поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.04.2015 Әдәбият

Үги түгел... (ХИКӘЯ)

Зиннур Тимергалиевның «Язмышыңның бирче яртысын» дигән хикәясе сайтыбыз укучылары арасында зур кызыксыну уятты. Комментларийлар күп иде. Хикәяне 2 меңнән артык кеше укыган. Инде яңа әсәр тәкъдим итәбез. Бу юлы Сәмига Сәүбановадан. Һәм, гадәттәгечә, фикерләрегезне көтеп калабыз.

Әллә нинди көн булды бу. Күктә болытлар да юк, күк-күкрәп, яшенле яңгыр да яумый, ап-аяз көн, югыйсә. Тик нишләптер күңелгә ямансу. Үксеп елыйсы килә, берялгызың елап утыру да әллә ничек. Кочагына алып, иңнәреңнән сыйпап, юатып утыручы булмагач, елавыңнан ни файда? Әллә бу тозлы күз яшьләренең чебен-черкигә дә кирәге юк инде? Баш очында мыҗылдап очып йөрсәләр дә биткә кунмыйлар, аларны үтерәм дигән сәбәп белән рәхәтләнеп үз-үзен бәргәләр иде. 
 
Бер төзегән тормышны җимереп ташлавы гына җиңел, ә менә яңадан төзеп кара? Алар бу йортны сатар өчен түгел, үзебез яшәрбез дип салганнар иде. Акчасын Раузаның әтиләреннән бурычка алып. Бурыч дигәне исем өчен генә , кем инде үз баласыннан әжәт түләттерә? Ярый әле бурыч итеп алганлыгына килешү яздылар. “Нинди килешү ул, үз балаңа андый кәгазь белән акча бирәләрмени?”- дигән иде әтисе. Күңеле алдан ни буласын сизенгән кебек:
 
- Юк, әти, без акчаны болай гына алмыйбыз, - диде.
 
 Ире салган йортны бүлергә сорый башлагач, ул язуның судта кирәге чыкты.
 
Бер авылда, бергә уйнап үскәннәр иде, югыйсә. 19 яше тулмас борын өйләнештеләр дә куйдылар. Авылның беренче егете. Кияүгә чыкканчы Рауза читтән торып укырга кергән иде, икесе бергә Казанга килеп эшкә керделәр, яшәргә фатир таптылар. Яшәргә дә яшәргә генә иде... 
 
Ул чакларны искә дә аласы килми инде хәзер. Төнге сменага эшкә киткәндә  артыннан ишек ябылу белән икесе генә яткан ятакка бүтән берәүнең килеп ауганын күршеләре ишеттерделәр. Башта ул ышанмады, матур яшәгәнгә көнләшүләредер, дип кенә уйлады. Әмма күңелгә шик төште. “Ә чын булса? Тотаргамы, юкмы?” - дип баш ватты ул. – “Ярый, иреңне бүтән кеше белән ятакта тоттың ди, аннан соң нишләргә? Чибәрләргә кызыгучылар күп булыр инде. Бергә йөргәндә дә араларын бозарга тырышучылар булды.  Юктыр ла, булмас, Альберт андыйга бармас”. 
 
- Икенче фатир юллыйк, – диде ул озак уйлагач.
 
- Нишләп? Монда аулак. Тыныч.
 
- Тынычын тыныч. Тик миңа күршеләр ошамый. Араны бозарга гына торалар. Миңа синең турыда шулай дигәч, минем турыда да тузга язмаган нәрсәләр сөйлиләрдер...
 
Альберт кызарды.
 
- Минем аларга нинди зыяным тигән?
 
- Тимәгән шул. Алар сине артык булган итеп сөйлиләр. 
 
- Теләсә кем әйткән сүзгә ышанып йөрмә инде.
 
- Ә мин ышанмадым. Тик чын булса, риза булып торыр дип уйлама.
 
Җай чыгу белән ул бер сменалы эшкә күчте. Әкрен генә шушы йортны салдылар. Тик күңелгә корт кергән иде инде, ярамаган алманың бер тәмен белгән кешене дә туктатып булмый икән. Ишетеп кенә калмады, берничә тапкыр үз күзләре белән дә күргәч, аерылышырга туры килде. Күрер өчен артыннан тикшереп тә йөрмәде, югыйсә. Әллә чибәр егетне үзләренеке итәр өчен махсус эшләделәр инде? Аңа карасаң, кабат өйләнергә дә ашыгып тормый бугай. Аерылмас өчен дә нык тарткалашты. Судта да килештерергә бик тырыштылар. 
 
