поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2015 Җәмгыять

Ленин белән сөйләшү

Күптән түгел клубта өмә үткәргәндә, дистә еллар кеше кулы тимәгән почмактан, чүп-чар арасыннан Ленин портреты килеп чыкты. Кыршылып, ямьсезләнеп бетсә, кыяфәте юкка чыкса да, күренеп тора: заманында төсле, матур кәгазьгә эшләнгән, ярыйсы гына рамга куелган.

“Теге” чорда дәүләт би­наларының һәркайсында түр­дә кукраеп торган Ленинга да мондый көн җитте шул, минәйтәм. Жәлке булып китте... Тартып чыгардык, тузан-пәрәвезләрен как­каладык та, өлкәнрәкләр үткәнне сагынып, балачакка, яшьлеккә кайтып алдык. Ташламыйк инде, ни дисәң дә, тарих бит диештек, кемдер мәктәп музеена бирергә кирәк диде... Азактан кыяфәте әллә кем түгел, беркайда да кирәк­сен­мәсләр диештек. Ә мин портретны каршыма “бас­тырдым” да күптәннән әйтә­се килгән сүзләремне, зар-моңнарымны бушаттым.

– Алдадың бит син безне, Ленин бабай, – минәйтәм. – Без сиңа ышанып, үзебезнең бабайларның биографиясен, үткәнен димим, туган көнен белмәсәк тә, синең биографияңне ятлап, синең бөеклегеңә табынып, һәр әйткән сүзеңнең чынга ашасына өметләнеп яшәдек. Алда көтеп торучы комму­низмың гына да ни тора иде шул! Тик кая соң ул?! Әллә без күрми калганбыз, әллә ул безне читләтеп үткән шун­да (хәер, кемнәрдер бү­ген дә коммунизм түрендә рәхәт чигә ләбаса – моннан да шәбрәк коммунизм була да алмый торгандыр инде...). Әмма барыбер синең хыяллар, киләчәккә ышаныч белән яшәгән ул еллар, гомернең иң татлы еллары булып искә төшә, сагындыра шул... Ни дисәң дә, безнең кебек бабай күрми үскән­нәргә дә бабай булдың, си­нең исем белән октябрят булдык, синең исем белән сөенә-сөенә пионерга, комсомолга кердек... Кыскасы, без синең белән, синең кә­газьдәге идеалларың бе­лән яшәдек. Шулай яшәргә кү­нектек. Һәм бу заманга ярак­лаша белмәгән чит бер катлау булып калдык. Йә, ничек үзгәрергә инде хәзер безгә?! Бәлки менә шуңадыр да кү­ңелдә әллә сиңа, әллә син төзегәннәрне җимергән­нәр­гә шунда үпкә бар шул, бар. Карале, ничә еллар син язган әсәрләрне тикмәгә өйрәндек, һәр фәннән ка­лын-калын дәфтәрләр тутырып, конспектладык, ятлый-ятлый зачет-имтиханнар бир­­декмени?!
 
...Сүзем шунда бүленде. Кемдер ватык шкафтан татарча Ленин томнарын тартып чыгарды. “Боларны ниш­ләтик?” – дип әллә ни баш ватучы булмады, кирәге чыкмасына ышандырдылар шул инде. Уптым-илаһи чүп­леккә озатылачак әйберләр арасына ташыдык.
Әйтер сүзләрем шактый күп калса да, башкалар эш­ләгәндә Ленин белән сөй­лә­шеп басып тору ярамас дип, мин дә портретны сайланма томнары янына “юлладым”.
 
Ә икенче көнне чүп­ләр­не трактор әрҗәсенә төяргә дип тагын клубка килдек. Бераз соңарганмын, алдан килүчеләр шактыен төяп өлгергән иде инде. Ленин томнары, портреты да әр­җәгә “кунаклаган”.
 
– Ленин портретын ташларга кулым бармады, – ди сыйныфташым Фәнзәлия. – Яшьләргә бирдем, сез аны белмисез, сезгә авыр булмас дидем...
 
Әйтәм бит, без – аны яратып, кадерләп, олылап үскән буын. Мин дә аны алдагы көнне яратып, үз итеп кенә орыштым шул... Алтыдагы – алтмышка диләр бит. Балачакта сеңдерелгән мәхәб­бәтне еллар саен үзгәреп торган сәясәт кенә юып атарга сәләтле түгел. Бәлки кемдер (безнең чор кешесе) аны күреп, чүплектән алып та кайткандыр...
 
...Туган көнең белән, Ленин бабабыз!

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 58 | 22.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»