поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.06.2015 Мәгариф

Азнакай укучылары катнашындагы инцидентта гаеплегә карата җәза чаралары кулланырга кирәк – Энгель Фәттахов

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның Азнакай һәм Тәтеш районнары мәгариф идарәләре башлыклары белән очрашты.

Искәртеп үтик: 28 май көнне Азнакайдан Казанга килгән 5-7 нче сыйныф укучылары, транспорт ватылу сәбәпле, үзләрен алып килгән автобуста төн кунарга мәҗбүр булган. Кичә ТР Хөкүмәте йортында республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, комиссия җитәкчесе урынбасары Рифкать Миңнеханов сөйләгәнчә, сәфәр Азнакай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган, автобуста 44 бала һәм 5 озатып баручы булган. Транспорт чарасының техник төзеклеге тикшерелмәгән, йөртүче исә инструктаж узмаган. “Нәтиҗәдә, автобус Казанда ватылып калган, һәм балалар анда төн кунарга мәҗбүр булган”, - диде Р. Миңнеханов. Ул шулай ук автобусның файдаланышта 33 ел булуын да искәртте.

Балалар төркемнәрен утыртып йөртүгә бәйле кагыйдә бозу очрагының тагын берсе күптән түгел Тәтеш районында килеп чыккан.

Азнакай һәм Тәтеш районнары мәгариф идарәләре башлыклары белән очрашуда Энгель Фәттахов аларның килеп чыккан очраклар уңаеннан аңлатмасын тыңлады һәм бу төр инцидентларны башка булдырырга ярамавына игътибар юнәлтте.

Моннан тыш, ул Азнакай укучылары катнашындагы очрак өчен җаваплы затка карата катгый җәза чаралары кулланырга кирәклеген ассызыклады, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Шуны да билгеләп узу зарур: кичә Хөкүмәт комиссиясе утырышында Энгель Фәттахов 25 май көнне “Җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү чорында куркынычсызлык тәэмин итү буенча оештыру һәм профилактика чаралары комплексын тормышка ашыру турында”гы фәрманы раслануы һәм республиканың муниципаль районнарына җибәрелүе турында әйтте. Документта балаларны куркынычсыз утыртып йөртүгә аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, 27 май көнне муниципаль район башлыклары исеменә “Балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле киңәш-тәкъдимнәр” хаты юлланган. Әмма 28 һәм 29 май көннәрендә кагыйдәләр Азнакай һәм Тәтеш районнарында янә бозылган. Шуңа бәйле рәвештә, 2 июнь көнне Э.Фәттахов мәгариф идарәләре башлыклары белән мәктәп директорлары катнашында киңәшмә уздырды. Анда балаларны ташуга бәйле кагыйдә бозу очраклары каралды.

Татарстанда эшли башлаган “кайнар линия” буенча мәгариф оешмалары хезмәткәрләре балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле сораулар буенча консультация алырга мөмкин. “Кайнар линия” номеры – 8 (843) 294-95-17.

Әти-әниләр, күрелгән чаралар җитәрлек түгел дип санаса, бу хакта әлеге телефонга шалтыратып әйтә ала. “Кайнар линия” мәктәп автобуслары маршрутларына бәйле сораулар буенча да эшли.


Алсу САФИНА
Татар-информ
№ | 04.06.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»