Туганнары бик җәлләде Раузаны. 
 
- Алай ук бетеренеп йөрмә, йортыңны сат та үзебезнең янга кил. Артыңнан елап калучы балаң юк. Эшкә дә урнашырсың, менә дигән егет тә табабыз үзеңә.
 
- Кияүгә бүтән чыкмыйм мин, – диде ул.
 
- Анысын соңыннан карарсың. Елатып утыртмабыз түлке.
 
Инде менә ул китәргә хәл итте. Өйдәге сатардай әйбернең барысын да сатып бетерде. Үзе завод тулай торагына тәрбияче булып эшли башлагач, анда бер бүлмә биргәннәр иде, яшәргә шунда күчте. 
 
Карлыгач оясын хәтерләткән артык зур булмаган бу йортны сатарга нияте турында таныш-белешләргә әйтте. Нишләптер эзләп килүчеләр юк әле.
 
Бүген ул “йорт сатыла” дигән такта эләрмен дә китәрмен, дип кенә килгән иде. Нишләп алучылар юк микән соң, элек сораучылар була иде бит, дип уйлап та өлгермәде, ишекне шакыдылар.
 
Яшь кенә ике ир басып тора иде. Берсе озын, берсе уртача буйлы.
 
- Без белдерү буенча килгән идек, - диде озыны. – Сез йортыгызны сатмадыгызмы әле? 
 
- Юк. 
 
- Карарга ярыйдыр бит?
 
- Карагыз.
 
Килүчеләр тегеләй дә карыйлар, болай да карыйлар, урамга да чыгалар, үзара нидер сөйләшәләр, киңәшәләр, тагын кире керәләр.
 
- Бәясен күпме сорыйсыз?
 
- Салуга тоткан акчадан күбрәк сорыйм инде.
 
- Йорт алу – уен эш түгел, аяк өсте генә хәл итеп булмый. Чәй куймассызмы?
 
- Мин бит монда тормыйм. Суыткычны да саттым. Чәем бар анысы, электр чәйнеге дә бар. Ярты батон... Варенье…
 
- Алар булгач әйбәт бит инде.
 
“Бигрәк әллә нинди булып чыкты әле болар”, - дип уйлады Рауза. 
 
-  Бәясен бер тиенгә дә киметмим түлке. 
 
Чәй кайнаткач, ике йомрыга чәй ясады.
 
Өстәл артына утырып чәй эчкәндә дә озыны гына сөйли, ә икенчесе бер сүз дәшми.
 
- Менә без шундый хәл белән килдек бит әле. Безнең бу егетебезнең шундыйрак хәл... Аның хатыны үлде. Кызы белән ятим калды. Кызына әни кирәк... Үзе төзелештә прораб булып эшли...
 
Раузаның өстенә кайнар су сиптеләрмени?
 
- Сез нәрсә? Әле яңа гына берсеннән аерылдым, бүтән чыгарга уемда да юк. Мин монда калмыйм. Мәскәүгә китәм.
 
Тагын ниләр сөйләгәннәрен хәтерләми Рауза. Ә үзенең бары тик “юк, юк, уйламыйм да” дигәне генә исендә.
 
- Шулай да сез бу турыда ныклап уйлагыз әле...
 
Кайтырга чыккач та, урамда бик озаклап нәрсә турындадыр сөйләшеп басып тордылар әле. 
 
Булмаганны! Чыкты ди менә! Ул тәрәзәдән аларның киткәнен карап торды да, ишеген бикләп, үзе дә тулай торагына китте.
 
Эштә кадрлар бүлеге начальнигы ялга чыгар алдыннан:
 
- Сеңелем, эшемне беркемгә дә калдыра алмыйм, сиңа гына ышанам, минем урынга эшләп торырсың әле, - дигән иде.
 
- Юк, мин синең эшне бөтенләй белмим, - дип каршы килсә дә, барыбер ризалатты.
 
- Берние дә юк аның, нишләргә икәнен үзем өйрәтермен. Тик бүлмә ачкычын беркемгә дә бирмә, бер минутка чыксаң да ишекне бикләп йөр, завод мөһере бүтәннәр кулына эләгә күрмәсен, - диде.
 
