поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2015 Җәмгыять

Иркә Казанда балалар белән кайларга барырга киңәш итә (ИСЕМЛЕК)

Җәйге каникуллар башланганда, мәктәп балаларына гына түгел, кечерәк яшьтәгеләренә дә дөнья "күрсәтәсе", гаҗәеп матур урыннарга, ял итү чараларына алып барасы килә.

Казанда балаларны кая алып барырга? Бүген шул хакта бәян итәрбез. Тик шуны истә тотыгыз: ул урында балагызга кызык һәм күңелле булсын.

1. "Ривьера" аквапаркы (Ф.Әмирхан урамында). Аны күрү өчен хәтта чит илләрдән киләләр икән. Чыннан да, аквапарк башкаланың үзенчәлекле урынына әверелде. Дөрес, биредә ата-аналар балаларына күз-колак булып, иркенләп ял итә алмаячак.

2. Цирк (Меңьеллык мәйданы). Бу - гаилә белән ял итү өчен дә уңайлы урын. Биредә шаккаткыч номерлар карап, баллы мамык ашап рәхәтләнеп күңел ачып кайтырга мөмкин.

3. Зоопарк (Һ. Такташ урамында). Кайбер балалар хайваннарны бик ярата. Ә инде тере хайваннарны якыннан күрү - бала өчен зур бәхет. Мондый бәхетне башка бернинди парк та алыштыра алмаячак. Җиңү проспектындагы "Олимп" сәүдә үзәгендә дә кечкенә генә зоопарк бар.

4. "Кырлай" паркы (Берьяклы Гривка урамында). Барлык аттракционнар бер урында тупланган. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен күңел ачу чаралары тәкъдим ителә. Бу парк - балаларның иң яраткан урыннарының берсе. ИГЪТИБАР: парк 12 июньдә генә эшли башлый.

5. "Әкият" курчак театры (Петербург урамында). Монда һәр баланың күңеленә хуш килерлек тамаша кылырга мөмкин. "Әкият"нең тышкы күренеше исә беркемне дә битараф калдырмый. Дисней Лэндтан бер дә ким түгел.

6. Океанариум (М. Гафури урамында). Өлкәннәргә керү - 700 сум, 12 яшькә кадәрге балаларга - 500 сум. 3 яшькә кадәрге балаларга бушлай. Фото һәм видеога төшерү рөхсәт ителә. Су астының нинди могҗизаларга бай булуын Океанариумга барып күрә алырсыз.

7. "Форсаж" картинг-клубы (Оренбург трактында). Монысы өлкәнрәк яшьтәге балалар һәм аларның әтиләре өчен кызыклы урын.

8. "Sky Park" шәһәрчеге (Аккош күле җирлегендә). Бу шәһәрчекнең үзенчәлеге шунда: монда бауларга тотынып йөрергә кирәк. Биеклеге 1 метрдан 7 метрга кадәр булган баулы трасса аша узу - үзе бер адреналин.

9. Тандем, Мега, Парк Хаус, Южный кебек сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендәге уен мәйданчыклары. Биредә балалар рәхәтләнеп, хәтта онытылып уйныйлар.

10. Казан кинотеатрларында балалар өчен кызыклы мультфильмнар карарга мөмкин. Балаларның шатлыклы хис-кичерешләрен сеанстан чыккач үзегез күрерсез.

Балалар белән Казан буйлап йөреп арганнан соң, берәр кафега кереп тамак ялгап алырга да була. Мәсәлән, Бауман урамындагы "Әкият" кафесында балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә тәмле ризыклар бар.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, тиздән өченче тапкыр әни булачак Иркә фикере:

- Без ялларга авылга кайтырга тырышабыз, җае чыкса, диңгезгә барабыз. Ләкин быел диңгезгә барып булмый, июль башында бәби алып кайтырга җыенам. Кызларның яшь аермасы зур булгач (Айсылуга - 12, Әминәгә 1,5 яшь), икесенә дә кызыклы булырдай урынны табу кыен. Шуңа күрә Казанда күбесенчә "Мега" кебек сәүдә-күңел ачу үзәкләренә барабыз. Ирем Артур Әминә белән уйнаган арада без Айсылу белән кием-салым карап йөрибез. Шоппинг - иң яраткан шөгылебез. Зоопаркка бик күп тапкыр бардык. Аквапаркка Айсылу үзе генә баргалый, мин андый җирләрне өнәп бетермим, суы да хлорлы. Әлегә без авылда ял итәбез. Монда ирем балаларга бассейн куйды. Ә Казанга кайткач, иң беренче чиратта, Океанариумга барырга уйлыйбыз, бик мактыйлар, анда әле бер тапкыр да булганыбыз юк. Кызларым, аеруча кечкенәсе, китаплар ярата. Аларга Татарстан китап нәшриятыннан махсус татарча китаплар алып кайттым. Балалар өчен шундый матур китаплар чыгаруларына сөенәм.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 02.06.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»