|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2015 Җәмгыять
Хәерчеләр йөрмәсә дә төркем-төркем...Казанның эре сәүдә үзәкләрендә булганда, күңелгә тигән күренешләрнең берсе – өлкән яшьтәге агай-апаларның азык-төлек бәяләрен карап йөрүе. Килограммы сарык бәясе торучы казылык, яртышар меңлек сыр, балык һәм җиләк-җимешләргә, океан артыннан китерелгән башка төр азык-төлеккә кызыгудан бигрәк, гаҗәпләнеп карый алар. Кайчагында татып карыйсылары да киләдер. Тик көндәлек кирәк-яракка, шул исәптән әледән-әле бәясе артып торучы электр утына, суга, газга һәм башка түләүләргә киткән чыгымнардан соң калган пенсия акчасына ай буена яшисене уйлап, арзанрак хаклысын эзләп китәргә мәҗбүрләр. Эре сәүдә челтәре өлкәннәрнең гадәтен яхшы белә. Сатып алучыларны күпләп җәлеп итү максатында, әледән-әле, нинди дә булса продуктны арзанрак бәядән тәкъдим иткәли. Андагы чиратны күрсәң... ”Карусель” кибетендә күрше Мари Иле Республикасыннан китерелгән дистәсе 39 сумлык тавык йомыркасы сатып алырга теләгән бер танышым әйткәндәй, үзе бер мәхшәр. Кайберәүләр өчен азык-төлеккә бәяләрнең аз гына арзанрак булуы да бик мөһим.
Ачлы-туклы гомер кичерүчеләргә ярдәм итүнең нинди дә булса юллары бармы? Бу эшне ничек оештырырга?
Чиккә җиткәннәргә ни эшләргә?
Без – горур халык. Дәүләт югарылыгындагылар бигрәк тә. Ничек инде бездә ачлы-туклы яшәүчеләр булсын ди? Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы күпме икәнлеген белмисезме әллә? Ул кадәрле акчага рәхәтләнеп яшәп була, янәсе. Хикмәт тә шунда шул. Кайберәүләр “уртача” хезмәт хакы төшенчәсе артына яшеренеп, хәлне ал да гөл итеп күрсәтмәкче. Ә кешеләр арасында төрлесе бар. Шул исәптән атнасына бер итле аш күрмәгәннәре дә юк түгел. Бигрәк тә өлкәннәрнең хәле катлаулы. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә бүген 20 миллионнан артык кеше хәерчелек чигендә яшәргә мәҗбүр. Илдә барган сәяси вәзгыять нәтиҗәсендә, соңгы вакытларда андыйларның саны артканнан-арта, диләр.
Өстәгеләр халык турында бөтенләй кайгыртмый, дип әйтеп булмый анысы. Россия Хөкүмәте җитәкчеләре мохтаҗларга ярдәм итү буенча әледән-әле төрле программалар, тәкъдимнәр белән чыга. Депутатларны әйткән дә юк. Тик менә бу эшне ничек оештырырга? Андый ярдәмне, табадан төшкән коймак сыман, эләктереп алырга торучылар да аз түгел.
Ил җитәкчелеге өчен иң авыры – бездә миллионлаган кешенең хәерчелек чигендә яшәвен тану булгандыр, шәт. Һәрхәлдә, үзгәртеп корулардан соң дистә елдан артык вакыт шуңа сарыф ителде. Берничә ел элек, Россиянең кайбер төбәкләрендә, анда әле шыпырт кына диярлек, мохтаҗларга азык-төлек карточкалары бирү буенча тәҗрибә үткәреп карарга булдылар. Өстәгеләргә бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Киров өлкәсендә узган тәҗрибә ошый булса кирәк. Сәбәбе гади – мохтаҗларга бирелә торган азык-төлек карточкасы биредә җирле бюджет исәбенә башкарылган. Әмма федераль бюджеттан бирелергә тиешле акча кимегәннән-кими барган бер вакытта, мохтаҗларга биреләчәк азык-төлекне җирле бюджетка аударып калдырырга тырышу да дөрес булмастыр, шәт.
Америкада мохтаҗлар күбрәкме?
Без кемнәндер оялып маташканда, дөньяның алга киткән илләрендә мохтаҗларга азык-төлек талоннарын инде дистә еллар элек үк өләшә башлаганнар. Америка Кушма Штатларында 48 миллион кеше ай саен дәүләттән 15500 сум күләмендә азык-төлек ярдәме ала. Билгеле, Россия икътисады мондый ук күләмдә чыгымнарны күтәрә алмый. Әмма, белгечләр әйтүенчә, Россия бюджеты мохтаҗларга аена 1 мең сум күләмендә азык-төлек ярдәме күрсәтә алыр иде. Дөрес, ашаган белми, тураган белә дигәндәй, моның өчен дә бюджетта 250 миллиард сум акча табасы бар. Хәер, Россия кебек ил өчен әллә ни зур чыгым да түгел инде.
РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворковичны мәсьәләнең тагын бер ягы нык борчый. Мохтаҗларга азык-төлек ярдәмен ничек атыйсы? Талон дияр идең, Россиядә бу сүз бик моңсу вакытларны искә төшерә. Шул исәптән азык-төлек карточкасы дип атау да килешеп җитми. Бу урында базардан терлек сатып алган агайның сүзләре искә төшә. “Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын”. Ә халык, бигрәк тә гаилә бюджетын көч-хәл белән генә очын-очка ялгап баручылар мондый ярдәмне олы рәхмәт хисе белән кабул итәчәк. Моны аңлау өчен, өлкәннәр белән бер аралашу да җитә. Һәрхәлдә, Санкт-Петербург һәм Киров өлкәсендә мохтаҗларга азык-төлек карточкалары нигезендә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе дә шуны раслый.
Матбугатта хәбәр ителгәнчә, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы апрель ахырында ук инде мохтаҗларга азык-төлек ярдәме системасының үз моделен тәкъдим итәргә җыена. Министрлык белгечләре әйтүенчә, әлеге система төрле ташламалар булдыру ярдәмендә мохтаҗларга үзебезнең илдә җитештерелгән продуктларны тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта министр урынбасары Виктор Евтухов билгеләп узганча, тәкъдим ителүче продуктларның бары тик югары сыйфатлы булуы шарт. Әлеге исемлеккә тәмәке, исерткеч эчемлекләр һәм озак сакланган продуктлар кертелми.
Илнең азык-төлек белән сәүдә итүче иң эре челтәрләре дә бу эштән читтә калырга җыенмый. Санкт-Петербургның “О.Кей” сәүдә челтәре шәһәрнең социаль сәясәт комитеты белән берлектә мохтаҗлар өчен 64 меңнән артык социаль карта әзерләгән. Мондый карточкалар апрель ае ахырында ук кулланучыларга барып җитәчәк, диләр. Башка сәүдә үзәкләре дә әлеге программага кушылып китәргә теләк белдерә.
Кайбер экспертлар азык-төлек карточкасына өстәп, сәламәтлеге какшаганнар өчен дарулар бирү мөмкинлеген карауны да тәкъдим итә. Билгеле бер категория өчен бу кадәресе дә комачау итмәс иде, әлбәттә. Тумаган тайның билен сындырма, диючеләр булыр. Азык-төлек талоннарының булачагына шик юк анысы. Иртәме-соңмы, мохтаҗларга ярдәм бездә дә кертеләчәк. Моңа әзерлек эшләре күптәннән бара инде. Яңа гына билгеле булганча, Россия Хөкүмәте тарафыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына 2015 елның 1 сентябренә кадәр әлеге проблема буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә кушылган.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|