поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.04.2015 Җәмгыять

"Татарстан яшьләре"нең "Сердәш" почтасыннан

«Кызларымның ирләре аек булса иде», – дип тели исемен күрсәтергә теләмәгән авторыбыз.

Сания ханым тигезлектә картаеп, бер-берсен кадерләп яшәүче өлкәннәргә кызыга.

Әдилә улы туганга шат та, күңелендә шом да бар – улын иреннән тапты микән ул?

Габдрахман исемле авторыбыз хатын-кыз дөньяны болгата дип уйлый.

Фәрештәләр “амин” димәгәндер...

Бу дөньяда нишләп бөтен кеше дә бердәй бәхетле түгелдер, шул турыда уйлап, чәчләрем агара...
 
Без булачак ирем белән иптәш кызымның туенда таныштык. Төскә-биткә чибәр булса да, кызлар күңелен күреп, матур мактау сүзләре әйтә белүче тәмле телле түгел иде ул. Чибәрлегенә күрә гашыйк булганмын инде. Казанда тулай торакларда яшибез. Ул – заводта эшли, мин – фабрикада. Кесә телефоннары юк әле ул чакта. Авылга кайтмаган атналарда, ял көннәрендә очраша башладык. Казанның төрле паркларында йөрдек, кинотеатрларга бардык. Ул безнең тулай торакка килеп йөри, бер-беребез, туганнар, эштәге хәлләр турында сөйләшеп утыра идек. Егетем саран түгел, чәчәкләр дә алып килә, бәйрәмнәрдә бүләкләр дә бирә иде. Ул чакта хәзерге кебек кочак-кочак розалар, алтын әйберләр, зур-зур йомшак уенчыклар бүләк итүләр юк иде. Икебез дә авылда, уртача хәлдәге совет гаиләсендә үскән яшьләр.
 
Сиксәненче елларны хәтерләүчеләр минем белән килешерләр: ул чакта бик күп кеше эчә иде. Шул ук вакытта эшләмичә йөрүчеләр дә бик аз иде. Күпчелек ирләр кебек, минем әти дә эштән бушаган арада эчәргә ярата иде. Аракысы бетә дә, табып кайт дип, әнигә бәйләнә. Әни андый чакларда әтинең күзенә чалынмаска тырыша, чыгып китә, ә без калтырап, тагын тавыш чыга икән дип, бер почмакка посабыз. Бездә генә түгел, авылыбыздагы бик күп йортта шундый хәл иде. Шуңа мин үсмер чагымда: “Ирем эчә торган кеше булмаса ярар иде”, – дип тели идем.
 
Ирем башта, чыннан да, бик сирәк, бәйрәмнәрдә генә эчә иде. Ә кызларыбыз тугач, нишләптер еш исереп кайта башлады. Сәбәбен таба иде: бер иптәшенең баласы туган, шуның тәпиен “юганнар”, кемнеңдер туган көне, кемнеңдер “поминкасы” булган. Шулай эчә торгач, эшли алмас хәлгә килде. Өйдә эчеп, махмырдан интегеп, чүп түгәргә чыккан җиреннән исереп кереп, аннан баш төзәтеп, аннан тагын авырып, очы-кырые күренми торган кабалага эләкте. Тормышның яме бетте. Тынычлык бетте. Матур булып үсеп килгән кызларыбыз боегып, бик еш елый башладылар. Мин аларга: “Әтиегез авырый, үзе теләп түгел, тыела алмаганга эчә”, – дип, гел бер сүзне тукыдым. Ул, чыннан да: “Үзем дә туйдым бу эчүдән, нишлим соң? Ачуланмагыз инде, мин сезне бик яратам”, – дип, елый иде. Берничә тапкыр дәвалатып та карадык, әмма озакка түзә алмады, тагын эчә башлады. Соңгы дәвалатудан соң, табиб: “Эчә күрмә, юкса үләсең”, – дип кат-кат кисәтте. Ярты ел аек яшәде, эшкә керде, тормыш җайлангандай булды. Инде без балалар белән бу, чыннан да, айныды бугай дип, җиңел сулыйбыз дигәндә... Иптәшенең үлүен ишеткән дә, дуслары белән шул кайгыны “юганнар”. Иптәше артыннан ул да китеп барды...
 
