поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2015 Җәмгыять

Илфак Шиһапов: Мин ничек 40 килограммга ябыктым (ФОТО)

Декабрь уртасында 130 килограммнан 106 килога калуым турында язган идем инде. Ярты елга 24 килога ябыгу уен эш түгел, бу нәтиҗәгә ничек ирешү турында да бәйнә-бәйнә яздым, күпмедер киңәшләр дә бирдем. Бер ел эчендә 40 килограммга ябыгып, авырлыгым 90 килограммга калгач, тагын язармын дип тә вәгъдә биргән идем. Әле бер ел тулып бетмәде бетүен, тик план апрель азагына ук үтәлде. Спортзалдагы үлчәү минем авырлыкның 90 кило да 500 граммга калганын күрсәтте.

106 килога калгач, кем әйтмешли, «какраз» Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитте. Кунак-мунак, бәлеш-кыс­тыбый дигәндәй... Әллә Яңа ел бәйрәмендә диета тотып утырып була инде. 31 декабрь көнне дә тешемне кысып, спортзалга бардым, мунча кереп, бер чакрымны йөзеп кайттым. 1 гыйнвар зал эшләмәде. Диван, телевизор, салатлар, каз... 2 гыйнварга бер кило авырлык өстәлгән иде инде. Җитмәсә, тоташ яллар китте. Суыткыч тулы тәмле-томлы ризык... Залдагы күнегүләрне арттырдым. Авырлык акрын гына 103 килога төште. Төште һәм...туктады. Бүген 103 килограмм, иртәгә – 104, аннан тагын 103. Интернетта спортка һәм ябыгуга кагылышлы форумнарны аркылыга-буйга «сөреп» чыктым. Ябыкканнар, ябыгучылар белән языштым. Баксаң, ярты ел даими спортзалга йөрү чорында минем организм нагрузкаларга өйрәнгән һәм бүтән авырлыкны «бирмәячәк» икән. Бер акыллы кеше ашауны азайтырга кушты. Иртән солы боткасы (тозсыз һәм шикәрсез), аннан майсызландырылган эремчек (анысын йогурт белән), аннан йә берәр кисәк балык, йә майсыз ит кисәге ашый башладым. Яшел чәй.
Анысын күпме эчсәң дә була. Спортзалда күнегүләр шул килеш калды.
 
Ниһаять, авырлык азлап кына төшә башлады. Бергә шөгыльләнүче иптәшләр минем тырышлыкны күреп, ниндидер дарулар тәкъдим итеп карады, ризалашмадым. Диета, спорт, мунча... Февраль башына 100 килога калдым. Киемнәрнең күбесен алыштырырга туры килде, бөтен нәрсә зур. ай буе диярлек ашауны чик­ләп яшәдем.
 
Март җитте. Ай ахырында спортзалдагы күнегүләрне шактый азайтып, дөрес туклануга игътибарны арттырдым. Менә якынча көнлек рацион:
 
Иртән шикәрсез һәм тозсыз солы боткасы, үсемлек мае белән.
 
Көндез сыек кына аш, гадәттә, гел кәбестә өстәп.
 
Кичен тагын берәр төрле ботка яки бераз фарш кушылган макарон.
 
Төнге унда кечкенә генә кисәк шоколад яки бер-ике калак бал белән яшел чәй.
 
Барлык порцияләр дә, гадәттә, яхшы хуҗабикә песиенә бирә торган кадәр генә.
 
Иртән 20-25 минут җи­ңелчә физзарядка ясыйм. Аннан шул ук чорда ир­тәләрен җиргә яланаяк басып, ике чиләк салкын су белән коенуны гадәткә керттем. Эшләр хутка китте. Шулай итә-итә апрель азагында авыр­лык 90 килога калды. Атлап йөрүләренә хәтле җиңел. Эчке киемнәрдән башлап, бөтен киемне алмаштырырга туры килде. Искеләренә карыйм да исем китә: боларны чынлап та мин кидемме икән соң?!
 
Озаграк күрми торган танышлар, очрашкач, бик каты гаҗәпләнәләр, «Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?» – диләр. Күпчелек минем 11 айда бернинди дарусыз-нисез 40 килога ябыкканга ышанмый. Иң күңеллесе шул: бар да «Син шактый яшәргәнсең», – диләр. Рәхәт...
 
Тик яшең иллегә таба барганда шундый тиз арада күп авырлык югалтуның бер кимчелекле ягы бар, теге артык 40 килограмм тарттырып торган тән тиресе үз урынына акрынлап утыра. Таныш тренер хәзер инде мускуллар хисабына бер 5 килограмм авырлык җыярга, моның өчен ныгытып тук­ланырга һәм үзеңне кызганмыйча, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Бассейнга бергә йөри торган, яше инде кырыкны узса да, гәүдәсе кызларныкыдай бер таныш хатын иртәләрен салкын су белән коенырга түгел, ә контраст душ кабул итәргә, кичләрен тәнне зәйтүн мае белән сыларга киңәш бирде. Әлбәттә, минем матурлык конкурсына барасым юк, тик шулай да башлаган эшне инде тәмам ахырына җиткерәсе килә. Соңгы вакытта мунча белән спортзалга сирәгрәк йөри башлаган идем, хәзер яңадан шуңа тотынмакчы булам. Туклану рационына да күбрәк аксым һәм чистартылмаган үсемлек майлары кертергә, яшелчәләргә игътибарны арттырырга кирәк.
 
Яшерен-батырын түгел, мин үземне гомер буе бик үк дөрес тормыш рәвеше алып бармаган, гел юлда йөргән, нәрсә туры килсә, шуны ашап яшәгән кешенең тышкы кыяфәте берни түгел ул дип яшәгән ирекле кеше итеп хис итә идем. Тормыш гел без уйлаганча түгел икән шул. Үз алдыма максат куеп, бер ел тулганчы ук 40 килограммга ябыга алуым белән горурланам бүген. Ябыгырга теләкләре булганнар, иртәгегә калдырмыйча, бүген үк тотыныгыз. Һич авыр түгел, бераз үҗәтлек кенә кирәк. Уңыш­лар сезгә!


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»