29.05.2015 Мәдәният
Венера Шакирoва: “Театрдан башка тормышны белмибез икән”
Татарстанның халык артисты Венера Шакированың Камал театрына эшкә килгәненә 30 елдан артык вакыт узган.
— Венера апа, мәхәббәтегез Раниф абый белән юлларыгыз ничек кисеште?
— Раниф абыең зур хөрмәткә лаеклы шәхес ул. Театр өчен бик күп эш башкарды. Яшьләргә яшәр урын булдыру, бина артыннан йөрү, гаражлы итү... Ул эшләгәннәрне санасаң, саны юк. Аның һәр җирдә сүзе үтә. Иң беренче зур Сабан туйларын оештырган, “Миллениум” төзелгәндә сценарист-директор, башка зур чараларда алыштыргысыз роль уйнаган кеше ул. Заманында онытыла башлаган бөтен артистларны да сәхнәгә Раниф җыйды...
Раниф Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, шулай ук Марсель абый классында укыды. Режиссерыбыз бик ярата иде аны. Театрга эшкә алды. Юллар шунда кисеште, Раниф миңа гашыйк булды. Артымнан калмый башлады...
— Ул чакта Раниф абый гаиләле ир-ат иде...
— Ике бала атасы иде. Әмма миңа иярде, ычкындырмый гына. Аны үзем аермадым, моны теләмәдем дә. Марсель абый бу хәлләрдән соң мине күралмый башлады хәтта. Рольләр бирми башлады. Аннары, вакыт үтә-үтә, әкренләп җайланды инде. Нишләтим, язмыштыр. Үзем дә аңламый калдым.
— Гаиләле кеше белән тормыш корырга теләгәнегезне белгәч, әти-әниегез ни диде?
— Бик каршы тордылар. Бердәнбер балалары бит. Нишләтәсең?
— Озак очраштыгызмы?
— Мин аның белән очрашмадым. Ул арттан йөрде һәм... үзенеке итте.
— Ул вакытта егетегез юк идеме?
— Нишләп булмасын?! Бар иде. Аерып алды. Үз дигәнен эшли торган бик көчле ир-ат ул. Соңрак, бәлки, үкенгәндер дә. Мин аннан 13 яшькә яшьрәк. Ранифка минем белән бик авыр булгандыр. Гастрольгә чыгып китәм, ул өйдә кала. Көнләшә иде. Нишләтим?! “Артистка өйләнмәскә иде”, — дим. “Театрдан кит”, — дип тә әйтеп карады...
1
2