поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.04.2015 Җәмгыять

Татарстанда яңа дәүләт бүләкләре булдырыла

Тиздән Татарстанда яңа төр дәүләт бүләкләре барлыкка килергә мөмкин. Бүген республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге документны парламентка Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән.

Гомумән алганда, әлеге закон проекты “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы законнарга үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Документ кысаларында республикада дәүләт бүләкләренең яңа өч төре барлыкка килергә тиеш.
 
- Хәзерге вакытта республикада Татарстан алдындагы казанышлар белән бәйле бары тик бер генә орден бар. Билгеле булганча, соңгы елларда республика актив рәвештә камилләшә, россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдә дә аның абруе артканнан-арта. Бу исә Татарстанның дәүләт бүләкләре системасына үзгәрешләр кертү таләбе куя, - дип әлеге закон проектының мөһимлегенә басым ясады Татарстан Президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова.
 
“Дуслык” ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале, “Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеме кебек бүләкләргә хәзер тәфсилләбрәк тукталырбыз.
 
“Дуслык” ордены турында...
 
“Дуслык” ордены белән Татарстанның халыкара абруен күтәргән, башка төбәк һәм чит илләр белән элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән затларны бүләкләячәкләр. Бу бүләккә сәүдә, икътисади, фәнни һәм мәдәни тармакларда зур эшләр башкарган, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлегендә активлык күрсәткән һәм шул рәвешле Татарстанның үсү һәм камилләшүенә ярдәм иткән затлар да лаек була ала. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, “Дуслык” ордены белән россиялеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар да бүләкләнә ала.
 
Әлеге орденны тагу кагыйдәләренә килгәндә, ул күкрәкнең сул ягына урнаштырыла. Әгәр дә кешенең Россия Федерациясе, СССР орден-медальләре һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены булса, әлеге бүләк алардан соң тагылырга тиеш.
 
“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале турында...
 
Билгеле булганча, хәзерге вакытта “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены республиканың иң югары дәүләт бүләге булып санала. Закон проекты исә шундый ук исемдәге орден-медален булдырырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, Татарстанда иң югары статуска ия дәүләт бүләгенә лаек булу өчен, башта “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнү таләп ителәчәк.
 
- Шәхси затларны орден белән Татарстан каршындагы аерым казанышлары өчен генә бүләкләсәләр, орден медале исә республика дәүләтчелеген үстерү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, икътисад, мәдәният, сәнгать, спорт һәм башка шундый тармакларны камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен биреләчәк, - дип ассызыклады Фәридә Волкова.
 
Шул ук вакытта, әлеге дәүләт бүләге җәмәгать тәртибен саклаганда, хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын башкарганда гомерен куркыныч астына куйган, кыюлык һәм батырлык күрсәткән затларга да тапшырылачак. Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашу да әлеге орден медален алуга шарт була ала.
 
“Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеме турында...
 
“Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеменә килгәндә исә, аны гамәлгә куюның максаты – яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең бу эшкә керткән өлешен бәяләү, аларның хезмәт һәм иҗади активлыгын стимуллаштыру.
 
- Хәзерге вакытта яшьләргә ярдәм итү аеруча мөһим максатларның берсе буларак карала. Аларга үз-үзләрен камилләштерүнең, белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга, патриотлык хисләрен уятырга кирәк. Әлеге мактаулы исем нәкъ менә шушы максатларны күздә ота да инде, - дип аңлатты Фәридә Волкова.
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта тулысынча кабул итте.
 
 

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 16.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»