Соңгы елларда эчеп теңкәбезгә тисә дә, хушлашуы бик авыр булды үзе белән. Ни дисәң дә, начар кеше түгел иде ул. Кулыннан эш килә иде. Озын гомерле булмаса да, безне өйле итеп калдырды. Айнып торган чагында фатирны үзе ремонтлады. Кызларны бик яратты. “Их, улым юк бит, бер малай алып кайтмадың”, – дип кенә йөрәккә тия иде. Тавыш-гауга күтәрмәсә дә, исерек исерек инде, шуңа эчкече ирләр белән яшәүче хатыннарны кызганам мин. Тормыш бик авыр бит, эштәге борчуларыңны уртаклашырга, балалар турында сөйләшергә дисәң дә аек кеше кирәк. Аек ир белән яшәүчеләр матур планнар кора алалар, өйгә икесенең дә хезмәт хакы кайтып торгач, юклыкны да белмиләр. Ә исерек ир белән яшәү нәрсә: мин ник бәхетсез икән дип үзең өчен җаның бер әрни, балаларыңны кызгану тагын да авыр, тормышны ничек алып барырга, балаларны ничек ач итмәскә, ничек кешечә киендереп йөртергә дип өзгәләнәсең...
 
Бәхетсез дә яшәмәдем кебек, гаиләм дә булды, кызларым да акыллы, Аллага шөкер. Әмма иремнең туры юлдан язып, арабыздан иртә китүенә, картлыкны бергә каршылый алмавыбызга үзәкләрем өзелә. “Ирем эчкече булмаса иде”, – дигән теләкләрем фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килмәгән, күрәсең. “Ни гаебем булды икән, иремне эчкечелектән саклап кала ала идем микән?” – дип, уйлый-уйлый, төн йокыларым кача. Гаилә дип тырыштым, эчсә дә, аны теләсә-нәрсә әйтеп хурламадым, кызгандым гына, югыйсә. Күңелдән гел сөйләшеп йөрим мин аның белән. Аның рухы безнең тормышны күреп ятадыр, яшәүнең кадерен белмәгәнгә ул хәзер бик үкенәдер кебек тоела. Кадерледән-кадерле гомерен әрәм итте бит... Инде кызларыбызның ирләре иманлы, аек булсын иде дип телим.
 
Исемемне дә, адресымны да күрсәтмим.

ӘДИЛӘ СЕРЕ
 
Самир белән Замир бер генә ел аерма белән тудылар. Кечкенәдән гел бергә, аглый белән таглый кебек үстеләр. Бакчага да бергә йөрделәр, укырга да бергә керделәр. Хәтта авырганда да бергә авырдылар, бергә терелделәр. Туганнарның юллары армия вакыты җиткәч кенә аерылды. Самир республикадан чагыштырмача ерак түгел бер өлкәгә эләксә, Замирны Чечняга җибәрделәр. Егетләр сынатмадылар, хәрби бурычларын тиешенчә үтәделәр. Тик “кайнар нокта”да күпне күргән Замир гына туган ягына үзгәреп: тупасланып, үз эченә йомылып кайтты.
 
Абыйсы озак та тормады, авылга кунакка кайткан Әдиләгә гашыйк булып, аңа өйләнеп тә куйды. Ә авыр холыклы Замир кызлар белән уртак тел таба алмый аптырады. Шуңадырмы, туганының бәхетеннән эчтән генә көнләшеп йөрде.
 
