|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2009 Мәдәният
ҖЫР ХАКЫӘхлак тәгълиматында хак дигән кыска гына, әмма тирән мәгънәле төшенчә бар. Серле сүз ул хак. Һәм аның "хөкем" кыры да бик киң. Алла хакы, ана хакы, күрше хакы, бала хакы, ризык хакы... Бу хакларның һәркайсының аермасын белә торган акыл ияләре дә бар. Бер хакның да өлешенә керми торган, бер хакны да онытмый һәм кыерсытмый торган белекле һәм акыллы адәмнәр бар. Без үзебез дә һәр хакның тиярен чамаларга, ялгышмаска тырышып яшибез ләбаса. Менә шушы изге хаклар рәтенә мин тагын берсен – җыр хакын өстәп куяр идем. Җыр хакы турында уйлануларым буш урында гына тумады. Егерме еллар элек Татарстан башкаласы Казанда татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән җыр яратучыларны җыеп, "Татар җыры" фестивальләре уза торган иде. Хәзер Яңа ел тирәсендә "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә "Барс-Медиа" оештыра торган фестивальләр түгел әле бу. Шул чагында ук татар җырының милләтне туплау көченә, гасырларны кичкән җырларның халык күңелендәге изге урынына соклана, халык күңелендәген чагылдырган моң көзгесенең тутыкмавына хәйран кала торган идем. Соңгы дүрт-биш елда "Татар җыры" фестивальләренең заманчасы уңаеннан бәхәсләр күп булды. Ул бәхәсләрнең үзәгенә үк керергә дә туры килгәләде.
Бәхәсләрнең файдасы бар аның. Шулай бәхәсләшә торгач, концертлардан тозсыз конферансьеларны, мәгънәсез мәзәкләрне тәки кудык бит! Сәхнәгә хуҗа булу хакын даулаучы җырларны да җиз иләктән үткәрер көннәрне якынайтабыз кебек. 2009 елның 11 апрель кичендә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бишенчесе старт алган Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең безнең зәвыкны нечкәләүдә роле гаять зур. 2007 елда әлеге фестивальне Гран-при белән бүләкләп, Россия Президенты да татар җырын олылауга үзеннән зур өлеш кертте. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең игътибары даими булу да сөендерә. Хәзер инде фестиваль аны башлап җибәргән бер төркемнең генә мәшәкате булудан туктады. Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе дә, Бөтендөнья татар конгрессы да, Казан шәһәр хакимияте дә фестивальне ярдәменнән ташламый, уңышлы адымнарын кызыксынып һәм сөенеп күзәтә. Игътибар канатландыра. Фестивальнең җырлы-моңлы юллары хакында халкыбызга гел хәбәр итеп тордык.
Бу юлы фестивальнең табышлары хакында булыр сүзебез. Җыр эзләп юлга чыккан юлчының табышы – яңа җырчылар. Апрель кичендә узган концерт үзәгендә – фестиваль кысаларында үткән яшь башкаручылар конкурсының 2007 елгы Гран-при иясе Филүс Каһиров һәм аның дуслары иде. Дуслары да фестиваль табышлары – Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Айгөл Сагынбаева, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов. Юлның такыры да, җырны алга илтүне максат итеп куйганы да дуслар белән җиңел үтелә. Ә бу "юлчылар"ның максаты фидакарь – халкыбызга бүген үк киләчәктән урын барлап кую. Җыры җырлана торган халыкны бер генә мәмләкәт хакиме дә, бер генә тарих сәхифәсе дә исемлектән сызып ташлый, тарихтан куа алмый.
Безнең халык җыр ярата. Көне дә туры килде. Әле иркә җылы вәгъдә иткән апрель кояшы офыкта баерга өлгергәнче үк, бәйрәмчә киенгән, күңелләре яздагыча ашкынган кыз-кыркын, егет-җилән, ханым-әфәнделәр Зур концерт залы каршына җыелып, залга үтәргә ашыкмыйча, кич буе алачак рәхәтлекне тоюдан ләззәтләнеп, үзара ипле генә фикерләшеп торды. Телләрдә һаман бер сүз: "Өметле бу егет. Тәки тагын бер моң иясе килеп чыкты бит халыктан". Хәйдәр Бигичевтан соң моң кәрәзендә томаланып калган "тәрәзә" ачылгандай кабул итте халык Филүс Каһировны, аның җырын. Сүзләрнең шул егет хакында барганлыгын, шаять, аңлагансыздыр.
Җыелган халык моң кадерен, моң хакын белә торганнардан. Әнә бит җәмәгате Луиза ханымны култыклаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренүгә, аның каршысына, матур елмаеп, Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева атлады. Әнә бер читтәрәк, күзлек астыннан серле күзәтеп, Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров карап тора. Индус Таһиров, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин да шунда ук. Бер-берсен сәламләшәләр, котлашалар. Татар конгрессы корылтае барган көннәрдә генә бу бина каршында бүгенгедәй җанлану күргән идем. Гомумән, һавада – кышкы тоткынлыктан язгы иркенлеккә чыгу халәте.