Тулай торакта эше сәгать өчтә, яшьләр эштән кайткач башлана. “Имчәк балалар юк бит, кызлар янына егетләре дә кич кенә килә башлый. Берсе дә  тәртипсез түгел”, - дип уйлады ул һәм риза булды. 
 
Шулай берничә көн үтте. Теге вакыйга турында оныткан иде инде. Кәгазьләрне тутырып утырганда кемдер шакыды.
 
- Ишек ачык! – диде ул башын күтәрмичә генә.
 
Әллә ишетмәделәр инде, тагын шакыдылар.
 
- Ачык, дим бит!
 
Эшеннән аерылмыйча , кергән кешегә күтәрелеп тә тормыйча , кулын сузды.
 
- Документыгызны бирегез!
 
- Исәнмесез!
 
- Мин сездән исәнме дип сорамыйм, документ сорыйм! 
 
Башын күтәреп караса , үзенә димләгән егет!
 
Төзүче дигән иде бит! Нишләп заводта йөри ул?
 
- Сез монда эшлим димәгән идегез бугай...
 
- Мин бер үтенеч белән кердем... Иртәгә кызым янына җәйге лагерьга барасы идем. Базарда йөрергә вакытым юк. Миңа шушы исемлектә язылган әйберләрне генә ала алмассызмы? 
 
- Мин дә эшлим бит.
 
Нишләргә инде? Юк дияргә дә уңайсыз. “Вакытым юк”, ди бит... Төшке әбәдтә өлгерергә була анысы... Базар каршыда гына... Булса да булыр икән әйткәнне аңламаган кеше... “Бала янына барам”, ди бит... Күчтәнәчсез барсынмыни? 
 
Секунд эчендә башыннан мең төрле уй үтте.
 
- Ярар, алырмын да тулай торакта вахтер апага калдырырмын. Шуннан кереп алырсыз.
 
- Бик зур рәхмәт.
 
Көндез йөгерә-йөгерә базарга барды, сораган әйберләр салынган ике пакетны  вахтерның өстәленә куйды да кемнең килеп аласын әйтеп, кире эшенә ашыкты.
 
Ул эштән кайтканда да әйберләр калдырган урынында торалар иде әле. Алырга килгәч тә тиз генә алып китмәде әле, үзен чакырып чыгарды. 
 
- Сезгә бик зур рәхмәт инде. Иртәгә кызым янына да минем белән бергә барырга риза булмассыз микән?
 
- Хәерчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорый диюләре шушымы инде? Мин сезнең белән беркая да бармыйм. 
 
- Шулай да мин көтәм сезне.
 
Кайда килергә икәнен әйтте дә күтәренеп китте бу.
 
 Егетнең ярыйсы гына икәнен күреп калды Рауза. 
 
- Нишлим микән, Гөлҗиһан апа? – диде ул янында басып тоорган вахтерга. 
 
- Начар кешегә ошамаган. 
 
– Урман аша барасы бит.
 
 - Бар, курыкма, начар ният белән булса кеше алдында чакырмас иде. .
 
- Альберт та читтән караганда мулла песие кебек иде.
 
- Анысы үткәндә калды. Елап торудан файда юк. Алга карап яшәргә кирәк.
 
Икенче көнне сөйләшкән урынга китте ул. Ерактан ук күреп алды үзен. Ул аны бөтенләй бүтән яктан көтеп тора иде.
 
Көтмәгән яктан килеп чыккан кызны күргәч, сөенде.
 
- Мин сезне килмисез дип уйлаган идем инде, - диде. 
 
Автобуска утыргач кына Рауза :
 
- Үзем сезнең белән юлга чыктым, үзем исемегезне дә белмим, - диде
 
- Фирдәвес минем исемем.
 
- Андый егетләр исеме дә буламыни? Безнең якта ул кызлар исеме.
 
- Бездә егетләргә кушалар.
 
Тагын нәрсә турында сөйләшәсең? Уртак танышлар, уртак шөгыльләр булса сүз табылыр иде дә. Икесе дә авызларына су капкандай баралар. Башта бернинди җитди уй да юк. Җиңеле дә юк. Әйтәсе сүз әйтелде бит инде. Тагын ни кирәк? Шулай булгач, ник бара инде ул? Юлдаш булыпмы? Юлны үзе дә белә бит ул. Күңел ачарга да түгел. 
 
Дәвамы бар...
 

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 29.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»