|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2015 Сәясәт
Башкаларны карадык һәм үзебезне күрсәттекМинскта Түбән Новгород өлкәсе һәм Беларус республикасы арасындагы эшлекле хезмәттәшлек Советының 1-3 апрельдә XIII утырышы булып үтте. Республика президенты Александр Лукашенко фикеренчә, Нижгар өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевның ифрат зур тәҗрибәсе үзара хезмәттәшлекне максималь эффектив дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек биргән: 2009 елдан алып товар әйләнеше 40 процентка үскән һәм 600 миллион доллар тәшкил иткән. Машина төзелешендә, авыл хуҗалыгында, атом энергетикасында масштаблы уртак проектлар көчле импульс алган. Өченче илләрдән импортны алмаштыру буенча уртак проектлар якын арада яңа чиккә чыгачак һәм миллиард долларны узачак. Үзара хезмәттәшлек станоклар төзү, приборлар ясау, фармацевтика, инновацияләр кертү өлкәсендә чагылыш табар. Әйе, Т.Новгород өлкәсенең Беларус республикасы белән экономик мөнәсәбәтләре бүген күтәрелеш кичерә: товар әйләнешенең күләме буенча Белоруссия 143 тышкы сәүдә партнерлары арасында өченче урынны били. Уртак хезмәттәшлекнең традицион төп юнәлеше машина төзү булса, хәзер аңа авыл хуҗалыгы тармагы да кушылды. Соңгысында без шактый уңышларга да ирештек инде. Моны Белоруссия аграрийләре дә югары бәяләгән. Ә президент үзе безнең губернаторга түбәндәгене бәян итте:
- Без Сезнең искиткеч зур тәҗрибәле булуыгызны беләбез. Мин Сезне Мәскәүдә эшләгән вакыттан ук беләм һәм эшчәнлегегезне югары бәялим. Безгә Сезнең тәҗрибә, Сезнең киңәш бик мөһим, - дип белдерде Александр Лукашенко (фотода).
Ә Белоруссиянең бер үзәк телевизион каналы журналистлары Шанцевка менә шундый характеристика биргәннәр: “Нык хуҗалыкчы һәм көчле сәясәтче! Бер яктан ул совет чорында чыныккан кеше, икенчедән, заман белән атлаучы, алай гына да түгел, йөгереп баручы түрә дә!”
- Т.Новгород өлкәсеннән, чынлап та, сәүдә-икътисад бәйләнешендә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин: бу юнәлештә камилләштерелгән төгәл механизм административ дәрәҗәдә дә, аерым предприятиеләрдә дә уңышлы эшли. Белоруссиядә төзеләчәк атом-төш станциясенең (АЭС) инженерлар фикере үзәге Т.Новгородта булу моңа ачык дәлил. Бу ике яклы эре проект кына түгел, ә Россиянең чит илдә булган иң эре проекты, - диде Россия һәм Белоруссия дәүләтләре Союзы секретаре Григорий Рапота.
- Безнең унлап студентыбыз атом энергетикасы программасы буенча Т.Новгородта белем ала. Башка югары уку йортлары студентлары, төрле предприятие хезмәткәрләре Нижнийга практикага йөри, - диде республиканың мәгариф министры Михаил Журавков.
Төзелеш һәм транспорт бу хезмәттәшлекнең яңа перспектив юнәлешләренә әверелә. Мәсәлән, беларус компанияләре футбол буенча дөнья чемпионатына Т.Новгородта торгызылачак объектларны төзү өчен оештырылачак конкурста катнашырга теләкләрен белдерделәр. Ичмасам, аларның хоккей буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә кабул итү тәҗрибәләре бар. Нижгарлыларны тагын Белоруссиядә газда йөри торган җир өсте транспорты нык кызыксындырган.
- Безнең беренче мәсьәлә – Белоруссия белән хезмәттәшлек әйләнешен миллиард долларга җиткерү һәм аны без көн кадагында тотабыз. Бу күрсәткечкә чыгарга безгә импортны алмаштыру ярдәм итәчәк, - диде Валерий Шанцев.
О.ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|