Концерт залының биек ишекләрен киереп ачып, Иран Ислам Республикасының генераль консулы Реза Багбан Кондори әфәнде һәм аның гаиләсе залга, аннары мәртәбәле кунаклар ложасына узуга калган кунаклар да эчкә саркыды. Аларның барысын да бирегә галиҗәнап Җыр хакы китергән.
Ринат Халитов җитәкчелегендәге мәшһүр "Татарика" татар музыкасы уен кораллары оркестры кунаклар каршысына илаһи моңны түгә дә башлаган икән инде. Ул арада оркестр каршына шәһәр буйлап эленгән дистәләгән баннерлардан, афишалардан концертка дәшеп торган яшь егет Филүс Каһиров үзе чыгып басты. Тәүге җырны сайлый белгән. Киләчәк мактаулы заманына, олы хезмәттә узачак сәнгать юлына ул "Саумы, кояш!" (М. Мозаффаров көе, Р. Әхмәтҗанов сүзләре) җыры белән аяк атлады. Филүс Каһировның концертларына халыкны агылып килергә ашкындыра торган сәбәпләрнең беренчесе егетнең сагындырган моңы, кабатланмас тавыш тембры булса, икенчесе – репертуар сайлый белүе (Хәйдәр Бигичев репертуарыннан М. Шиһапов сүзләренә язылган "Җан ярсуы" дигән җырның соңгы нотасы биеклектә өзелүгә мәрхүм җырчыны сагынган халык дәррәү торып басканын сизми дә калды). Бу хакта инде язгаладык. Бу юлы өстәп әйтәсем килгәне шул: яшь җырчы репертуарны тавыш мөмкинлекләренә карап киңәйтә, үз арсеналына өр-яңа җырларны да тәвәккәлләп кабул итә, шул ук вакытта дөнья классикасы энҗеләре булган җырларны да алудан курыкмый. Хәер, оста җырчыларның берсеннән икенчесенә күчә торгач, Рөстәм Яхин язган "Китмә, сандугач!" җыры да дөньяның асыл җырлары белән янәшә куелырлык музыкаль әсәргә әйләнде.
Рәхмәтле тамашачы җырчыга бәяне бирә белә. Концерттан чыгучыларның сөйләшүләренә колак салам. Һәркайсының йөзендә канәгатьлек, телендә фәкать бер сүз, бер фикер: "Шәп!", "Бу егеткә табигать моңны мул биргән. Иҗаты гомерле генә булсын!" Шушы ук фикер концерт барышында яңгыраган шигырьдә дә ишетелеп калган иде:
Җырла, егет! Алтын тамагыңда Ваһап моңы, Син – илчесе татар җырының! Өзлеп калган җыры син Хәйдәрнең, Дәвамчысы Илһам Шакирның! ............................................... Җырла, егет! Син җырлаган чакта Моңны җырдан аера алмаслар!
Язма башында әйткән тәүге фикерне дә куәтләп үтик. Шушы концерт белән Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең бишенчесе старт алды. Тиздән V фестиваль кысаларында концертлар Оренбург, Уренгой, Самара, Пенза, Түбән Новгород калаларында тамашачы җыяр. Көзге якта Казахстан һәм Башкортстан, аннары Мәскәү Филүс Каһировның һәм аның үзенә иш моңлы дусларының җырларын тыңлар. Бу фестивальнең үзенчәлеге дә яшь талантларга мәйдан бирүдә бит!
Концерттан чыгып баручылар телендәге тагын бер фикергә язмамда урын бирәсем килә. Безнең зыялы тамашачыларыбыз нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый беләләр шул. Филүс Каһировны олы сәнгатькә әзерләгән остазларын – Октябрск музыка училищесында егетнең тәүге адымнарын дөресләгән Галия Закированы, Казан дәүләт консерваториясендәге профессоры, танылган җырчы Зилә Сөнгатуллинаны хөрмәт белән телгә алдылар да көтелмәгән нәтиҗә чыгарып куйдылар: "Җәмәгать, татар җырын Кытайга ук алып барып җиткерә алган Рифат Фәттахов кебек фидакарь кеше килеп чыкканга күрә уңышлы үтә ул фестиваль. Бу кешенең кадерен беләләр микән?! Без – татарлар, яхшы эшне зурлаудан элек, кимчелек эзләргә һәвәс шул".
Мәкалә башында җыр хакы дидек. Фестивальнең спонсорлары язылган исемлекне күздән кичергәндә бернәрсәгә игътибар иттем. Җырчыларыбыз барып "егыла" торган исемнәр бер үк икән бит. Рәфкат Кантюков ("Таттрансгаз"), Илшат Фәрдиев ("Татэнерго"), Илшат Ганиев ("Майский" совхозы) – татар сәнгатенең алтын баганалары. Бу исемлеккә тагын "Алмаз Холдинг" җитәкчеләрен өстик. Болар халыкны җыр яшәтә икәнен аңлый торган, үзләре дә җыр белән яши торган кешеләр. Ә бит татар дөньясында кулларыннан зур капитал үткәрә торган татар байлары байтак. Менә аларны да, әйтик, Хәйруллиннар кебек гаярь егетләрне дә, татар җырына йөз белән борасы да, җыр хакын хаклау кирәклеген искәртәсе иде.
Асия ЮНЫСОВА |
Иң күп укылган
|