнең йөзен сөрткән сөлге бар икән; анда аның төсе-исе калган; шуны безгә кайтарсагыз, сугышта әсир булган мөселманнарны азат итәм, дип хат яза. Кайтаргач, вәгъдәсендә тора император. Пәйгамбәрләрдә бәрәкәт бар дигәнне аңлата бу. Мөхәммәд пәйгамбәребез исә – Аллаһының бөтен пәйгамбәрләрдән өстен нигъмәтле, кадерле кешесе. Мөселманнарыбызның Аллаһы йортында, изге шәгъбән аенда, рамазан ае башланыр алдыннан бу мөбарәк нәрсәләрне күрүләре күңелләрне йомшарта, – дип җавап бирде ул безгә.
Шунысын да әйтеп китү кирәк: мәчеткә ядкәрләрне күрергә килгән мөселманнарыбызга биредә зиярәт кылу кагыйдәләрен тараталар. Анда, аерым алганда, чират саклап керергә, салаватлар укыганда башкаларга комачаулык тудырмаска кирәк; мәчет эчендә ядкәрләргә кул белән кагылырга, үбәргә, кычкырып еларга ярамый, дигән юллар бар. Шөкер, без биредә бернинди этеш-төртеш күрмәдек. Мәчетнең зур намаз бүлмәсендә, үзәктә унөч данә изге ядкәр кулган. Пәйгамбәребезнең чәч бөртеге, кызы хәзрәти Фатыймага бүләк иткән кул тегермәне, чәй-сөт эчкән касәсе, кабере өстендәге туфрагы салынган савыт янында озаграк тукталып торырга тырышалар. Чират бик зур булмаса да, ядкәрләр янында кеше агымы өзелеп тормый. Шунысы кызык: мәчет тәүлек буе ачык булганга һәм һавалар шактый эссе торганга, халык төнгә таба күбрәк килә икән. Ни гаҗәп, кайбер мөфтиләр, барып йөрмәгез, дип үгетләсә дә, Уфа якларыннан да шактый кеше килгән. Пенза, Пермь, Ульян, Самара, Нижгар, Казан, Саратов якларыннан килүчеләр аеруча күп.
– Ике көндә зиярәт кылучыларның саны ун мең кешедән артты. Беренче көнне Шыгырданда, икенче көнне Урмайда “Ураза якынлашканда күңелләргә бер дәва” дигән мөнәҗәт-нашидләр, вә- газь-нәсихәт кичәсе булды. Килгән барча кешене ашаттык, эчерттек. ”Күпмегә төште?”– дип сорамагыз. Аллаһ ризалыгы өчен дип булыштылар, – дип аңлатты безгә ЧР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Рафис Җәмдиханов.
– Пәйгамбәребезнең шәхесен милләттәшләребез арасында тагын да ныграк популярлаштырырга, динебез хакында тирәнрәк белемнәр бирергә кирәк, дигән максатта эшләнгән зур эш бу. Бу изге ядкәрләр янында намаз укыгач, Пәйгамбәребезне янәшәбездә утырган кебек тойдык. Бу гамәлне оештырганы өчен, күршем, дустым Әлбир хәзрәткә Аллаһ рәхмәте яусын, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов.
– Ядкәрләрне күргәч алган тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел. Пәйгамбәребезнең үзен күргәндәй булдык. Әлхәмделилла, авылыбызга шундый бәхет язган булган. Аның аркасында Раббым безгә бәрәкәтләр иңдерсен, иманыбызны ныгытсын иде. Без шулкадәр шат, – ди әнә Шыгырдан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Ишморатова.
– Әлеге ядкәрләрне Махачкаладан икенче генә алып чыгуыбыз. Киң катлау халык каравына болай иркенләп күрерлек итеп куймаган идек. Шөкер, кеше бик әдәпле, тыныч карый, – дип бәян итте ядкәрләрне озата килүче һәм аларга күз-колак булып торучыларның берсе Абдулла Ибраһимханов.
Күргәзмәнең икенче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үзендә саклана торган изге Кәгъбә ташының бер кыйпылчыгын халык каравына китереп куйды. Хезмәттәшлек итәргә теләүнең бер билгесе дип кабул итте моны дагстанлы кардәшләребез.