Өйләнешүләренә бер ел дигәндә Самир белән Әдиләнең кызлары туды. Таң алдыннан туган сабыйга Таңчулпан дип исем куштылар. Туганының баласын күрергә, бәби “тәпие юарга” Замир да килде. Бу вакытта ул Себердәге эшеннән чираттагы ялга кайткан иде. Әдиләнең иренә яратып каравы, аларның җылы, эчкерсез мөнәсәбәтләре Замирның җанын кимерде, мин-минлегенә тиде. “Абыйга нигә шундый бәхет язган, ә мин гел япа-ялгыз?” – дигән сорау миен бораулады. Әти-әнисе йортына кайтып яткач та, йокыга китә алмый шактый азапланды. Соңгы вакытта аракы белән дә яхшы ук дуслашып китте ул. Салып алдымы, кан тамырлары буйлап таралган агу аны әллә нинди биеклекләргә, кыю адымнарга әйди башлый иде. Бервакыт шундый халәттә чакта абыйсы янына сугылып чыгарга уйлады ул. Самир эштә иде. Әдилә, күлмәк итәкләрен күтәреп, билбавына эләктергән килеш тузан сөртеп йөри иде. Шәрә ботлы, алтынсу бөдрә чәчләре иңенә таралган хатынны күреп, Замирның болай да аңкы-миңке башы тагын да ныграк әйләнде. Ул, үзен белештермичә, эш белән мавыгып, ишектән кеше кергәнен дә абайламый калган Әдиләгә ябышты. Аны кыргый җанвар җитезлеге белән кочып алып, караватка сөйрәде. Әдилә кычкырды, карышты, бала уянып елый башлады, әмма Замир кара ниятеннән туктарга уйлап та карамады. Шуннан ничек килеп кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте. Бераз атлагач, кинәт айнып, үзенең зур гөнаһ кылганын, туганлык хисен салып таптавын уйлап, оятыннан кычкырып улыйсы килде. Гафу үтенү өчен кире борылды. Бу вакытта елап шешенеп беткән Әдилә авызына бер уч дару тутырып маташа иде. Замир вакытында өлгерде. Хатын аны этеп-төртеп куып чыгарды.
 
Замир Себергә китте, Әдилә хәсрәтен эченә йотты. Аның зирәклеге, сабырлыгы туганнар арасындагы якын, җылы мөнәсәбәтне саклап калды. Озакламый Әдилә балага узганын белде. Самир бу хәбәрне бик шатланып кабул итте. Әмма Әдилә генә баланың Замирдан булырга мөмкинлеген уйлап, борчуга батты.
 
Чираттагы тапкыр авылына кайтырга җыенганда, тулай торакларында ут чыгып, Замир шунда янып үлде. Әдилә шул көннәрдә ир бала тапты. Ул баланың Самирныкы булмау ихтималын дөньяда инде бер генә кеше – Әдилә генә белә иде.
 
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.
 
* * *
 
Мин бу дөньяда шактый яшәгән “иске кеше” – олы бабай инде. Хәләл җефетем белән тату-матур яшәп, балалар үстердек, хәзер ялгыз яшим. Гомер иткән карчыгым гүр иясе булды, балалар гаиләләре белән аерым торалар. Ир кеше өчен ялгыз яшәүдән дә авыры юк икән. Бер корткага өйләнеп караган идем, фатирыңа пропискага керт дигән шарт куйды. Күптән белгән ышанычлы кеше булса кертер дә идем, ләкин алда ни буласын кем белә? Шул шарты белән артык бәйләнә башлагач, мин ул карчык белән араны өздем. Бер ияләшсәң, ялгызлыкның да яхшы яклары бар икән.
 
Яши-яши мин шуны аңладым, дөньяда мәхәббәт дигән нәрсә юк, ә ир белән хатын арасында бер-берләренә тартылу, җенси яктан туры килү генә бар. Өйләнешкәндә көчле мәхәббәт булса да, тора-бара тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре астында калып сүнә-сүрелә ул. Ә тартылу, якынлык, бер-береңнән канәгатьлек калырга тиеш.
 
Азнакайдан Ә. бабагыз. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»