|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2015 Җәмгыять
"Metro", “Алтын", "Мебельград", "Проспект" - кем ябылыр да, кем калыр?Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанның зур сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгын тикшерү буенча махсус эшчәнлек бара. Кызганыч, әлеге объектларда җитешсезлекләр шактый еш ачыклана икән. Шул рәвешле, тиздән халык арасында популяр булган сәүдә үзәкләре бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин. Республикада сәүдә йортларында янгын куркынычсызлыгын тикшерү “Адмирал” базарындагы фаҗигадән соң башланып киткән иде. 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк әлеге эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре инде билгеле һәм алар бер дә сөендерерлек түгел. Бер объектта - 36 тәртип бозу
Мәсәлән, 7 апрель көнне Татарстан прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җавап бирмәгән өчен ябылырга тиешле сәүдә йортларының чираттагы исемлеген тәкъдим итте. Алар арасында халыкта популяр булган “Metro Cash&Carry” кибете, Кабан күле буенда урнашкан “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү базары кебек объектлар бар.
Прокуратура китергән мәгълүматларга караганда, тәртип бозуларның күбесе “Алтын” сәүдә үзәгендә ачыкланган. Тикшерүчеләр әлеге объектта барлыгы 36 (!) тәртип бозу очрагын теркәгән. Шунысын да билгеләп узу кирәк, әлеге бина янып көл булган “Адмирал” сәүдә үзәге кебек үк ASG компаниясенә карый икән.
- 3,5 мең квадрат метр мәйданны алып тора торган әлеге комплексның бер генә бинасы да янгын сигнализациясе һәм янгын сүндерү төймәләре белән тәэмин ителмәгән. Объектны янгыннан саклау чаралары да төзексез хәлдә. Складлар, башка биналар исә янгынга чыдам конструкцияләр белән аерылмаган, - дип ассызыклыйлар прокуратурада.
Казанның Вахитов урамында урнашкан “Metro Cash&Carry» сәүдә үзәге дә тиздән ябылырга мөмкин. Тикшерүчеләр биредә барлыгы 6 тәртип бозу очрагын ачыклаган. Прокуратура китергән мәгълүматларга караганда, 8,5 мең квадрат метр мәйданны алып торган әлеге бинада янгын турында хәбәр бирә торган система тавышы тиешле таләпләргә җавап бирми икән. Эвакуация юллары капланган, ә складның янгыннан сакларга тиешле ишекләрендә сәер ярыклар булуы ачыкланган.
Мәскәү базарына йөрү дә куркыныч
Мәскәү районы халкы исә тиздән Мәскәү базарыннан “колак кагарга” мөмкин. Казан башкарма комитетына карый торган 1,9 мең квадрат метр мәйданны алып торучы әлеге бинада 9 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Бина эчендәге нокталар, урамдагы киоскларның берсе дә автомат янгын сигнализациясе белән тәэмин ителмәгән, янгын турында хәбәр итү системасы да юк. Иң мөһиме, биредә халыкны эвакуацияләү системасы да каралмаган ди, хәтта.
- Эчтә урнашкан янгын куркынычсызлыгы суүткәргечләре яна торган материаллардан ясалган, үзәк чыгу урыны да теләсә-нинди материаллар белән капланган, - диелә прокуратура аңлатмасында.
Ябылу куркынычы янаган объектлар арасында Киров районында урнашкан “Ягодная слобода” сәүдә үзәге, Идел буе районыныдагы “Даурия” базары һәм Фучик урамында урнашкан тагын ике кибет бар.
Тагын шунысын да хәтерегезгә төшерәбез: узган атнада күзәтчелек идарәсе судларга биш шундый дәгъва җибәргән иде инде. Алар арасында Тукай урамында урнашкан Үзәк мебель йорты һәм Җиңү проспектындагы “Проспект” сәүдә йорты булуы мәгълүм.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|