поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.04.2015 Медицина

Моңарчы күрелмәгән операция: пациентның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар

Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында белә, аңлый, әмма эксперименттан баш тартмый.

Сергей Готье, Россиядә баш трансплантолог:

– Операциянең катлаулылыгы шунда – донор тәненең арка мие пациент­ның баш мие белән туры килергә тиеш. Бер ке­шенең башын икен­че ке­ше­нең тәненә утырту бик катлаулы. Бөерне күчереп утырт­канда да организм донор бөерен­нән котылырга тели, шуңа да иммунитетны баса торган дәвалау ысулы кулланыла. Бу очракта да кеше тәне пациент башыннан “ваз кичәргә” мөмкин. Аны ничек тә тоташтырып эшлә­теп җибәрергә дә кирәк бит. Шуңа да бу эшнең нәти­җәсе уңай булуында шик­лән­гәч, кирәкме соң бу операция дигән сорау туа. Әмма шул ук вакытта мин бу адымны тән­кыйтьләмим. Нә­тиҗәсе уңай булмаса да, трансплантология, физиология, иммунология, анестезиология һ.б. өл­кә­ләрдәге сорауларга ачыклык кертә алачак, яңа мөм­кин­лек­ләр ачачак.
 
Лилия ИСХАКОВА, КФУ аспиранты:
 
– Фән ягыннан карасак, нинди нәтиҗәсе булуга карамастан, бу зур ачышлар ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уйлап карагыз: хәзер баланы ярып алу катлаулы операция булып саналмый, әм­ма элек хирург пычагы ас­тында күпме хатын-кыз җан биргән! XX гасыр башында бер табиб, бала таптырганда унбиш хатын-кыз үлгәннән соң, үзен атып үтергәнен укыган идем, әмма табиб­лар тәҗ­рибә аркылы баланы ярып алу операциясен ясарга барыбер өйрәнгән.
 
Бу мәсьәләнең этик ягы да бар. Ике яктан да ризалык булырга тиеш. Чит илдә кешеләр, үзләре белән берәр ни була калса, тән әгъ­заларын донор буларак куллана аласыз, дип ризалык би­рә. Кеше дөньядан кит­кәндә дә максималь файдалы булырга тели. Ул башка кешегә тагын бер гомер бү­ләк итә. Димәк, тагын яшәргә мөмкин­лек алган кеше дә тормышын заяга уздырмаска тиеш, күб­рәк яхшылык кылырга тиеш дип саныйм.
 
Илнар Зиннәтуллин, “Туган авылым” мәчете имамы:
 
– Башны икенче тәнгә кү­череп утыртуга риза булу­чы­ның озак яшәргә теләүдән яки үлемнән куркудан булырга мөмкин. Аллаһка ышанучылар бакыйлыкка күчен­гән­нән соң да тормыш булганын белә, ягъни алар физик үлем­нән курыкмый. Барысы да Аллаһ Тәгалә кушканча булачак дип яши. Галимнәр фике­ренчә, кешенең холкы-фи­гы­ле, тормышка карашы, гому­мән, бөтен мәгълүматы баш миендә саклана ди, әмма дини кешеләр бу мәгълүмат җан­да саклана дип саный. Бө­тен тормыш кешегә бүләк ителгән җанда. Бу операция вакытында кемнең җаны сак­ланыр – билгесез. Бераз сакчылрак карарга кирәк бу адымга.
 
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
 
 – Авыру егет ягыннан да, табиб ягыннан да, ай-һай, бик җитди, катлаулы адым. Егет чарасызлыктан ризалык бир­гән­дер. Ул үләсен чамалыйдыр, шуңа үзен файдалы итеп тоярга телидер. Аллам сакласын, әмма мин аның урынында булсам, шулай ук эшләр идем кебек. Табиблар Аллаһ түгел, барысы да Аның телә­ге­нә бәйле. Табиб куллары белән могҗиза кылынса, бу зур казаныш булачак. Әмма операция үлем белән тәмам­лана икән – аяныч. Табиб та бит кеше, аның пычагы астында кеше үлсә, моның белән яшәргә дә кирәк бит.Ә сез табиб белән пациентның бу адымын хуплыйсызмы?


Ватаным Татарстан
№ 52 | 11.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»