поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2015 Җәмгыять

Бәхет кошы сездән китмәсен

Велемеевлар фамилиясе Зур Рбишча авылында гына түгел, бөтен Кызыл Октябрь районында, хәтта аннан тыш та билгеле. Зәки Велемеев спорт дөньясында танылган шәхес, Мәрвә Велемеева президент грантына ия булган мөгаллимә.

Ә бүген без сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу фамилияне йөртүче тагын бер гаилә белән таныштырып үтәсебез килә – ул да булса Әнәс агай һәм Наҗия апа. Моның сәбәбе дә бар – нәкъ 50 ел элек, 1965 елның 6 июнендә алар гаилә корганнар һәм иртәгә алтын туйларын билгеләп үтәрләр.

Алар йортына килеп керүгә абзар-кураларның төзеклеге, пөхтәлеге сокландырды – бар җирдә дә тәртип, яшел хәтфә кебек үлән тигез итеп чабылган, рәт-рәт тезелгән түтәлләрдә бер чүп үләне дә юк – болар барысы да Әнәс абыйның тырышлык нәтиҗәсе икән. “Мин түтәлләргә иртә-кич су сибәм, бәрәңге бакчасын да үзем эшкәртәм, алмаем өй эшләре белән генә мәшгуль”, - диде ул. Ә инде өй эченең ялт иткәнлеге хуҗабикә Наҗия апаның казанышы, әлбәттә. Биленә ак ялъяпкыч буган җыйнак, йомры гәүдәле ханым яшь киленнәрчә йөгереп йөри, Әнәс ага да аңа шулай дип кенә дәшә. Аларның яшьләрчә җәхәт кенә барысын да эшләүләренә сокланып, яшьләре әле 70кә дә җитмәгәндер, бик иртә өйләнешкәннәрдер, дип уйладым. Ә инде икесе дә сизегенче дистәне ваклап барганны белгәч (Әнәс абыйга 78, Наҗия апага 76 яшь), бөтенләй шаккаттым, һич тә алай бирмәссең үзләренә. Ә бит тормышлары бер дә җиңел булмаган, “уф алла” арбасын гомер буе тартканнар алар.

Әнәс ага күп балалы гаиләдә икенче бала булып туган, 7 классны тәмамлагач, колхозда төрле эштә эшләгән, аннары Горькийда шоферга укып, гомер буе шул кәсебенә тугры калган. МТСта эшләгән чакта башта җиңел машинада җитәкче йөрткән, аннары йөк ташый торган машина биргәннәр, 1974 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Уразавыл газ участогында хезмәт иткән. Наҗия апага килгәндә, ул әтисен бөтенләй белми, аны сугышка алганда аңа нибары 1,5 яшь була. “Миңа авыз тутырып “әти” дип әйтергә дә булмады, 1945 елның 9 мае көнне барча халык җиңүгә шатланышканда безгә әтинең һәлак булуы турында кара кәгазь китерделәр, әниебез 27 яшендә тол калып, безне – ике кызны ялгыз үстерде”, - дип сөйләде ул күз яшьләрен сөртә-сөртә.

Әнәс ага белән алар мәхәббәтләрен байтак еллар сынагач кына гаилә коралар. Бер карашка, болар ничек ярты гасыр бергә яшиләр икән дип гаҗәпләнәсең, чөнки Әнәс ага кайнар холыклы, ә Наҗия апа, киресенчә, бик сабыр, кыскасы, берсе ут, берсе су. Ә белгәнебезчә, су дөрләп янган утны да сүндерә. Менә шулай бер-берсен тулыландырып яшиләр дә инде. Наҗия апа Велемеевлар йортына килен булып төшкәндә, өй тулы кеше булган –каената, каенана, Әнәс абыйның биш кече туганы (ул чакта анардан ике яшькә олы Наил абыйсы гына өйләнеп башка чыккан булган), өй иске, кечкенә... Әмма яшь килен бер дә зарланмаган, барысын да үз иткән.

Без килгәндә, Әнәс абыйның сеңлесе Мәрвә ханым анда иде, ул да сүзгә кушылды, әлбәттә. “Безнең Наҗия апабыз искиткеч кеше (менә бит, җиңги дә түгел, апа, ди), ул килгәндә без сеңлем белән әле яшүсмерләр идек, аның киемен генә күпме кидек. Кодагый да бик мәрхәмәтле кеше иде, безнең үзебезнең дә, тирә-як күршеләрнең дә мунчасы булмаганлыктан, ул күршесенең мунчасын ягып чаба иде безне”, - дип сөйләде Мәрвә.
 
Әнәс абыйның туганнары үсеп җитеп, китә барганнар, аныңча үзләренең биш балалары туган. Гаилә башлыгы көне-төне диярлек эштә, шуңа да йорт эше, балалар тәрбияләү күбрәк хуҗабикәгә эләккән, әби-бабай да якта калмаган, әлбәттә. Әнәс абыйның әтисе сугыш ветераны булган, 1999 елда аз гына 90 яшен тутырмыйча дөнья куйган, әнисе бераз иртәрәк, 1993 елда вафат булган. “Безнең әни Питерда туып-үскән, бик матур иде. авылга ялга кайткан чакта, акыллы егет дип, әтигә димләгәннәр үзен”, - ди Әнәс абый. Наҗия апа алар белән бик тату яшәгән, ихтирам иткән үзләрен. Балалары да әби-бабай тәрбиясендә акыллы, тәүфыйклы булып үскәннәр, кызлары Вәлидә, Әнисә һәм Кадрия Мәскәүдә яшиләр, төпчекләре Халит Түбән Новгородта, Автозавод мәчетендә имам вазифаларын башкара, ә Вәлит туган ягында, Кече Рбишчада төпләнгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә – Уразавылда, Зур һәм Кече Рбишчада азык-төлек кибетләре тота, әмма сыра, хәмер, тәмәке ише әйберләр сатмый.

