поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.04.2015 Язмыш

Яшәү рәхәт миңа, ди физик мөмкинлеге чикле Лилия Заһретдинова

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр башка сау-сәламәт булганнарга үрнәк тә әле. Инвалид коляскасында утырган килеш иҗат итәргә, үзеңне ки­рәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә була. Сүзем Әл­мәт кызы Лилия Заһретди­нова турында. Республика күлә­мендә үткәрелгән “Ел хатын-кызы” конкурсының “Елның үрнәк хатын-кызы” но­мина­ция­сендә җиңү дә яулады әле ул. Аңа кадәр “Татарстан энҗе­се” бәйгесендә катнашып, “Иң сөйкемле энҗе” исемен дә яулаган иде.

Лилия кечкенә вакыттан ук  әнисеннән кул эшләренә өйрәнә. 10 яшендә бәйли дә белә. Бу шө­гыль аңа бик ошый. 20 ел эчендә ул күлмәк, кофта, итәкләр бәй­ләргә өйрәнгән. Институтта укыганда заказлар да алган, ә хәзер бәйләү – Лилия өчен иҗади хобби. Бизәк­ләрне Интернеттан да ала, кай­берләрен үзе уйлап чыгара. Лилия – бик иҗади кеше. Баштарак табиб, модельер, архитектор булырга хыялланган кыз, мәк­тәп­не тәмам­лагач, үзенең чит телләр буенча тәрҗемәче булачагына шик­лән­ми дә. Мәктәптә укыганда аңа ярдәмгә килгән укытучыларына рәхмәтле ул. “ Аеруча икенче сыйныфта укыганда Роза Нурулловна телләргә булган мәхәб­бәтемне арт­тырды гына. Ул минем белән бик теләп шөгыльләнде. Нәтиҗәдә  мин инде 5 нче сыйныфта  рәхәт­ләнеп инглиз телендә укый, сөй­ләшә ала идем. Ул вакытта физик мөмкин­лекләре чиклән­гән ке­шеләргә хә­зер­ге кебек уңайлык­лар юк иде.

Инклюзив укыту турында белми дә идек. Әле вузда укыганда мондый очраклар аз иде. Дистанцион белем алу мөм­кин­леге дә булмады. Хәер, мин үзем физик мөмкин­лекләре  чик­ләнгән баланың  га­дәти укучылар белән бергә укытучылар янәшә­сендә укуын хуп­лыйм. Инклюзив уку балалар өчен зур әһәмияткә ия”,– ди Лилия. Шунысын әйтергә кирәк: мәктәптә укыганда да, институтта да  аңа ташламалар ясалмый, таләп һәркемгә бертөрле була.
– Инвалид балаларга инклю­зив­ белем бирү мөмкинлеге тудыру өчен тырышыр идем. Үзем дә заманында Казанда укырга хыялланган идем, әмма Әлмәттә чит тел­ләр факультетына керү минем өчен зур уңыш булды. Вузда укыганда барлык студентлар кебек йөрдем. Кызганучылар булмады. Хә­ер, бу миңа кирәк тә түгел иде. Гомумән, мин зарланырга яратмыйм”.

Лилия инглиз, немец, татар, рус телләрен камил белә. Театр өчен рус һәм татар телләрендә рецен­зияләр яза. Буш вакытында ши­гырь­ләр иҗат итә. “Әтием Әдип бе­лән әнием Гүзәлиягә бик рәх­мәт­ле­мен. Әнием­нән мин төшенкелеккә би­рел­мичә, табигать матурлыгына сокланып, тормышның ямен татып яшәргә өйрәндем. Тәмле итеп ашар­га пе­ше­рергә дә, матур гөл­ләр үсте­рергә дә әнием өйрәтте. Кечке­нәдән әтием сыман акыллы булырга, күп белергә, төрле китап­лар укыр­га омтылдым. Әтиемнән шахмат уйнау һәм “Ак барс” хоккейчылары өчен җан ату күчте. Гаиләдә мин – икенче бала. Абыем Эльдар бик юмарт, акыллы, кешелекле, кай­гыртучан. Янәшәмдә гел изге күңелле кешеләр булганда яшәү дә рәхәт. Тормышны яратып яшим. Шуның белән бәхетлемен дә!”– ди ул.


Лилия САБИТОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 24.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»