поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.05.2015 Җәмгыять

Ленин бабайны Казанга кем чакырган?

Соңгы елларда коммунистларның 1 май бәйрәмен ике лагерьга бүленеп билгеләп үтүе гадәти хәлгә әйләнде. Быел да Хафиз Миргалимов һәм КПРФ яклылар Бауман урамында җыелса, “Коммунисты России” партиясе митингны Мулланур Вахитов һәйкәле янында оештырды.

“Мин Ленинга охшамаган, ул миңа охшаган”

Казанның Бауман урамында узган митингта быел тере Ильичны күреп, капшап карарга, хәтта фотога да төшәргә мөмкин иде. Ильич дигәнем – Чаллыдан килгән Рәфкатулла Мифтахетдинов. “1 май митингына Ленин бабайга охшатып махсус киенеп чыктыгызмы”, дигән сорау Ильичны бераз үпкәләтте. “Мин аңа охшамаган, ул миңа охшаган, – диде Рәфкатулла абзый. – Тарихны белсәгез, Ленинның фуражкасы восьмиклинка булган, ә минеке – шестиклинка. Аның галстугы кызыл булган, ә минеке – кара”.

Ильич үзе коммунист түгел икән. Бу партиядә бервакытта да тормаган. Ләкин сул партияләргә битараф түгел, ди. Ленин бабайны Казанга кем чакырган? Монысын ул әйтмәде.

“1 май бәйрәмендә халык елдан-ел кими. Моның сәбәбе – хөкүмәткә ышаныч бетүдә, – ди Рәфкатулла абзый. – Элек без өмет белән яши идек. Хәзер хөкүмәткә бернинди ышаныч юк. Тормыш начарайды. Совет чоры халыкка бушлай фатир бирде, белем алу, медицина – болары да түләүсез иде. 1 май митингына бүген шуларны сагынып чыгабыз”.

КПРФның республика комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм аның министрлары отставкага китәргә тиеш дип саный. “Медведев алып барган сәясәттән халык канәгать түгел, – ди Миргалимов. – Без бу кешене отставкага җибәрү өчен 2 миллионга якын имза җыйдык һәм ул имзаларны Мәскәүгә җибәрәчәкбез. Россиягә халык мәнфәгатьләрен яклый торган хөкүмәт кирәк. Шул ук вакытта КПРФ бүген Кырым, Украинаны яклап чыккан Президент Путинның курсын дөрес дип саный”.

“Зюганов безне сатты!”


“Коммунисты России” һәм КПРФ арасында бүген ни өчен бердәмлек юк соң? “Коммунисты России” партиясенең Татарстан бүлегендә икенче секретарь Роберт Садыйков аңлатканча, КПРФның лидеры Хафиз Миргалимов – Зюганов кешесе. “Ә безнең Зюгановка ышаныч бетте, – ди Садыйков. – Мин ике мәртәбә сайлауларда аның ышанычлы кешесе булдым. Тик бу кеше безне гел сата торды. Зюганов Татарстанны, татарларны яратмый. Шуңа да без бу кеше белән эш алып барып булмый дигән фикергә килдек. Ул Россия хакимиятенә кереп урнашкан, аңа шунда уңайлы. Ә ил, халык мәнфәгатьләре аны кызыксындырмый. Шуңа да каршы сүзләр әйтә торгач, Зюганов безне куа башлады. Без ахыр чиктә КПРФтан китеп бардык. Үзебез белән Татарстан коммунистларының 80%ын алып киттек. Бүген “Коммунисты России” партиясенә кушылдык”.

КПРФның Татарстан бүлегендә чатнау 2012 елда килеп чыга. Хафиз Миргалимов һәм Зюганов алып барган сәясәттән канәгатьсезләр республикада тагын бер комитет оештыра. Әмма КПРФ аны танымый. Кызыл путчта катнашучылар бер-бер артлы партия сафларыннан чыгарыла. Узган елгы сайлаулар алдыннан альтернатив коммунистларның күпчелеге “Коммунисты России” партиясенә берегә.

Бүген Татарстанда коммунистлар ике лагерьга аерылган. Аларның кушылуы һәм килешүе турында сүзләр әлегә ишетелми.


 


Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»