Велемеевларның балалары барысы да бик тәртипле, диниләр – Халит мәктәптән соң Мәскәүдә физкультура институтын тәмамлап, берничә ел укыткач, Мәдәнәдә мәдрәсә тәмамлый һәм үзен тулаем дини хезмәткә багышлый, Вәлит тә хатыны белән бергәләп биш вакыт намазны укыйлар, хаҗга барып кайтканнар, кияү-кызлары да туры юлдан атлап намус белән яшиләр, берсе-бер хәмер-сыраның нәрсә икәнен дә белми. Боларны безгә күбрәк Мәрвә ханым сөйләде, мактап та бетерә алмады туганының балаларын. “Оныклары да искиткеч акыллылар, яхшы укыйлар”, - диде. Ул сөйләгәндә Әнәс абый белән Наҗия апа горурланып, елмаешып утырдылар Оныклары аларның тугызау, бер оныкчыклары да бар инде. Буш вакытны алар бала-оныкларының фоторәсемнәрен карап утырырга яраталар (фотода). “Туган як”ның һәр санын көтеп яисә почтадан ук барып алалар һәм рәхәтләнеп укыйлар. Бу гаилә безнең газетаны беренче саныннан ук алдыра икән.

Әнәс абый бигрәк шат күңелле, мәзәкчән кеше. “Мин абзарда эш эшләгәндә дә кайчак җырлап җибәрәм, күршем әйтә, синең тормышың ал да гөл күрәм, гел җырлап йөрисең, ди. Ә нәрсә кайгырырга, күңеле боек кеше тиз сырхаулый. Аннары мин иртә торырга яратам – бар җирне дә карап чыгам, тавык-чебине ашатам, менә бүген дә иртән мунча яктым, юынып та чыктым инде, җомга намазына барасы бар бит”, - диде. Җомга намазын ул бер дә калдырмый, Наҗия апа белән икәүләп биш вакыт намазны укыйлар.

Хәзер алар тыныч, матур картлык кичерәләр, тормышлары җитеш, барысы да тир түгеп тапкан хәләл мал. Заманында туар-кара күп итеп асраганнар, әле пенсиягә чыккач та Әнәс ага атлар белән шөгыльләнгән, казы тутырган, хәзер тавыклар гына тота инде. “Нәфесне тыярга кирәк, без беркайчан да байлык артыннан кумадык ни барга шөкер итеп яшәдек”, - ди ул. Бүген яши торган йортларын да алар 1968 елда куйган булганнар – җыйнак кына, гади агач йорт, әмма барысын да сыйдыралар. Гаилә зур чакта, Мәскәүдән әтиләренең туганнары да балалары белән килгәндә 25әр кеше була булган. Әнәс абый зур УАЗ машинасында Уразавылга эшкә халык йөрткән, абзарларына дистәләгән халык җыела торган булган, ә салкын кыш көннәрендә машинага сулар салып җылытканчы өйгә кереп көткәннәр, хәтта мич башына менеп утыручылар да булган. “Бездә кем генәме булмады, Казан артистларын да абзекай һәрчак алып кайта иде концертлардан соң. Мин балаларым янында шәһәрдә кышладым, сагынып беттем, Наҗия апа да көненә ничә тапкыр шалтырата, чәй эчәргә, мунчага чакыра. Бездә туганлык хисе бик көчле – бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшибез. Без өй төзеткәндә әле бер, әле икенче абзиларым килә, кызыксына, ярдәм итә иде, эшчеләрнең дә исе киткән иде. Балаларыбыз да шулай яши”, - дип сөйләде Мәрвә ханым.

Велемеевларның тагын бер аермалы яклары бар – барысы да спортчы, көрәшче. Әнәс абыйның әтисе дә, үзе дә көрәшкән, Зәки әфәндене белмәгән кеше юктыр, мөгаен, Вәлит белән Халит та милли спорт белән шөгыльләнгәннәр. “Безнең бөтен нәселебез көрәшчеләр”, - ди Әнәс абый. Аралашкан чакта мин аларга сокланып утырдым – Әнәс абый, үзе әйтмешли, маскарчы, һәр сүздән мәзәк чыгара, Наҗия апа сабыр гына утыра, тыйнак кына елмаеп ала – шулай бер-берсен тулыландырып яши-яши, ярты гасыр гомер узганны сизми дә калганнар. Алар бик акыллы, зирәк кешеләр, заманында уку мөмкинлеге булса, әллә нинди үрләр яулаган булырлар иде. Наҗия апа 7 классны гел бишлегә генә тәмамлаган, әнкәсен калдырасы килмәгәнгә генә укуын дәвам итмәгән. Телефончы, кассир булып эшләгән, авыл советында да хезмәт иткән, аннары лаеклы ялга чыкканчы госстрахта эшләгән, 60 яшен тутыргач кына эштән киткән.

Алар тормышларыннан канәгать булып яшиләр, без бик бәхетле, ди Әнәс абый. Ә бит төптәнрәк уйласаң, бик сирәк кешеләр шундый сүзләр әйтә ала. Шулай бәхетле булып, тагы да күп кенә гомер бәйрәмнәрегезне каршы алырга язсын сезгә, хөрмәтле Әнәс абый һәм Наҗия апа! Бәхет кошы өегездән мәңге китмәсен.


 


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»