поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2015 Җәмгыять

Мамадыштагы «Тәмле тукталыш»та сату кимегән (ФОТО)

Казан – Чаллы трассасында урнашкан базарны кем ничек кенә атамый. «Мамадыш», «Сайкичү», «Кыстыбый», «Пәрәмәч» базары, «Тәмле тукталыш» – әле болары минем колакка кергәннәре генә. Базар турында еш ишетсәм дә, күргәнем юк иде. Берничә көн элек кенә шунда туктарга туры килде.

Узган елны газета­бызда базарны яңартачаклар дигән язма басылган иде. Анда эшләүчеләр дә, алардан ризык алып ашаучылар да, базар ябыла икән, дип хафага төшкәч, базар җитәкчесе «ШК»га аның ябылмаячагын, бары тик камилләштереләчәге турында хәбәр итте. Яңартылуын яңартылган ул, әмма чәй, өчпочмак сатучы апаларның әйтүенчә, сату итү күпкә кимегән.
 
– Кимед-е-е-е, ничек кенә кимеде әле, – дип сүз башлады пәрәмәчче апаның берсе.
 
– Элек юл өстендә үк тора идек, хәзер читкә чыгардылар. Әллә шуңадыр­мы халыкның туктап, монда кадәр киләсе килми. Кешене машина ялкауландырды бит, – дип зарланып алды икенчесе.
 
– Выжт кына үтеп китеп, күрми дә калалардыр, бәлки, – дип кушылды өченчесе.
 
Мөгаен шулайдыр, барган юлда мин дә аларны күрми киткәнмен, кайтыр юлда гына күреп алдым. Монда сату итүче апаларга сокландым анысы, җәйге челләме, кышкы чатнама суыкмы – басып торалар. Машинадан төшкән бер халыкка: «Чәй, каһвә, өчпочмак», – дия-дия, телләре дә арадыр. Сменалап саталар икән, ярты көн өчен 250 сум түлиләр. Көне буена торсаң, 500 сум түләргә кирәк.
 
– Гомер буе шушында сату итәбез, башкача акча эшләп булганны белмибез дә инде, – диләр алар.
 
Шуңа игътибар иттем: бөтен сатучының да ассортименты бер үк. Беренчесендә нинди пирог, калганнарында да шул. Өстәлгә куелу рәвешләре үк бертөрле. Сату кимү, бәлки, көндәшлек булмаудандыр да. Халыкның тузанлы юл яныннан мантый да алып ашыйсы килмидер инде. Беркемне дә кимсетергә теләмим, әмма дә ләкин мин юл өстеннән пәрәмәч сатып алмас идем. Ризыкның тузанын сыпырып төшереп ашарга күнегелмәгән...


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»